...Иртәнге саф чык тамчысыдай җемелдәгән Нурияның күз яшьләре күптән инде кипкәннәр. Шулай да күңел түрендәге йөрәк өзгеч аянычлы мизгелләр аның җанын һаман “кимерә”.
“Чагылларда имән ничек үссә”...
Гомер арканын ишкәндә күңелләрне тетрәндергеч мизгелләр белән очрашырга туры килә Нурияга. Хәтер төпләрендә исә утлы күмер бүген дә пыскый. Күз алдына китерегез: сөеп-сөелеп туймыйча, 23 ел мәхәббәт диңгезендә пар аккош булып “йөзгән” гаилә башлыгы Нәсыйхның якты дөнья белән кинәт хушлашуы йөрәкләрне ничек тетрәтмәсен?! Ә берсеннән-берсе чибәр 4 кыз әтиләренең назлы карашын кай тарафлардан эзләр дә, кемнең кочагына “әтекәем” дип сарылыр? Әнә шулары үзәкләрне өзде генә шул. Дус кызларының әтиләре кайчак балаларын кочып, аларга кәнфит өләшкәндә, шуны ихатадан күзәткән башларыннан ятимлек җилләре сыйпаган сабыйларның күңелләрен ниләр биләде икән?...
Эш буенча еракта сәфәрдә булганда хәләл җефете, пар канатларны сындырып, дүрт баланы язмыш кочагына ташлап китәр, дип Нурия беркайчан да күз алдына китермәгәндер. Әнә шул язмыш канатларын ныгытыр, балаларны матур тормыш юлына чыгарыр, һәр изге уен гамәлгә ашырыр өчен аз уйланмый ул. Шул чакта райондашы, легендар әдип, татар “Корчагины” Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестен “балавыз сыгып” укый да, үзен бераз тынычландыра. Мендәрдәге күз яшьләре дә кибә төшә. Ә яшәргә кирәк. Вакыт үкчәсенә басып, балаларның һәммәсен тормыш буразнасына юнәлтә. Һәм озак көттермичә, матур “шытымнар” хасил була. Максатчанлык, үҗәтлек нәтиҗәләрен бирә. Тик әтиләренең ягымлы карашын, хәстәрен кайдан гына тойсыннар?!.. Кайгы җиле тәрәз шакыгач, сагыну-сагышлар тора-бара бәетләргә күчә:
Эштән кайтып керсә әткәебез,
Кояш чыга иде төнлә дә.
Яктылык биргән тәрәз төбендә,
Ул нур таба иде гөлдән дә...
Барысы да туган җирдән башлана
Татарстанның Баулы районындагы хозур табигатьле Акбаш авылында нур сибеп дөньяга туган сабыйга Нурия исемен кушалар. Баштарак, Зөһрә йолдыз булып та йөргән. Әтисенең армиядән кайтуына үзенә күрә бүләк була. Хат ташучы Разия апа белән шофер Закир аганың мәхәббәт җимешләре “татлы” була. “Якты, нур сибүче” дигән мәгьнәсе ни тора бит әле! Теле иртә ачылган Нурияга Минеямал әбисе хәтта Коръән сурәләрен укырга өйрәтә. Ул йортларына җыелган әбиләр алдында аятьләр, сурәләр укый. Аңа хәерен дә бирәләр. Үз чиратында, үзе дә җомга көнне әбиләргә хәер өләшкән. Изгелек орлыкларының “шытым” бирүе, кечкенәдән абзар-кура янында бөтерелү шушы мизгелләрдән башланмады икән? Ни дисәң дә, чиләкләп су ташып, мал-туарны эчертергә, кибеткә барып, ипекәен дә алып кайтырга кирәк. Нурия исә бәләкәйдән теремек, зирәк булып үсә. Мәктәптә укыганда физика, математика фәннәре буенча олимпиадаларда, шахмат бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Мәктәптә татар телен укытмасалар да, ана телендә күп китаплар укуы, әдипләр белән аралашуы аның әдәби телен шомарта. Ягымлы, нәзакәтле сөйләшүендә, кешене үзенә тиз карата алуында аңарда ниндидер тылсым чаткысы бар кебек...
Кыңгыраулы мәктәп еллары да чаптар атлар тизлегендә үтеп китә. Һөнәр сайлау икътисад белән бәйле була. Бөгелмәдә бухгалтерлар мәктәбен, 1984 елда Уфа хисап-механизация техникумын “бик яхшы”га тәмамлый. Туймазы бетон ташучы автомобильләр эшләү заводында эшли башлаганда Нурия Вәлиәхмәтованы бухгалтерлыктан икътисадчы-финансчы дәрәҗәсенә үрләтәләр. 20 яшьлек авыл кызы Туймазы районында үткәрелгән шахмат ярышларында чемпион була. Нәтиҗәдә, “Верховина” Халыкара яшьләр лагерена юллама белән бүләкләнә.
Еллар үткәч, ут күрше булып яшәгән Нәсыйх белән Нурия чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Алар, кечкенәдән туганнар кебек аралашып яши, бергә көтү куа, кичләрен шахмат уйный, болыннарда кошлар сайраган мизгелләрдә бергәләп җиләк җыя. Оялчан, тыйнак Нәсыйх болын чәчәкләрен Нурияга бүләк итә торган булган. Ул аларны толым-толым чәчләренә беркеткән. Үсә төшкәч, аларның дуслыгы чын мәхәббәткә әверелә. Нурия бигрәк тә Нәсыйхның хезмәтне яратуына, ихласлыгына, төгәллегенә соклана. Билгеле, чибәрлеге дә башын әйләндергәндер. Яшьләр авылда гаилә кора. Нәсыйх башта совхозда агроном, соңрак идарәче итеп үрләтелә. Нурия — бухгалтер. Яхшы, үрнәкле булып эшлиләр, Татарстанда алдынгылар рәтенә чыгалар. Казанышлары өчен хәтта “Москвич” автомашинасы белән бүләкләнәләр.
Төрле мәшәкатьләр белән авылда ун ел сизелми дә үтеп киткән. Бер-бер артлы 4 кыз дөньяга килгән. Аларның киләчәген уйлап, яңадан Туймазыга юл тоталар. Кызларын укыталар. Гөлназ – Русия Эчке эшләр министрлыгы университетын, Айгөл — Свердловск дәүләт юридик академиясен, Гөлшат – Башкортстан дәүләт идарәсе академиясен, Гөлнар Башкорт дәүләт университетын тәмамлыйлар. Нурия Закир кызы үзе читтән торып Мәскәү финанс-икътисад институтында, Русия Эчке эшләр министрлыгы университетында белем ала...
“Дөньяда иң курыкканым — ялгызлык”
Ә ялгыз калмас өчен эчеңә бикләнмичә, үз-үзеңне башкаларга багышлауны изге гамәл дип кабул итә героиням. Әйтик, Нурия Закир кызы 2005 елда ук, республикада беренчеләрдән булып, югары белемле белгечләрне туплап, Туймазы шәһәрендә кризиска каршы хезмәт идарәсе оештыра. Авыр хәлгә юлыккан эшкуарларга ярдәм итү максатын куйган. Шушы хезмәттә башта — аудитор, бәя куючы, бераздан 15 ел дәвамында арбитраж идарәчесе булып эшли. Һәммәсенә лицензия алуга ирешә. Әлбәттә, күп укый. Шунысы да мөһим: хезмәттән аерылмый, Башкорт дәүләт аграр университетының аспирантурасында укып, 2010 елда икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Диссертация кризис шартларында халык хуҗалыгы белән идарә итү проблемаларына багышлана. Шунысы шатлыклы: аның фәнни хезмәте хәтта чит ил галимнәре арасында да киң танылу таба. Тәҗрибә уртаклашу максатында рәсми делегацияләр составында Төркия, Мисыр, Германия, Хорватия, Франция, Кипр, Греция кебек илләрдә дә булырга туры килә. Әлеге дәүләтләрнең икътисад өлкәсендәге законнарын, нечкәлекләрен өйрәнә. Бу хакта мәкаләләре, китаплары дөнья күрә. Китаплар дигәннән, фәннән тыш, галим-икътисадчы иҗат белән кызыксына.
Илһам канатларында әдәби мирас чагыла
Бәләкәйдән үк күп уку, район гәзитендә мәкаләләр, нәсерләр бастыру Нурияны әдәби мохиткә әйдәгәндер, бәлки. Туймазыда 2020 ел ахырында ачылган яшь буында милләтпәрвәрлек, патриотлык хисе тәрбияләүче әдәби берләшмәне Нурия Закир кызының олы хәстәрлеге дип кабул итәргә кирәктер. Бигрәк тә аның патриот-шагыйрьләр Муса Җәлил, Фатих Кәримнең иҗаты белән аваздаш булган патриот-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй исемен йөртүе, оешма музеенда үзәк композициянең аңа багышлануы иң мөһиме булып торадыр. Музейда тапшырылган бүләкләр, ярдәмче материаллар, автографлар, әдәби берләшмә материаллары тупланган. Аңа багышлап “Музей объединяет музы”, “Музейный комплекс” һәм башка исемдәге китаплар бастырылган. Кыска вакыт эчендә музей үзенең әһәмиятен дәлилләде, биредә 50дән артык төркем, күрше республика-өлкәләрдән кунаклар еш килүе дә матур күренеш. Шулай ук “Мөҗәй марафоны” үткәрү, ”Дөньякүләм әдәби марафон”да катнашу традициягә әйләнгән. “Илһамлы җиңү”, “Мөҗәйдән үрнәк алу” дип аталган китаплары чыгу, Нурия Вәлиәхмәтованың “Мөҗәһит Хәйретдинов: каһарман, язучы, шагыйрь” дигән китабы да райондашларны сөендерде. Барлыгы алтмышлап китап авторы ул. Бар яклап талант иясе Нурия Закир кызына күпләр соклана. “Баскан җирендә ут чыгара”, — ди ахирәтләре аның хакында. Мөҗәһит Хәйретдинов, Зөлфирә Сафина исемендәге һәм башка әдәби премияләр лауреаты. Алай гынамы?! Ә менә Альфред Нобель дипломы Башкортстанда кемгә тапшырылган әле?! Зур залларда халык алдында дәррәү алкышларга күмеп, күкрәгеңә Изге Анна ордены, Петр I, М. Булгаков медальләре тагалар, коллегаларың сине ихлас кабул итәләр икән, бу бит үзе зур бәхет! Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар...
Әнвәр Сөләйманов,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.