+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
3 Июня , 06:55

"Мин бу дәрәҗәдә авыр булыр дип уйламаган идем"

Яшь җырчы ана булгач ниләр кичергән. Сүз - Лия Шәмсинага.

"Мин бу дәрәҗәдә авыр булыр дип уйламаган идем""Мин бу дәрәҗәдә авыр булыр дип уйламаган идем"
"Мин бу дәрәҗәдә авыр булыр дип уйламаган идем"

Ул тормыш иптәше, музыкант Артур Маузер белән матур гаилә төзеп, Айла исемле кыз үстерә. Сторисларында сөйләвенчә, Лиягә «яңа роле», ягъни әни булу бик авыр бирелгән. Ул депрессиягә бирелгән мизгелләре булуын да яшерми.

- Мин бу дәрәҗәдә авыр булыр дип уйламаган идем. Ким дигәндә бер ел син үзең өчен яши алмыйсың икән. Мин моны көтмәгән идем.

Шулай ук мин башкалар белән бәхәсләшүләрдән һәм кирәкмәгән киңәшләр, башка сыймаслык идеяләр тыңлап ардым.

Иңнәрендә бөтен тормыш йөген тартучы күпбалалы әниләр ничек яшиләрдер, аңламыйм. Бу бик авыр икән. Хәтта Артурның һәрвакыт янәшәмдә булуы һәм бу процесста максималь дәрәҗәдә катнашуына карамастан авыр…

Ләкин, сынауларга карамастан, мин үземнең кызымны бик яратам, – дип яза Лия.

Фото: Артур Маузерның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас