+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
12 Май , 06:16

"Тәмуг - ул көн саен исерек улыңны күрү"

"Миңа нишләргә?"

"Тәмуг - ул көн саен исерек улыңны күрү""Тәмуг - ул көн саен исерек улыңны күрү"
"Тәмуг - ул көн саен исерек улыңны күрү"

Сөйләр кешем юк, шуңа монда язарга булдым. Дөресрәге, якыннарга сөйләп торасы да юк инде, барысы дап күреп, белеп тора.

Эчкече улым белән 15 метрлы бүлмәдә яшәп арыдым. Янәшәдә ирем ята, үзем таяк белән йөрим (аягым сынган инде, яхшылап төзәлмәде). Мин җәһәннәм утында яшим кебек! Тәмуг - ул көн саен исерек, кыйшайган йөзне күрү, сүгенү, мыскыллау һәм исерекнең әллә ниләр сөйләвен тыңлау. Җәһәннәм - ул чарасызлык, мин берни эшли алмыйм! Минем балам (44 яшь) әкренләп сазлыкка бата, дәваланырга теләми, ә мин көчсез. Ни өчендер аның башына без аңа фатир сатып алырга тиеш дигән уй килде. Бездә андый акча юк, өч тиенлек пенсияне җыеп булмый. Ничә еллар дәвамында өйдәге ызгыш-талаш, мыскыллау дәвам итә! Тагын күпме газапланырга? Ходайдан үтенәм, иремнән алдарак үлмәсәм ярар иде, югыйсә, ул югалыр, беркем дә аны эзләп йөрмәячәк.

Начар тәрбияләгәнсең, дип әйтмәгез! Без начарлыкка өйрәтмәдек, киресенчә, 80-90нчы еллар чоры туры килде, кайда туры килсә, шунда ат кебек эшләдек... Кайбер чакта ятып йоклагач, уянасы килми...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас