

Игезәкләр туган очракта хатын да, ир дә бала карау буенча отпуск рәсмиләштерә һәм балалары яшь ярымга җиткәнче айлык пособие алу мөмкинлегенә ия. Бу очракта ана бер балага отпуск рәсмиләштерә ала, ә әтисе — икенчесенә, дип хәбәр итә Хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы.
Бала карауны гамәлгә ашыручы ата-аналарның һәркайсы алдагы ике календарь ел өчен уртача хезмәт хакының 40 процент күләмендә пособие алачак. Түләү суммасы пособиенең билгеләнгән минималь күләменнән түбәнрәк була алмый. Пособие һәр ата-ананың хезмәт хакыннан исәпләнгәнлектән, аларның пособие суммасы аерылырга мөмкин. Әгәр дә балалар карау буенча ялда бер генә кеше (мәсәлән, әнисе) булса, ул һәр балага уртача хезмәт хакының 40 процентын алачак. Шул рәвешле, түләүнең гомум күләме уртача хезмәт хакының 80 процентын тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.