+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
13 Май , 10:10

"Бианай безгә яшәргә килергә тели!"

"Ул яшь, сәламәт хатын-кыз, югыйсә..."

"Бианай безгә яшәргә килергә тели!""Бианай безгә яшәргә килергә тели!"
"Бианай безгә яшәргә килергә тели!"

Биатайны җирләп, 2 көн үткәч, бианай безне "рәсми" рәвештә чакырып алды. Соңгы вакытта ирем белән болай да яныннан китмәдек, ә бу юлы тавышы бик җитди иде. Без өйгә кергәндә өстәл өстендә кәгазьләр, дәфтәрләр, ниндидер исемлекләр ята иде. Бер-ике минуттан бианай аны кем караячагы һәм кем янына яшәргә күчәчәге турында сүз кузгатты. Без ирем белән шок хәлендә утырдык. Җирләүдән соң нибары берничә көн узды, ә кеше инде алга таба кемдә яшәячәге турында фикер йөртә! Аңа бит әле 60 яшь тә юк һәм ул сәламәт хатын-кыз. Өстәвенә, ул үзен бик ышанычлы тотты, әйтерсең карар күптән кабул ителгән.

Бианай икенче улының үз гаиләсе, балалары һәм үз планнары бар, ә без яшь, димәк, бездә җиңелрәк булыр, дип фикер йөртә башлады. Нәтиҗәдә, сүз безгә кечкенә бүлмәдә яшәргә туры киләчәк, ә аңа зур һәм якты бүлмә кирәк булуы ачыкланды. Мин үз колагыма үзем ышанмадым. Башта бары бер уй кайнады: кеше кайгыдан шулкадәр тиз арынып, көнкүреш проблемаларына күчә аламы икәнни?

Ирем юл буе дәшмәде, ә инде кич өйгә кайтып җиткәч, бианай әле биатай исән чагында ук ул үлгәч безгә күчеп килергә теләвен әйткәне ачыкланды. Тик ирем генә бу сүзләрне җитди кабул итмәгән икән. Мин бианайны ялгыз калудан курка дип, уйлап йөри идем. Ә ул безнең тормыш белән яшәргә тели икән. Тагын ниләр күрәсе булыр...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас