Сугыш чоры балалары... Бу сүзләрне ишеткәндә, күңелдә ниндидер бер моңсулык, сагыш уяна. Нинди генә михнәтләр күрергә, авырлыкларны күтәрергә туры килми шул чордагыларга: ачлык-ялангачлык, ятимлек ачысы, авыр эш, туган йорттан аерылу газабы... Аларның балачагы урланган, шатлыклы мизгелләр урынына күңелләренә тирән яралар салынган. Шулай да, бу балалар көчле рухлы булып үсә, тормышның сынауларына бирешмичә, алга омтыла. Аларның күпләре Ватанны саклауга, илне тергезүгә зур өлеш кертә, хезмәтләре, фидакарьлекләре киләчәк буыннар өчен якты юл ача. Бүген дә сугыш чоры балаларының тормыш юлы, батырлыгы безнең өчен зур сабак булып кала. Аларның исемнәре яшь буында һәрвакыт хөрмәт һәм горурлык хисе уята.
Архангель районының Абзан авылында гомер итүче 98 яшьлек Гатифә Рәхмәтуллинаны да язмыш иркәләми. Аның тормыш юлы – катлаулы сынаулар, төрле авырлыклар белән тулы. Бәләкәй чактан ук ул ятимлек ачысын да татыган, ачлык белән дә күзгә-күз очрашкан, якыннарын югалту кайгысын да кичергән... Үзенең балачагын, яшьлеген искә алганда, Гатифә әбинең тамагына төер тыгылды, күзләре яшьләнде. Аның сөйләгәннәрен тыңлаганда безнең дә күз яшьләре бәреп чыкты. Бу хатирәләр аның йөрәгендә тирән эз калдырган һәм бүгенге көндә дә әбинең күңелендә саклана.
— Балачагыбыз булмады. Без – язмыш кочагында калганнар. Иртән уянуга, көн нинди булачагын белми идек. Ашарга да юк. Ачлыктан елаган балаларны ничек юатырга белмисең. Без яшәү өчен көрәшергә мәҗбүр идек. Әлеге дөнья — аңлаган кешегә, оҗмах. Кадерен генә белмиләр, – ди Гатифә әби. Әйе, аның сүзләрендә – ул чорның ачы чынбарлыгы, ул елларны кичергән һәркемнең күңелендәге тирән яра.
Гатифә Сираҗетдин кызы 1928 елның 16 гыйнварында Иске Тимербай (хәзер Абзан) авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе – тегермәнче, әнисе дә бер көн калдырмый эшкә йөри. Кыз, укырга төшеп, 5нче сыйныфка кадәр белем алу бәхетенә ирешә. Ләкин 1941 ел, бу дүрт бала үсеп килгән күркәм гаиләнең якты киләчәккә өмет-хыялларын челпәрәмә китереп, зур кайгы-хәсрәтләр алып килә: май аенда туберкулездан әтисе вафат була, ә бер айдан сугыш башлана. Менә шунда башлана да инде тормышларының иң газаплы чоры. Гаиләдә сугышта катнашучы булмагач, аларга өстенлекләр юк, киресенчә, хәрби салым түләтәләр. Моннан тыш, башкалар кебек сөт, ит, йон, май, тире, йомырка тапшыралар. Үзләренә калмый да. Кием мәсьәләсен әнисе үзе хәл итә. Уфага барып җәймә алып кайта да, шуннан балаларына кием тегә. Аякларында – чабата. Гатифә кече энесе белән чабата үреп, алар аны Архангель базарына илтеп саталар да әле.
Сугышның икенче елында, берсеннән-берсе кечерәк дүрт баласы булуына карамастан, әнисен Олы Теләккә урман кисәргә җибәрәләр. Хәдичәнең иң бәләкәй баласына 4 яшь кенә була. Олы кызы Хәбирә тиф белән авырып ята.
— Йортта бернинди ризык юк. Иртән торсак, күрше әбинең самавыр куюын күрәбез. Их, әниебез өйдә булса, без дә чәй эчәр идек, дип тәрәзәдән күзәтеп утыра идек, — дип, күз яшьләре белән искә ала әбекәй.
Кечкенә сеңлесенең үлемен, аны үзләре җирләгәннәрен искә алганда, күз алдына бигрәк куркыныч куренеш килеп баса. Бәләкәй кызчыкка, беренчедән, ашау җитмәсә, әнисен дә бик сагына сабый — сагыштан саргаеп үлә.
— Тәрәзә тупсасыннан төшми, әниебез киткән юлдан күзен алмый, аны көтә иде. Апрель аенда сеңлем вафат булды. Шуннан гына әниебезне кайтардылар. Ул да, агач төшеп, имгәнгән иде. Авылда сеңлебезне җирләргә дә кеше булмады. Билгеле, ирләр – фронтта. 9 яшьлек энем, аның Түләбай исемле дус малае һәм мин өчәүләп кабер казыдык. Бер урыннан казыган идек, су чыкты, анда салып булмады. Икенче урыннан да су чыга башлады. Артытаба казуны туктаттык. Энем йөгереп кайтып, чиләк, чүмеч алып килде, мин кабердән суны чиләккә тутырып бирәм, малайлар читкә илтеп түгеп тора. Су бераз кимегәч, шунда җирләргә булдык.
Шулай, еллар үтә торды. Ач-ялангач булсак та, бирешмәдек, үлмәдек. Сыерыбыз, кәҗә, сарыкларыбыз коткарды безне. Җәен бәрәннәрне суеп ашый идек, тиресенә кадәр өтеп ашадык – бернәрсәсен әрәм итмәдек. Әтиебез сугышта катнашмагач, салым зур иде, аны түләп булмый, шуңа сыерыбызны алып киттеләр. Ә менә кәҗәне, бәләкәй булсак та, яшереп кала алганбыз.
Сугышка кадәр әти сепаратор алып куйган булган. Безгә авыл кешеләре сөт аертырга килә, хакына май яки сөт биреп китәләр. Салымнарны да шуларны җыеп түләдек.
Колхоз эшен сөйлисе түгел. Балалар да печәнгә, утауга йөриләр, көлтә ташыйлар. Карлыман станциясенә өлкән апаларга ияреп, тозга, орлыкка йөрүне әле дә яхшы хәтерлим. Кайдан көч алганбыздыр, дип аптырыйм, – ди Гатифә Сираҗетдин кызы.
Ә сугыш тәмамлану турында хәбәрне алар Кырмыскалы районындагы Карлыман станциясеннән орлыктан кайтып килгәндә ишетәләр. Сахай авылы очындагы күл буена ял итәргә туктыйлар. Бервакыт өсләреннән самолет бөтерелә башлый һәм аннан листовкалар коела, кыз берсен генә кулына эләктереп кала, калганнары күлгә төшә. Аларда сугыш тәмамлану турында хәбәр була. “Шундагы шатлыгыбыз күңелгә сыймады. Сугыш беткәч, барысы да үзгәрер төсле иде”, — ди.
Ләкин яхшы тормышны үзләренә җиң сызганып төзергә туры килә. Сугыштан кайткан фронтовик, колхозда бригадир булып эшләүче Минниәхмәт Рәхмәтуллин 17 яшьлек Гатифәгә гашыйк булып, аны соратып килә. Ләкин кыз да, әнисе дә риза түгелләр, чөнки аның хатыны бар. Минниәхмәтнең дә язмышы җиңелдән булмый: 18 яшендә фронтка китә, кайтуына әти-әнисе вафат була, туганнары да калмый. Кайда кайтып керергә белми йөргәннән соң, үзеннән олырак хатынга йортка керә. Аннан аерылса да, Гатифәнең әнисе ризалык бирми, каты тора. Ләкин теге ир дә үзенә ошаган кызны алу өчен төрле юллар эзли һәм барыбер үзенекен итә. “Кызыңны миңа бирмисең икән, Перьмга эшкә җибәрәбез”, — дип, повестка китереп бирә. Әлбәттә, кемнең баласын читкә җибәрәсе килсен инде? Булачак әбисенең ризалык бирүен ишетү белән, Гатифәне килеп ала.
— Юньле күлмәк тә, аяк киеме дә юк. Ярый, йорты бездән ерак түгел иде, яланаяк бардым. Барып керсәм, өе буп-буш, бер кашык булса, ичмасам. Фронтка киткәч, йортындагы әйберләрне ташып бетергәннәр. Мине шушы буш йортында калдырып, үзе эшкә чыгып китте. Нишләргә инде? Күршеләрдән чиләк, чүпрәк алып, идәннәрен юып чыгардым, кулдан килгәнчә җыештырган булдым. Шулай яшәп киттек. Инде балалар үсеп, тормышларыбыз матурланган иде, бабаем вафат булды. Балаларыбызның уңышларына ничек сөенер иде! Җиде бала тәрбияләп үстердек, 5се – югары белемле, калган икесе дә һөнәри белем алып, үз урыннарын таптылар, — дип сөенә ана.
Балалары өчен яши Гатифә Сираҗетдин кызы, бүген аларның игелек-изгелекләрен күреп, кадер-хөрмәтендә гомер итә. Балалары үзләренә чакырса да, үз йортыннан китәсе килми. 98 яшьтә булса да, бакчасын да утый, вак-төяк эшләрне дә башкара. Ә кышкы кичләрне романнар укып үткәрә, кызлары китаплар алып кайтып тора. Колагы бик ишетмәсә дә, телевизор да карап ала, субтитрлардан укып, ил-дөнья хәбәрләре белән таныша.
Ялгыз түгел, бер ел элек Кәшифә исемле кызы әнисен карарга дип кайткан. 13 оныгы, 17 туруны өчен дә нәнәйләре – сабырлык һәм батырлык үрнәге. Аларның сөюе, хәстәрлеге Гатифә Сираҗетдин кызына яшәргә көч бирә.
“Хезмәт ветераны” исеме, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен” һәм күпсанлы юбилей медальләре иясенең тормышында сынаулар да, бәхетле мизгелләр дә җитәрлек булган. Балачагы авыр булса да, картлыгы бәхетле аның. Үзенең тормыш тәҗрибәсен, акыллы киңәшләрен яшьләргә җиткерүне изге бурычы итеп саный. Аларны бәхетле, тыныч тормыш коруга өнди. Бүгенге тормышның, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә өйрәтә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.