Туган йортта бәхеткә төренеп үскән чаклар һәрвакыт хәтердә
“1998 ел. Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетында “Хәзерге татар теле. Синтаксис” курсыннан практик дәрес бара. Без, 3нче курс студентлары, укытучы ападан күз дә алмыйбыз. Зифа гәүдәсенә килешле ефәк күлмәге, нечкә үкчәле туфлиләренә туры китереп сайланган сумкасы, матур йөзен тагын да нурландырып җибәрүче алкалары, муенсасы – сокланып туйгысыз! Үзеннән ихласлык, шул ук вакытта зыялылык бөркелә. Ә тавышы күңелне назлап, һәр күзәнәгеңә үтеп керә. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучысы, филология фәннәре кандидаты Альмира Ногманова белән беренче очрашу хәтердә нәкъ шулай уелып калган.
Тирән фикерле, укымышлы, бай әдәби сөйләм теленә ия булган Альмира Әфтах кызының дәресләренә йөрү безнең өчен үзе бер бәйрәм иде. Зәвык белән киенүенә, тавышына әсир булып, аны рәхәтләнеп тыңлый идек. Ул чакта нинди сылу, затлы булса, бүген дә шундый ул. Благовар районының Кашкалаша авылында туып үскән гади авыл кызын сүзнең көчен, тәмен, тел дигән дәрьяның тирәнлеген тоярга кем өйрәткән? Табигатендәге эчке һәм тышкы матурлык, зәвыклылык, затлылык кайдан килә? Шушы сорауларга җавап эзләп, без аның әткәй-әнкәй бишегендә тирбәлеп үскән балачагы, якты хыялларына канатлар куйган газиз кешеләре турында күңел түрендәге истәлекләрен яңарттык.
“Китапка мөкиббәнлек – безнең каныбызда”
Альмира Әфтах кызы китаплы, мәгърифәтле гаиләдә үскән. Әнисе Әнүдә Исмәгыйль кызы – гомере буена Кашкалаша урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән абруйлы укытучы. Әтисе Әфтах Фәтхелбаян улы КПССның ХХII съезды исемендәге колхозның алдынгы механизаторы була. Алар икесе дә укырга ярата. Татарча-урысча нинди гәзит-журналлар чыкса, Ногмановлар өенә аларның барысы да диярлек килә. Алар балаларының да белемгә омтылышын кечкенәдән һәрьяклап дәртләндерә белә.
– Китапка мөкиббәнлек – безнең каныбызда, – ди Альмира Әфтах кызы. – Ул чакта гәзит-журналларда күләмле әсәрләр басыла торган иде. Без, өч бала, абыем Сәгыйть, мин һәм сеңлем Гөлшат, мәктәптән кайтып, тиз генә тамак ялгап алабыз да әнкәй янына тезелешеп утырабыз. Чиратлашып журналларда басылган озын-озын повестьларны укыйбыз. Әйтик, Шәйхи Маннурның “Агымсуларга карап”, Вакыйф Нуруллинның “Шинельсез солдатлар” повестьларын, балалар язучысы Роза Хафизованың “Кашкарыйлар озын гомерле” әсәрен көтеп алып укыдык. Хәзер аңлыйм, әнкәй билгеле шәхесләрнең биографияләре белән кызыксындырып та безнең укуга омтылышны үстерә белгән. Совет космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Андриан Николаев, очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова кебек шәхесләрнең язмышлары турындагы язмаларны бергәләп укуыбыз хәтеремдә. Без сайланып тормый идек, китап татарча язылганмы яисә башкортчамы, кулга эләккән берсен йотлыгып укыдык. Мәсәлән, билгеле башкорт язучылары Ногман Мусинның “Мәңгелек урман”, Зәйнәп Биишеваның “Яктыга” трилогиясе...
Билгеле инде, авыл җирендә китап укып кына утырып булмый, әллә күпме эш көтә. Шулай да бар булмышы белән педагог Әнүдә апа бу мәсьәләгә дә чын интеллигентларча якын килә. Ул бервакытта да телевизор экранына кереп китәрдәй булып кино караган яисә онытылып повесть укып утырган балаларын җилтерәтеп эшкә куаламый. Сабыр гына: “Ярый, киногызны карап бетерегез”, – дип куя. Ә кызлар әниләренең каршы килмәсен белә, шулай да тагын бер тапкыр ризалык сорыйлар:
– Әнкәй, бәрәңгене соңрак әрчесәк буламы?
– Ярый, ярый...
Әни кеше әнә шулай балаларга кызыксынулары, мавыгулары белән яшәргә, үсәргә, камилләшергә мөмкинлек бирә. Эш беркая да качмый ул, ахыр чиктә тормыш үзе дә өйрәтә. Ә инде сабыйның матур әдәбият, сәнгать аша дөньяны танып белергә омтылу, яхшыны яманнан аерырга өйрәнү, үсү, камилләшү чоры бер генә.
“Әнкәй нәселе – укымышлы нәсел”
Әнүдә Исмәгыйль кызы үзе дә укымышлы нәселдән. Әтиләре Исмәгыйль абый төпле акыллы, кызыксынучан кеше була. 1941 елда Мәскәү янында барган каты сугышлар вакытында хәбәрсез югала. Әниләре Мәфтуха апа дүрт сыйныф кына укып өлгерсә дә, гомере буена аң-белемгә тартыла, балалары да аның үрнәгендә зиһенле булып үсә.
“Безнең нәнәй улы Рамил белән Уфаның Коммунистик урамында урнашкан йортта яшәде. Без шәһәр балалары кебек үстек, дисәк тә һич арттыру булмас. Каникуллар башлану белән яшьтәшләрем кара-чутыр булганчы басуда чөгендер утап йөргәндә, без айлар буена нәнәйдә кунак була идек. Аларның фатирындагы өем-өем “Казан утлары” журналлары, китаплар – минем өчен җан рәхәте. Рамил абый үзе дә шигырьләр язды, алар матбугат битләрендә басылды. Аның саф татарча сөйләшүенә соклана идем. “Пар күтәрелә” дисәм, йомшак кына итеп төзәтеп куяр иде: “Пар түгел, бу күтәрелә”.
Әнкәйнең икенче энесе Камил абый Вахитов Мәскәүдә яши, ул икътисад фәннәре докторы, профессор, озак еллар декан булып эшләде. Ул да шигырьләр язарга оста. Әнкәйгә Укытучылар көненә, 8 Март бәйрәменә котлауны һәрвакыт шигъри юллар белән язып җибәрә. Аның урыс телендә шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.
Ә нәнәебез “кара исәпкә” бик оста булды. Базарда үзен беркемнән алдатмас, тиз генә санап чыгарып, “сдача” тиешенчә бирелмәсә, “Дөрес түгел!” – дип йөзенә бәреп әйтергә дә күп сорап тормас. Нәнәй гарәпчә укыган, яңалифне дә яхшы белә иде. Китаплар укырга бик яратты. Бервакыт, БДУның филология факультетында укыган чагымда, Муса абый Мөлековка зачет тапшырырга әзерләнәм. Заһир Бигиевның “Гөнаһе кәбаир” әсәрен укып өлгермәдем, ә нәнәй укыган, эчтәлеген яхшы белә. Ул сөйли, мин дәфтәремә язып барам. Муса абый имтиханда ярты группаны “кырып” кына ташлады, мине нәнәй сөйләгән “Гөнаһе кәбаир” коткарды, зачет алып чыктым”, – дип, елмаеп искә ала Альмира Әфтах кызы.
Гомумән, Вахитовлар нәселендә талантлы, зыялы, билгеле шәхесләр байтак. Әйтик, Әнүдә апаның Винюр Әхмәтов исемле икетуган энесе Томск шәһәрендә яши, техник фәннәр докторы, икенче энесе Әсхәт Азизов – Кыргызстанның атказанган артисты.
Әйткәндәй, гомере буена кулыннан “Кызыл таң”ны төшермәгән Әнүдә апа бүген дә яраткан гәзитеннән аерылмый. 94 яшендә дә ул аның һәр санын көтеп алучы, бер юлын да калдырмый укып баручы тугры укучыбыз.
Бала күңелен аңлый белүче укытучы
Ногмановлар гаиләсендә кызларның икесенең дә педагог һөнәрен сайлавында әниләренең роле бәхәссез. Әнүдә Исмәгыйль кызының үз эшен һич авырсынмый башкаруы, беркайчан зарланмавы, балаларны яратуы кызлары Альмира белән Гөлшатның да нәкъ шушы һөнәргә килүенә йогынты ясамый калмагандыр. Әйткәндәй, Гөлшат БДУның чит телләр факультетын тәмамлый, ул – немец теле укытучысы.
Ә әниләре, чыннан да, коллективта иң абруйлы укытучыларның берсе була. Киеме, үз-үзен тотышы, бар булмышы белән!
“Кашкалаша авылы мәктәбенә эшкә килгәндә мин – 23 яшьлек яшь белгеч, Әнүдә Исмәгыйль кызы озак еллар хезмәт салучы тәҗрибәле укытучыларның берсе иде. Без аның белән, ул хаклы ялга киткәнче, ун ел бергә эшләдек. Тыйнак, бик сабыр, һәр эшне җиренә җиткереп башкара, ләкин үзен бервакытта да алга чыгармый, андыйны бөтенләй өнәми. Нинди генә очракта да проблеманы тыныч хәл итүче бик ипле кеше ул. Коллектив та, укучылар да бик яратты, ихтирам итте аны”, – дип искә ала бергә эшләгән елларны мәктәп директоры Хәлим Гыйльванов.
Укучылары, еллар узгач та, Әнүдә апаның искиткеч бер сыйфатын сокланып билгели. Ул – укучының хәленә керә белү. Әйтик, укуда артта калучыларны, икеле капчыкларын кем яратсын инде?! Ә ул аларны аңларга тырыша, ни өчен дәресен әзерләп йөрмәвенең төбенә төшә, сөйләшә, ярдәм итә. Билгеле ки, гаиләсендә тынычлык булмаган баланың укырга да күңеле үсми. “Иртәгә шушы әсәрнең шушы өзеген укып кил. Шуннан билге куярмын яме”, – ди укытучы апасы аңа җайлап кына. Аның җылы сүзеннән баланың күңеле шулкадәр үсеп китә, әсәрне тулысынча укып килә ул. Андый очракларда Әнүдә апа билгенең яхшысын кызганмый гына түгел, укучысын педсоветта яклап чыга. “Бер фәннән дә укымый ул, ялкау!” – дип тетмәсен тетүчеләргә: “Укый, миндә – укый!” – дип басым ясап бер генә әйтеп куя.
Күңелләре дә, ишекләре дә һәркемгә ачык
Ногмановлар гаиләсендә үскән балаларны берләштерүче тагын бер күркәм сыйфат – ярдәмчеллек. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Нәкъ халык мәкалендәгечә – оясында ни күрсә, очканында шул булыр. Әнүдә апа да, Әфтах абый да гомерләре буена кешеләргә ачык, ихлас, булды. Авылга килеп керү белән икенче йорт – Ногмановларныкы. Кашкалаша аша узучы юлчыларга аларның ишекләре һәрвакыт ачык. Кем телефоннан шалтыратырга дип, кем су сорап, кемнең машинасы ватылган, ә кемдер бала белән төнге урамда калган. Барысын да кертә, кунак итә, төн кундыра алар. Кешеләргә ышанучан булулары шаккатмалы! Бервакыт өйгә чегәннәр килеп тула, хәтта ихатада палаткалар корып, атнага якын яшәп китәләр. Кеше чегәннәр күрүгә урам капкасын элгәндә, Ногмановлар кунакларга киңкүңеллелек күрсәтә: бәрәңгесен – чиләге, сөтен чиреге белән бирә.
– Германиядән Пришиб авылына кунакка кайтып килүче кечкенә балалы немецлар гаиләсе, юлда бәлагә очраган бизнесменнар... Искә төшерсәң, бездә куна калганнарның исәбе-саны юк. 1979 елның бик салкын кышында, төнгә каршы, безнең өйгә Мордовия кешесе килеп керде. Трассада “КамАЗ”ы ватылып, бик нык өшегән, кулларын туңдырган. Кайнар чәйләр эчереп, кул-аякларын уып, әткәйгә аркасын терәтеп яткырдык. Икенче көнне әткәй аны Уфага алып китте. Дәваханәдә ике бармагын кискәннәр. Тернәкләнгәннән соң да ул безгә кайтты, иптәшләре килеп алганчы, тагын ике атналап әнкәй-әткәй тәрбиясендә булды, – дип хәтерли Альмира ханым. – Шөкер, кешеләргә күрсәткән игелекләре үзләренә дә кайтты. Хәтеремдә, кайчандыр бездә кунып чыккан бер ир еллар үткәч джип машинасында капка алдына килеп туктады: “Апа белән абыйга зур рәхмәтемне җиткерегез”, – дип пакет белән күчтәнәчен сузды. Рәхмәтлеләр бик күп булды. Мордва абзые Благовар аша үткәндә безгә сугылмый китми иде. Ул һәрвакыт юлда булды, чит җирләргә йөрде.
“Аня, что тебе привезти? Хочешь, дорогой воротник из меха привезу?” – дип тә әнкәйгә үзенчә рәхмәтен белдерергә тырыша иде. Ә безнекеләр: “Юк-юк, безгә бернәрсә дә кирәкми!” – дип чат ябыша. Һәм чыннан да, туган өемдә ишекләр һәркемгә ачык, тик бервакытта да кешедән акча алу дигән нәрсә булмады. Алар икесе дә күчтәнәчне дә бик кыенсынып кабул иттеләр.
“Ә зәвык әткәйдән килә...”
Матур кешегә киндер капчыгы кидерсәң дә килешә, диләр. Альмира Әфтах кызы, әгәр укытучы һөнәрен сайламаса, мөгаен, бик шәп стилист булыр иде. Кием-салымны, бизәнү әйберләрен – һәр детальне туры китерә белә ул.
Менә монысы инде әтисеннән күчкән сыйфат икән. Әфтах абый төскә-биткә бик чибәр, килешле, пөхтә киенергә яратучы кеше була. Аның якты дөньядан китүенә дә унике ел узган.
“Ашка-мазар барырга булса, без әнкәйне түгел, шау-гөр килеп, әткәйне әзерли торган идек, – дип хәтер йомгагын сүтә остазым. – Пальтосы, костюмы шкафтан чыга, ботинкалары щетка белән чистартыла.
– Кызым, күлмәкнең монысы түгел, әнә тегесе ныграк туры килә, әйме? – ди. Әткәй сайлана, без сайлашабыз. Ә киенеп көзге каршына бастымы, кашыкка салып йотарлык була да куя. Буй-сын, дисеңме, ул басып торышлары – артистларың бер як читтә торсын!
Зәвык дигән әйбер безнең әнкәйдә дә бар ул. Дөрес, ул елларда киемгә кытлык иде бит. Шуңа карамастан, әнкәй булганын матур итеп кия белде. Аның сирәк кенә сатып алган костюм-күлмәкләре дә үзенә бик килешле була торган иде.
Әле дә берәр яңа күлмәк сатып алсам, әнкәй янына киеп кайтып, бер бөтерелеп алсам да күңелем була: “Ничек соң, матур булганмы, килешәме?” – димен. Шул чакларда әле кайчан гына көзге каршында басып торган әткәем искә төшә, әнкәйнең – япь-яшь, ә безнең тәгәрәшеп үскән самими бала чаклар күз алдына килә. Әткәй-әнкәй биләвендә бәхеткә төренеп үскән бала чаклар...
Фото: гаилә архивыннан.