Эльвира үзе күп балалы гаиләдә үскән. Ул һәрвакыт күп баласы булу турында хыялланган. Моннан ике дистә ел элек туган авылы Әскарда сыер савучы булып эшләгән — тормыш иптәшен шунда очраткан да инде. Гадәти булмаган Ишкилде исемле егет бер күрүдә кызның йөрәген яулаган.
Ләкин матур гаиләнең озак кына балалары булмый. Биш ел буе алар беренче балаларын көтәләр һәм 2002 елда кечкенә Айзилә дөньяга килә.
"Әни мине йөрәк астында йөрткәндә, Ходай күпме бирә, шулкадәр бала табачакмын дип үзенә сүз биргән. Хәзер без гаиләдә — 11", — ди 24 яшьлек Айзилә.
Өлкән кызлары Белорет медицина колледжында урта махсус белем алган һәм әлеге вакытта ФАП мөдире булып эшли. Буш вакытларында туганнарын һәм авылдашларын тортлар һәм пироглар пешереп сөендерә.
Ике елдан соң Эльвира икенче кызын — Диләне тудыра. Бүген ул Стәрлетамактагы 62нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аннан дөньяга өченче кыз — Алия туа. 19 яшьлек кыз бүген Стәрлетамак күппрофильле колледжда белем ала. Ул банкир булачак.
2010 елда Фәхрияновлар гаиләсендә озак көткән малай туа. Аның исемен бөтен гаилә белән сайлыйлар. Ишморат Стәрлетамак политехника колледжында урта махсус белем ала.
Фәхрияновларның бишенче баласы — Илмир исемле. Бу уллары аеруча музыка ярата. Ул Ишембайдагы башкорт гимназия-интернатының 8нче сыйныфын тәмамлый һәм берьюлы ике халык уен коралында — курайда һәм кубызда уйный.
13 яшьлек Азалия, 11 яшьлек игезәкләр Илзидә һәм Гөлзидә, 10 яшьлек Инсаф, 8 яшьлек Нурислам мәктәптә укыйлар. Быел аларга алты яшьлек Динислам да кушылачак.
Мондый зур гаиләдә бар эш тә җайга салынган. Өлкәннәре белем ала һәм эшли, ә кечерәкләре әти-әниләренә хуҗалыкта булыша: сыерлар, атлар үстерә, умарталарны карый һәм иң тәмле бал җыярга булыша.
Быел күпбалалы Эльвира гаиләсен иҗат дәрте белән берләштерергә һәм «Үрнәк башкорт гаиләсе»конкурсында катнашырга карар кылган.
Алар «Күпбалалы башкорт гаиләсе» махсус номинациясендә приз яулаган.
Фото гаилә архивыннан.