+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
21 Мая , 07:11

"Беләм, ул хатынын яратмый"

"Шуңа аны үземә каратырга булдым".

"Беләм, ул хатынын яратмый""Беләм, ул хатынын яратмый"
"Беләм, ул хатынын яратмый"

Мин мәхәббәтемне яңа коллективта таптым. Эшемне алыштырдым һәм беренче көнне ук шунда аны очраттым. Чибәр, зифа буйлы, ләкин өйләнгән. Аларның баласы бар. Ләкин бу мине туктатмады. Хатыны үзеннән олырак, ул аны бик нык туйдырган. Беренче адымны үзем ясадым, ә ул каршы килмәде. Без яшерен очраша башладык.

Бу коллективта аның хатынының ахирәте эшли. Ул безнең очрашып йөргәнне сизә. 53 яшьлек бу бичә миңа төрлечә зыян сала башлады. Башта миңа: "Аның янында йөрмә, югыйсә, үкенерсең" дигән язу калдырды. Аннары әкрен генә миңа зыян сала башлады. Берсендә энә кадап киткән, ә мин очраклы гына кадалдым. Аннары сумкама бер кисәк пычрак салды. Шундый юеш һәм җирәнгеч иде ул. Мин аны сумкамнан алам, дип пычранып беттем. Ә күптән түгел генә үземнең эш өстәлендә ниндидер сәер чәч бәйләме таптым. Ниндидер карчык чәчләре. Бу нинди акылсыз хатын соң? Үзеннән сорагач, мин түгел, дип җавап бирә.

Әгәр ир-егет үзенең инде 50 яшьтән узган хатынына хыянәт итә икән, димәк, бу аның сайлавы. Димәк, ул аңа яңа һәм көчле хис-кичерешләр бирми. Барыбер вакыт узу белән аны ташлап китәчәк. Нигә тыкшынырга һәм гаепсез кешеләргә зыян китерергә?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас