+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 Июня , 03:35

Бәхетле сабыйлар күбрәк булсын!

Күпбалалы Ганиевлар – Мәскәү авылында иң күркәм гаиләләрнең берсе.

Бәхетле сабыйлар күбрәк булсын!Бәхетле сабыйлар күбрәк булсын!
Бәхетле сабыйлар күбрәк булсын!
Сабый дөньяга аваз салганда ук аны тигез канатлы, әти-әниле үссен дигән изге теләкләр белән каршы алалар. Әтисенең акыллы сүзләрен ишетеп, әнисенең назлы кочагында иркәләнеп үскән баланың бәхете тулы була. Гаилә тормышының төп мәгънәсе һәм максаты – балалар тәрбияләү. Ә менә аларны дөрес тәрбияли белү – әти-әнинең белемен, сәләтен, тырышлыгын, түземлеген таләп итә торган бик җаваплы эш. Бу изге эшне җан рәхәте белән башкаручы күркәм гаиләләрнең, анда тәрбияләнүче бәхетле балаларның янәшәбездә бихисап булуына күңел сөенә. Дүртөйле районының Мәскәү авылында яшәүче Гүзәл һәм Артур Ганиевлар – нәкъ шундый күпбалалы күркәм гаиләләрнең берсе.

Чакмагыш районының Аблай авылында туып-үскән Гүзәл белән Чишмә районының Алкино-2 авылы егете Артурның кулга-кул тотынышып гаилә тормышын башлап җибәрүләре дә әнә шул туачак сабыйларның бәхетенә булгандыр. Яшьләр башта егетнең әнисе белән бергә яшиләр, аннары ипотекага йорт сатып алып, Дүртөйле районының Мәскәү авылына күченәләр. Ихатасы, мунчасы, җиләк-җимеш бакчасы булган зур йортта бер-бер артлы нарасыйлары дөньяга аваз сала. Бүген бу тату, бердәм гаиләдә биш бәхетле бала тәрбияләнә. Иң кече кызлары Диана быел Мәскәү мәктәбендә 3нче сыйныфны тәмамлый. Җырга да, биюгә дә бик сәләтле кыз ул, мәктәптә, клубта узган чараларда һәрчак сәхнә түрендә, ди укытучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Юлаева. Мәктәп директоры Миләүшә Сәхәветдинова да күпбалалы Ганиевлар гаиләсе турында бик матур сүзләр җиткерде.
– Әти-әниләре балаларына төпле тәрбия бирә, сәләтләрен үстерүгә зур көч сала. Аларның һәркайсы нинди дә булса талантка ия, күңелләре иҗатка тартыла, – ди Миләүшә Рафаил кызы.
Диананың 5нче сыйныфта укучы абыйсы Тимур да җырга осталыгы буенча алдынгылыкны бирми икән. Дүртөйле шәһәрендә узган “Язгы тамчылар” конкурсында моңлы тавышлы малай ике ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә булган. “Урыс, инглиз телләрендә җырлар башкарам, заманча татар җырларын аеруча яратып җырлыйм”, – ди ул.
Әйтергә кирәк, әти-әниләренә охшап, аларның һәркайсы тырыш, чәмле һәм бик тә сәләтле. 7нче сыйныфта белем алучы Назгөл белән 9нчы сыйныфны тәмамлаучы Айгөл матур итеп рәсем ясыйлар. Кызлар икесе дә кечкенәдән күңелләре белән рәсем сәнгатенә тартыла.
– Мин үскәндә безнең гаиләдә җыр-моң тынмады, яңа чыккан барлык җырларны да шунда ук отып ала идек. Безнең әткәй дә, әнкәй дә моңлы тавышлылар, бик матур җырлыйлар. Аларга охшаптыр инде, мин үзем дә, сеңелләрем, энекәшләрем дә җырларга яратабыз. Безнең балаларга, бигрәк тә, Диана белән Тимурга, өлкән улыбыз Артурга да бу сәләт бирелгән. Алар безне дә уздыра, район, республика бәйгеләрендә җиңү яулап, барыбызны да сөендерәләр, – ди Гүзәл Фәүзел кызы.
Әйтергә кирәк, күптән түгел генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан өлкән уллары Артур – әти-әнисенең, туганнарының гына түгел, үзе белем алган Мәскәү мәктәбенең горурлыгы. Дүртөйленең күппрофильле колледжында дүрт ел укыганнан соң, Брянск өлкәсендә чик буенда пулеметчы булып хезмәт итә. Артур – аз сүзле егет, чик буенда булган хәлләр турында сөйләргә яратмый. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтуны кирәкле мөһим эш дип саный. Гвардия ефрейторының күкрәген “Коры җир гаскәрләре отличнигы”, “Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен” медальләре, ГТОның алтын билгесе бизи. Чик сакчысы булып хезмәт иткән Артурга “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” статусы бирелгән.
– Улыбызның чик буена хезмәткә алынуын белгәч, йокыбыз качты. Хәбәр булмый торса, кайгырып, тамактан аш үтмәде. Исән-сау йөреп кайтсын балабыз, дип теләкләр теләдек. Ил алдында хәрби бурычын лаеклы үтәп кайткан улыбыз белән чиксез горурланабыз, – ди әнисе.
Артурның киләчәккә планнары белән кызыксындык. Кыю егет полициягә эшкә урнашып йөри, димәк, кешеләргә ярдәм күрсәтүен, илгә хезмәт итүен дәвам итәчәк. Армиягә киткәнче ул Дүртөйле район Мәдәният сараеның “Сөмбел” халык бию ансамбленә йөргән. Хәзер анда кире кайтып, җыр-бию буенча шөгылен дәвам итәргә нияте көчле аның. “Без ансамбльдә сигез кыз, сигез егет идек. Биедек тә, җырладык та. Уфада, Казанда, төрле өлкәләрдә узган бәйгеләрдә чыгыш ясап, беренче урыннар, Ган-при да яуладык”, – ди Артур.
Ганиевлар мул тормышта яши, җәйне бакчада төрлесеннән яшелчә-җимеш үстерәләр, ихаталары тулы кош-корт була. Балаларның һәркайсына эш бүленгән, алар әти-әниләре үрнәгендә эшне җиренә җиткереп, тырышып башкара. Татулык, бердәмлек, тәртип булган гаиләдә балалар да хезмәт сөючән булып үсә. Уллары һәм кызлары матур, иркен йортта үссен, тиешле белем алсын өчен барлык тырышлыкларын сала әти-әниләре. Әлеге вакытта Артур Радик улы – “Газпром”ның Дүртөйле линия-җитештерү идарәсендә электр-газ белән эретеп ябыштыручы, ә Гүзәл Фәүзел кызы цехта җыештыручы булып эшли.
– Әти – өйдә иң мөһим кеше, балалар да аны бик ярата. Кызлары һәм уллары өчен янып тора, эштән бушап, аз гына вакыты булдымы, алар янына ашыга, һәркайсы белән ихлас итеп сөйләшә ул. Артурга кияүгә чыкканда минем кечкенә улым бар иде. Баламны читкә типмәде, үзенеке кебек үстерде. Бәләкәй чакларыннан балаларны карашты, ашарга пешерергә дә һич иренеп тормый ул. Мин янымда һәрчак көчле терәгем, кайгыртучым, ярдәмчем булуын тоеп яшим. Улларыбыз да, кызларыбыз да моны күреп үсә. Бер-береңне тыңлап, ишетеп, юл куеп яшәгәндә генә бәхетле балалар тәрбияләп була, – ди Гүзәл.
Ялларны да гаилә белән бергәләп табигать кочагында уздырырга, төрле шәһәрләргә сәяхәт итәргә ярата икән алар. Уфа, Казан шәһәрләрендә булып, туган якның гаҗәеп матур урыннарында ял итеп, барысы да бик ошатып кайтканнар.
Әлбәттә, биш бала тәрбияләп үстерү җиңел түгел. Балалары башкалардан ким булмасын, акыллы, тәртипле, сәләтле булсыннар дип күп көч сала Ганиевлар. Иң мөһиме, улларыбыз һәм кызларыбыз бәхетле булсыннар, ди алар. “Бәхетле булуның сере бик гади: балаларны яратып үстерергә кирәк. Алар әти-әниле булганда гына тулы бәхетле булалар”, – ди Гүзәл.
...Кояшлы җәйнең беренче көнен балалар аеруча зарыгып көтеп ала, чөнки бу көнне өч айга сузылган каникуллар башлана. 1 июньдә алар өчен тагын бер бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне. Әйе, кечкенәләрнең язмышы – өлкәннәр кулында. Балалар яхшылыкны тоеп, матурлыкны күреп үсәргә тиеш.
Дөньяның кайсы гына почмагында яшәсәләр дә, нинди генә дин, милләт кешесе булсалар да, нинди генә югары вазыйфа биләсәләр дә, ата-аналар үз балаларының иң якын кешеләре, төп тәрбиячеләре һәм укытучылары булып кала. Без танышкан Ганиевлар гаиләсе кебек бәхетле гаиләләр күбрәк булсын иде!

Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас