+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
19 Мая , 07:54

"Бианай әти бүләк иткән фатирны сатарга куша..."

"Миңа нишләргә?"

"Бианай әти бүләк иткән фатирны сатарга куша...""Бианай әти бүләк иткән фатирны сатарга куша..."
"Бианай әти бүләк иткән фатирны сатарга куша..."

"Әти-әнием миңа туйга фатир бүләк иттеләр. Ирем белән бианай бу фатирны сатарга тәкъдим иткәнче, ике ел диярлек ирем белән шушы фатирда яшәдек. Сатудан кергән акчаны ипотека буенча беренче взноска кертергә һәм фатир урынына йорт сатып алырга тәкъдим иттеләр алар миңа. Мин бу хәлне әти-әнигә сөйләдем, алар, әлбәттә, каршы, фатир минем әнигә рәсмиләштерелгән. Бу хакта ишеткәч, бианай да, ирем дә котырындылар. Ирем инде 3 көн әнисендә яши, шалтыратуга җавап бирмиләр.

Әти-әнигә шалтыратып, барысын да сөйләдем, ә алар аерылышырга гариза бирергә куштылар. Икенче көне үк әти-әни килде, әти иремнең әйберләрен җыярга кушты. Мин аларны җыйган арада әти йозакларны алыштырды. Әнием белән сөйләштем, әни, балалар юк чакта, китәргә киңәш итте. Ә мин булдыра алмыйм, иремне яратам. Ирем телефонын да алмый, аның менә шулай эшли алуына ышана алмыйм. Мин елыйм, әти тынычландыра, синең хакка барысын да эшләрмен, ди.

Өч көн инде ашый да, йоклый да алмыйм. Әти иремнең бөтен әйберләрен әнисенең адресына җибәргән. Мин әлегә әти-әниемдә яшәргә булдым. Без 2 елга якын бергә яшәдек, менә шулай аерылышырга ярамый бит. Миңа тиздән 23 яшь булачак. Әти-әнием хаклы дип уйлыйм, алар мине һәрвакыт саклый. Кияүгә чыкканда, мин әле университетта гына укый идем, минем барлык чыгымнарны һәм укуыма әтием түләде. Шулай булгач, мин аларны тыңларга тиештер..."

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас