

Дарья һәм Олег Мәскәүдә 2019 елда танышкан, соңрак өйләнешкән, ике ул тапкан, әмма балаларны тәрбияләү белән озак вакыт Дарьяның әнисе шөгыльләнгән. Олег хәтта Күмертауда аңа торак сатып алган, анда әбиләре оныкларын караган. Башта гадәти булмаган союзны ул уңай кабул иткән, әмма соңыннан парның балаларны үзләре тәрбияләвен таләп итә башлаган.
Шушы көннәрдә гашыйкларның өченче баласын көтүләре билгеле булды. Йөклелек турындагы видео социаль челтәрләрдә бәхәсләр уятты: комментаторлар «химик өстәмәләр»дән башка алар бала таба алмаслар иде, дип язалар. Дарья ДНК-тестлар бар, ә өченче бала тугач барысы да ачыкланачак, дип белдерә.
- Ә яратаммы, яратмыйммы - анысы минем эш, ди ул. - Классик аңлауда мин аны яратмыйм, минем аңа карата хисләрем тирәнрәк һәм зуррак.
Фото: "Моя Уфа"