Кызыклы булды бу танышу. Габдрахмановларның “Это у нас семейное” бәйгесендә катнашуын белгәч, алар турында мәкалә язарга җыендым. Башта гаилә башлыгы Илшат Хәлим улы белән сөйләштем, ул бик теләп гаиләсе, балалары, тормыш иптәше турында җиткерде. Ике сүзнең берсендә җәмәгате Раушанияны мактады: “Раушания булдыра инде безнең!”, “Әнкәсенең тырышлыгы инде!”, “Раушанияның кулыннан килмәгән эш юк ул!” – дип аның адресына җылы сүзләр яудырды. Ә инде Раушания белән танышкач, тормыш иптәше Илшатны зурлавына, аның турында шундый хөрмәт белән сөйләвенә сокландым. Әйтерсең, Раушания ханым үзе бернәрсә дә эшләми, ә барлык уңышларга Илшат сәбәпче! Ирен генә түгел, бианасын да “үтереп” мактады Раушания: “Ярый әле әнкәй бар”, – дип кат-кат кабатлады.
Алар белән аралашканда мин үзем дә: “Сезнең гаиләнең бәхет формуласы нәрсәдә?” дигән соравыма җавап таптым кебек. Илшат белән Раушания да бер авыздан: “Бер-береңне хөрмәт итүдә, бер-береңә ышануда!” – дип җаваплады. Хәер, әйдәгез бу матур гаилә белән якыннанрак танышыйк.
Танышу һәм кавышу тарихы
– Мин лагерьда вожатый булып эшли идем, Илшат дуслары белән кино күрсәтергә килде. Минем төркемнең балалары бик кечкенә. “Ак бию” игълан ителгәч, кызларга сез егетләрне биергә чакырырга тиеш, дип аңлатам. Балалар аңламый: “Ничек инде алай?”, “Ә нигә Сез чакырмыйсыз?” – дип сораулар яудыралар. Мин, балаларга үрнәк күрсәтмәкче булып, янәшәдә торган ир-егетне биюгә чакырдым. Минем артымнан кызлар да малайларга таба атлады. Ә чакырган егетем Илшат булып чыкты, күптән түгел армиядан кайткан икән. Спортчы. Ел саен биредә, лагерьда вожатый булып эшләгән. Кыскасы, шулай танышып киттек, бер-беребезне ошаттык, дүрт ай дигәндә кавыштык та, – дип гаиләнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды Раушания ханым.
– Гаилә кору – мөһим адым, әмма аны саклап калу, бер-береңне хөрмәт итеп, картлыкка барып җитү – олы хезмәт, ул зур тырышлык таләп итә, – дип сүзгә кушылды Илшат.
Илшат
Яшь чагыннан спорт белән дус булган Илшат физкультура техникумын тәмамлаган, озак еллар футбол буенча тренер булып эшләгән, моннан 19 ел элек тормышын нефть өлкәсе белән бәйләгән, әмма спортны ташламаган.
– Илшат – ул чын тренер, кайда гына эшләмәсен, команда туплый, ярышларда катнаша, гел алдынгы урыннар ала. Илшат команда өчен җан атып тора, тренировкалар үткәрә, спорт костюмнары хәстәрли. Кыскасы, ул балалар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә оста эшли, уртак тел таба, җиңүгә дәртләндерә, – ди ире турында Раушания ханым.
Раушания
Раушания Яшьләр сараенда эшли. Ул Яшьләр сарае каршындагы гаиләгә, балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү социаль-психологик хезмәтенең педагог-психологы.
– Яңавылда тууым белән бәхетлемен, шәһәрне бик яратам, биредән бары тик укырга гына китеп тордым, хәтта шул вакытта да Яңавылны, өйне, әти-әниемне сагынып кайта идем, монда миңа һәр сукмак таныш, – ди ул. – Гомумән, әти-әнием миңа балачактан бәхетне читтән эзләмәскә кирәклеген, һәркемнең бәхете үзе янында булуын сеңдерде. Моның өчен аларга бик рәхмәтлемен. Бу дөньяда һәркем үз гаиләсе, якыннары белән көчле. Әнием Тәһсилә Сафин кызы – балалар бакчасында пешекче, ә әтием Ирек Касыйм улы АТПда машина йөртүче булып эшләде. Әти-әни безне бик яратып, әмма артык иркәләми үстерде, дөрес тәрбия бирде. Хәзер, үз гаиләбез, балаларыбыз булгач, аларның хезмәтен, безнең өчен эшләгәннәрен бик нык аңлыйбыз. Шулай ук мин тормыш иптәшемнең әти-әнисенә рәхмәтлемен, алар – искиткеч кешеләр, – дип бианасы белән биатасын мактый Раушания ханым.
Әнкәй
Асия Тимергали кызына 78 яшь. Ул – Яңавылда хөрмәтле кеше.
– Әнкәй 43 ел элемтә өлкәсендә баш бухгалтер булып эшләде. Ул бик оста оештыручы, тынгысыз кеше. Безгә бик нык булыша. Безгә зур терәк булып, бәйгедә катнашты. Ул безнең гаиләнең, чыгышларның тоткасы, дияр идем. Башка конкурсантлар белән таныша, аларның эшен карый да, аларның уңышларына ихластан сөенә, – дип елмая Раушания ханым, бианасы белән таныштырып.
Нинди конкурс?
Актив гаилә “Это у нас семейное” бәйгесендә беренче тапкыр 2024 елда катнаша. Ярымфиналга чыгып, Мәскәү шәһәрендә чыгыш ясау бәхетенә ирешә.
– Безне шул тиклем яхшы кабул иттеләр, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Экскурсияләрдә булдык. Кыскасы, бик нык ошатып кайттык. Идел буе федераль округы өчен, гомумән, Русия өчен зур горурлык кичердек, безнең илдә үзенчәлекле, кызыклы, дус, талантлы гаиләләр шундый күп!
Бәйгедәге биремнәр күбрәк Русия тарихына, билгеле шәхесләргә, истәлекле вакыйгаларга кагылды. Аларга җавап бирү әллә ни авыр булмады, без 16 балл җыйдык, финалга чыгарга 2 балл җитми калды. Быел янә бәхетебезне сынап карарга булдык. Әнкәй дә ризалашты. Бәйгедә бик күп видеолар төшерергә, гаилә белән таныштырырга кирәк. Без төрлебез төрле җирдә яшибез, өлкән кызыбыз – Ижевскида, улыбыз – Норильск шәһәрендә, кече кызыбыз әлегә безнең янда. Шунлыктан бергә җыелу авыр, бу иң зур “минус” булгандыр, ә болай – “Это у нас семейное” бәйгесе бик кызыклы, мавыктыргыч, мин һәркемгә анда катнашырга киңәш итәр идем, – ди Раушания ханым.
Балалар
Габдрахмановлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә: ике кыз һәм бер малай. Балалар тырышып укый, югары белем ала.
– Олы кызыбыз гаилә корырга тора, тиздән мин “бабай” статусына ия булачакмын, – дип елмая Илшат.
Төпчекләре Альмира быел 11 сыйныфны тәмамлый, алда аны да зур сынаулар көтә. Хәер, Альмира сынаулардан курка торган кеше түгел, ул ныклы характерлы спортчы – өстәл теннисы буенча Русия чемпионы!
– Гаиләбездә чемпион булуы белән, әлбәттә, горурланабыз. Бу Альмираның гына түгел, Илшатның да хезмәт җимеше. Өченче бала тугач, әтиләре баланы берәр спорт түгәрәгенә бирү турында хыяллана башлады. Өстәл теннисын сайлады, тик тренерыбыз декретка китеп барды. Ә Илшат чигенә торганнардан түгел, видеодәресләр карап, үзе бу спорт төрен үзләштерде, Альмираның шәхси тренерына әйләнде, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаштылар, һәм кызыбыз иң зур нәтиҗәгә – Русия чемпионы исеменә лаек булды, – дип зур горурлык белән сөйли Раушания Ирек кызы.
Бәхет сере
Гаиләнең бәхет сере белән уртаклашуларын сорыйм.
– Безнең гаилә стажы 30 елдан артык. Бәхетебезнең әллә ни сере юк, дияр идем. Бары тик бердәмлек кирәк, бер теләктә булырга, бер нәтиҗәгә омтылырга. Икең ике якка тартсаң, алга барып булмый.
Балаларны тәрбияләгәндә “прәннек тә, чыбыркы да” кулланырга туры килә. Гел мактап кына торып та булмый, тиргәп тору да ярамый.
Ә иң мөһиме – үзең үрнәк булырга кирәк, югыйсә, бала-чагага “алай эшләргә ярамый” дию генә аз, иң беренче чиратта, үзең шул “ярамаганнан” ерак торуың мөһим, – ди Илшат Хәлим улы.
– Балаларны кечкенәдән хезмәткә, олыларны хөрмәт итәргә, кечкенәләргә карата ярдәмчел булырга өйрәтергә кирәк. Әхлаклы, иманлы булсалар – ата-ананың картлыгы тыныч булачак, – дип тормыш иптәшен куәтли Раушания ханым.
...Менә шулай матур итеп үз йортлары белән көн күрә Габдрахмановлар. Үзләре яраткан Яңавыл шәһәрен ямьләп, биредә хезмәт итә, балалар тәрбияли, белемнәре белән уртаклаша, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, грант конкурсларында җиңә, спорт дөньясында кайный, кыскасы, файдалы эшләр белән янып, кешеләргә үрнәк булып яши алар.
– “Это у нас семейное” бәйгесе алга таба да дәвам итәр дигән теләктәбез. Оныклар тугач, без инде анда дәү әти, дәү әни сыйфатында да катнашырбыз әле! – ди Габдрахмановлар. Һичшиксез, аларның бу теләкләре дә тормышка ашсын!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл шәһәре.