+27 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
15 Мая , 06:40

Бәхет тынлыкны ярата

Иглин районында яшәүче Зинфира һәм Марат Мостафиннар якыннар арасындагы татулыкның һәм җылылыкның серен шулай аңлата.

Бәхет тынлыкны яратаБәхет тынлыкны ярата
Бәхет тынлыкны ярата
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең асылы – гаиләнең җәмгыять тормышында мөһим роль уйнавын тагын бер кат билгеләп үтүдән гыйбарәт. Һәр кеше гаиләдән башлана: шәхес булуга нигез нәкъ менә шунда салына. Бала әти-әнисе, туганнары, әби-бабалары сыйфатларын, аларның тормышка карашларын мирас итеп ала. Менә шулай, төрле-төрле нәсел үзенчәлекләре бер балада бөреләнә. Әлбәттә, һәр әти-әни баласына мөмкин кадәр яхшы тәрбия бирергә тели. Гомумән, кеше үзаллы тормыш юлына чыкканчы бик күп тәрбияви дә, табигый да үзенчәлекләрне үзенә алырга тиеш.

Иглин районында яшәүче Зинфира һәм Марат Мостафиннарны тирә-якта белмәгән кеше юктыр. Гаилә башлыгы техниканы яхшы белүче ир-егетләрнең берсе булса, Зинфира тәмле итеп торт, пирог­лар пешерүче буларак таныл­ган. Менә шулай бу шөгыль­ләр, беренче карашка гади генә булып тоелса да, алар­ның никадәр тырышлык, сабыр­лык таләп итүен хәзер гаилә яхшы аңлый.
Марат 1975 елның 10 сентябрендә Иглин районында туган. Иглин мәктәбен тәмам­лаганнан соң, һөнәр­челек училищесында укуын дәвам итә ул. Кулына диплом алгач, яшь егет армия сафларында хезмәт итә. Һәм менә, тормышка тулысынча әзерлекле булып, ул торак-коммуналь хуҗалыкта эшли башлый.

Зинфира исә 1987 елның 11 июлендә Мәләвез шәһәрен­дә дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, пешекче-кондитер һөнәрен үзләш­тергән.
– Ул вакытта мин Уфада эшли идем. Кыш иде ул. Трактор белән урамны кардан чис­тартам. Карасам, каршыга бер кыз килә. Тиз генә трактордан сикереп төштем дә танышырга булдым. Билгеле инде, Зинфира моны көтмәгән иде. Шуннан сүзгә-сүз бәйлә­неп, сөйләшеп, танышып киттек.

Дөресен генә әйткәндә, беренче күрү белән аны үзем­неке итәчәгемә ышандым. Озак очрашып йөрмәдек, автобуска утырып, Мәләвезгә аның әти-әнисе белән танышырга киттек. 2006 елда өйләнешеп, Иглинга күчендек. Минем төзелеп бетмәгән өем бар иде. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта аның ишекләре дә, тәрәзәләре дә юк иде әле. Өйләнгәч, боларның барысын да тиз арада хәл итәргә туры килде. Шулай әкренләп өйне төзи тордык, үзебез шунда ук яшәдек, – дип искә ала яшьлеген Марат.

Билгеле инде, яңа гына өйләнешкән парга барысын да булдырып яшәп китү җиңел булмаган, әмма хәзер бу хәлләрне алар көлеп искә ала.
– Маратны очраткач та аның белән миңа җиңел булачагын аңладым. Авырлыклар булды, әлбәттә, әмма ул һәрвакыт проблемаларны җиңел генә хәл итеп булырына ышандыра белде. Без – хатын-кызлар, шундый бит инде, юкка да борчылып, кечкенә проблеманы да зур итеп кабул итәбез. Ә Марат һәрвакыт бу яктан минем тынычлыкны сакларга тырышты, – ди Зинфира.
Хуҗабикәнең бу сүзләренә ышанмау мөмкин түгел. Мостафиннарның өйләренә килеп керү белән ниндидер позитив энергия бөркелгән сыман. Ир белән хатын һәрвакыт бер-берсе белән шаярып сөйләшә. Ничектер барысы да җиңел, уңай дулкында барган сыман.

Ул арада әңгәмәгә Мостафиннарның балалары да кушылды. Әниләреннән инде бер башка озын, чибәр, төз гәүдәле егетләрнең күзләрендә яшьлек дәрте белән беррәттән төпле, акыллы булулары да чагыла.
Өлкән уллары Марсель 2007 елда туган. Бүген ул Уфа машиналар төзү колледжының 3нче курсында белем ала. 2010 елгы Алмаз 9нчы сыйныфны тәмамлый. Аның хыялы – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юнәлешендә белем алып, коткаручы булып эшләү. Ә 2013 елгы Самира 6нчы сыйныфны тәмамлый.

– Икебезнең дә максатыбыз – малайларны чын ир-егет итеп үстерү, ә Самирада хатын-кыз өчен кирәкле сыйфатларны тәрбияләү. Шуңа да малайларны кечкенәдән көрәшкә бирдек. Марсель бәләкәйдән грек-рим көрәше белән шөгыль­ләнде, ә Алмаз дзюдоны үз итте. Аның республика күләмендә оештырылган ярышларда алган кубок-медальләре дә күп. Берничә ел волонтерлык белән шөгыльләнә ул. Самира күбрәк минем янда, ул биюне үз итә, – ди Зинфира.
Мостафиннарның балалары укуда да сынатмый. Аларның өчесе дә яхшы билгеләргә генә өлгәшә. “Балалар яхшы укысын өчен бүген ата-анага да зур тырышлык салырга кирәк. Ничек өлгерәсез соң?” – дигән сорауга Марат шаярып, җавап бирде:

– Без яшь чакта кафелар күп түгел иде әле. Туйларны һәм башка мәҗлесләрне төрле ашханәләрдә үткәрү гадәте бар иде. Без дә туйны мәктәп ашханәсендә үткәрдек, балалар шуңа шундый акыллы безнең, – дип көлә.
Маратның берничә тракторы бар. Ул, район авыл хуҗалыгы предприятиесе белән килешү төзеп, кышын урамнарны кардан чистарта, җәен юлларны тигезли, печән чаба, бакча сөрә һәм башка шундый хуҗалык эшләрен башкара. Гаилә башлыгы СВОга да зур ярдәм күрсәтә. Техникага бик күп запас частьләр җибәргән ул.

Чыннан да, гади, киң күңелле гаилә үзләре дә тормыштан ямь табып яши белә, башкаларга да ярдәм итү чарасын таба.
Район үзәгеннән ерак түгел “Җәйләү” чишмәсе бар. Чишмә элек-электән юлчыларның туктап ял итеп, салкын су эчеп китә торган урыны булган. Вакыт узу белән, чишмә “күзләре” ябыла, чүп-чар белән томалана башлый. Инде анда тукталучылар да булмый. Күптән түгел Мостафиннар гаиләсе шушы чишмәне тулысынча төзеклән­дергән. Аны казып, “күзләрен” ачкан, су алу өчен җайлан­малар эшләгәннәр, тирә-ягын төзекләндереп, беседка куйганнар. Бүген инде чишмә яңадан биредә яшәү­челәр өчен дә, аның янәшәсеннән узучы юлчылар өчен дә туктап ял итеп, чиста су алу урынына әверелгән.
– Әти безне 13 яшьтән үк тракторда йөрергә өйрәтте. Ул шундый зур техниканы да безгә ышанып тапшыргач, аның ышанычын ничек ак­ламый­­сың? Гомумән, без әти-әнидә һәрвакыт яклау, ышаныч табабыз. Әти дә, әни дә – изге күңелле кешеләр. Безнең өйдә һәрвакыт шаяру-көлке яңгырап тора, – ди егетләр.

Шунда ук сүзгә Марат кушыла:

– Бездә әти – каты, әни – йомшак, яисә өлкән балага – авыр эш, кечесе ярдәмче генә булырга тиеш, дигән кагыйдә юк. Һәркем үзе аңлап, кулыннан килгән эшне башкара. Өйдәге, ихатадагы барлык эшне шулай бергәләп башкарабыз.
– Проблемасыз кеше дә, гаилә дә булмый. Бер-береңә ышанырга һәм компромисс табарга, аңлашып яшәргә кирәк. Үпкәләшеп йөрү дә дөрес түгел. Тиз арада баштан начар уйларны алып ташлап, дуслашу җаен табарга кирәк. Без бит бер команда, шуны алга кую кирәк. Балаларны үстереп, олы тормыш юлына чыгарасыбыз бар. Өлкән улыбыз киләсе елга армиягә китәргә хыяллана. Әле аны озатып каршы алу мәшәкатьләре бар. Быел уртанчыбызны укырга урнаштырырга кирәк. Самирабыз да бераздан бездән чыгып китәр. Балаларның таралуы – дөрес, һәркем бу тормышта үз урынын табарга тиеш. Ә безгә Марат белән шушы өйнең җылысын сакларга, балаларыбызны сагынып көтеп алырга кирәк булачак. Менә шунда ул гаилә җылысы, – ди Зинфира.
Нигәдер без күбрәк зур вазыйфалар биләгән, ниндидер ачышлар ясаган, яисә танылу алган кешеләр белән сокланырга гадәтләнгән. Ә менә Мос­тафиннар гаиләсе, чыннан да, үзенең җылылыгы белән җәлеп итә. Дөнья, ил күләмен­дә яулаган җиңүләре булмаса да, алар бәхетле булып, тормышның матурлыгын күреп, башкалар­ның тормышын да беразга гына булса да җиңеләйтеп яши белә. Халыкта: “Бәхет тынлыкны ярата”, дигән әйтем бар. Арабызда тыныч кына бәхетле булып яшәү­челәр күбрәк булсын иде.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас