+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
3 Июня , 05:52

"Хатыныңның кадерен бел"

"Без аның белән күптәннән бергә инде".

"Хатыныңның кадерен бел""Хатыныңның кадерен бел"
"Хатыныңның кадерен бел"

Хәерле көн!
Язам, анонимно чыгарыгыз.

26 ел бергә торып, ирем белән аерылдык. Сәбәп бер - бөтен хатын-кызны яратты, хәтта туганым да авырга узды үзеннән. Мин аңа хатын-кыз буларак кирәкмәдем, һәрвакыт мыскыл итте. Үзем җитәкче булып эшләдем, кешегә белгертмәдем. Әмма аның читкә йөрүен барысы да белә иде. Кыйналып дәваханәдә яткач, үзем киттем иремнән.

Менә инде 15 ел үзем генә. Үзем иремнең хатыннарыннан туйган идем. Алар миңа шалтыраталар, өйгә киләләр иде. Беркайчан да гаиләле ир белән танышмам, ди идем үземә. Тик тормыш без уйлаганча бармый икән шул, мин дә гаиләле ир белән таныштым. Әмма беркайчан да гаиләсенә кысылмадым, хөрмәт белән карадым.

Хатынында яман шеш таптылар. Хатын-кызлар авыруы иде. 1,5 ел ярым бу ир белән сөйләшмәдек. Тулысынча хатыны янында булды. Әлһәмдулилләһ, жиңеп чыкты хатыны ул чирне. Әмма табиблар аның белән якынлык кылырга ярамаганлыгын әйткән.

Ул ир башка шәһәрдә яши, кайчакта телефоннан сөйләшәбез, 3-4 айга бер күрешәбез. Шул чакларда мин үземне хатын-кыз итеп хис итәм. Ә яшь барган саен аңлашу, бер-береңне кайгырту беренче урынга күчә икән. Әйе, ул миңа бүләкләр ясый, бергә ял итәбез… Шулай аралашабыз.
Саубуллашкан саен хатыныңның кадерен бел, матур яшәгез, дип озатам.

Әйе, язарсыз инде гөнаһ, дип. Аллаһтан гафу сорыйм.

 

Фото:  bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас