Әмир һәм Дамир исемле бөтерчектәй тиктормас игезәкләр белән без Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбендә таныштык. Малайлар икесе дә бик теремек, футбол яраталар, “Уфа” футбол клубы тәрбияләнүчеләре. Моннан ярты ел элек кенә башкала мәктәбендә укып, шау-гөр килеп күнекмәләргә, ярышларга йөргәннәр. Һәр иртәдә әниләренең назлы тавышына иркәләнеп кенә уянганнар. Ярты ел элек кенә...
Имай-Утар авылында яшәүче Илһамия апа белән Радик абый Муллаяновларның күркәм ихаталарына аяк басуга ук биредә футбол белән янучы оныклар яшәвен аңлыйсың. Төрлесеннән туплар, бутсылар, дисеңме... Дәү әтиләре малайларга хәтта футбол капкасы да ясап куйган. Иркен ихатада үзләре биеклегендәге квадроцикл, велосипедлар тезелгән. Ике катлы йортта да барысы да газиз оныклар өчен. Аэрогрильдә, нәкъ малайлар яратканча, кетердәп тавык ите кыза, икмәк пешергечтә камыр кабара. Үзе дә дәресләр биреп, мәктәптән кайтып кына кергән дәү әниләре йөгерә-йөгерә оныкларына төшке аш өлгертә. Ә малайларның күзләре тәрәзәдә: икесе дә түземсезләнеп дәү әтиләренең эштән кайтуын көтә. Алар бергә балык кармакларга барачак!
Илһамия апа – Тәтешле районының Ялгызнарат авылы кызы. Әнисе Саҗидә Фәрхетдин кызы һәм әтисе Махиян Гафи улы сигез балага гомер биргән.
– Без, авыл балалары, уйнап кына үсмәдек. Җәй айларында юкә чәчкәсе, кычыткан, бака яфраклары җыеп тапшыра идек. Безнең якта юкә кабыгыннан мунчала ясау бар иде. Аны суда җебетеп, чистартып, киптереп, тасма сугабыз да метрлап “заготконтора”га тапшырабыз. Көненә 12 сум бирәләр, ә колхозда көнне төнгә ялгап эшләгән әти-әнинең ул чакта айлык хезмәт хакы 56 сум иде. Бер җәйдә Илгизә апам, мин һәм Финә сеңлем өчәү юкә кабыгы сугудан җыелган акчага өйгә беренче төсле телевизор сатып алдык. Зур вакыйга булды ул, бала-чаганың, күрше-тирәнең безнең өйдә кино, олимпиада карарга җыелуы әле дә истә, – дип хәтерли Илһамия Махиян кызы.
Аның гомерлек яры – Дүртөйле районының Имай-Утар авылы егете Радик Шәйхелбара улы да кечкенәдән эштә чыныгып үскән, тырыш, уңган кеше. Әниләре Зәкия Бәхетгәрәй кызы дүрт улын ялгызы тәрбияләп үстерә. Әтиләре фаҗигале һәлак булганда иң өлкәннәренә – ун, ә төпчекләре Радикка нибары өч яшь була.
Муллаяновлар Бөре педагогия институтының физика-математика факультетында укыган елларда таныша. 1992 елда өйләнешеп, Дүртөйле районында, төп йортта гаилә учагы кабызып җибәрәләр. Бер-бер артлы кызлары Зөһрә белән Миләүшә дөньяга килә. Гаилә башлыгы гомере буена туган авылындагы хуҗалыкта хезмәт сала. Инженер да, бригадир да, хуҗалык рәисе дә була. Бүген “Калинин” хуҗалыгында инженер булып эшли. Илһамия Махиян кызы 1999-2013 елларда Имай-Утар мәктәбендә директор була. 38 ел педагогик стажга ия мөгаллимә хәзер инде 13 ел Мәскәү урта мәктәбендә балаларга физика-математика фәннәреннән белем бирә. Икесе дә чәмле, уңган Муллаяновлар 2005 елда авыл күрке булган зур, иркен йорт салып чыга. Кызлары да әти-әниләре үрнәгендә акыллы, тәрбияле балалар булып үсә. Югары белем ала, насыйп ярларын очратып, бер-бер артлы гаилә кора, әти-әниләренә оныклар сөенече бүләк итә.
– Бианам 27 ел буена иң зур ярдәмчем, терәгем, таянычым булды, – дип искә ала олы рәхмәт хисләре белән Илһамия ханым. – Әни, ире вафатыннан соң да, бианасы белән бергә 36 ел гомер кичергән бик зирәк, акыллы кеше иде. Үзендә ир балалар гына булгач, безнең кызлар аңа шулкадәр тансык булды, аларны яратып, иркәләп кенә үстереште ул. Тату яшәдек, шөкер. 2019 елда Зөһрә кызыбыз белән Айрат киявебезнең игезәк уллары туды. 87 яшьлек әни туруннарын сөеп өлгерде. Тәпи киткән чакларын күрергә, ямьле җәйдә үзләрен җитәкләп йөрергә дигән бик зур хыялы бар иде дә соң...
Берничә елдан соң Муллаяновлар инде дүрт оныкның бәхетле дәү әти-әнисе була. Кызлары Миләүшәнең дә бер-бер артлы уллары дөньяга аваз сала. Бүген ул гаиләсе белән Дүртөйле шәһәрендә яши. Балаларның матур тормышы – әти-әни өчен моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?! Әле яңа гына беренче адымнарын ясаган игезәкләр – Әмир белән Дамир җиде яшьләрен тутырып, узган елның 1 сентябрендә укырга төшә. Ике уңган бергә тырышканда гына өйдә бәхет, бәрәкәт арта, диләр. Зөһрә белән Айратның җитеш тормышы – зур фатир, шәһәр читендә йорт, икесенең дә машиналы булуы күпләрне сокландыра. Кем белә, бәлки, аларның мул тормышына көнләшеп караучылар да булгандыр.
Бу бәхетле гаиләгә язмышның иң ачы сынавы көтмәгәндә килә. Узган елның нәкъ шушы вакытында Зөһрә кинәт авырый башлый. Чәчәк кебек матур хатын көннән-көн сула. Йөрмәгән дәваханә, күренмәгән табиб калмый. Дәваханә юлын таптаган кеше үзе генә белә: диагнозны ачыклаганчы күпме вакыт үтә. Гомерне саклап калуның бердәнбер ысулы – Санкт-Петербургта узачак катлаулы операциягә, бавыр трансплантациясенә санаулы көннәр калгач, 32 яшьлек япь-яшь хатын мәңгелеккә күзләрен йома... Игезәк улларының теләкләрен һәрвакыт үтәүче тылсымчы Кыш бабай да бу юлы көчсез булып чыга шул. Гыйнварның салкын җилләре аларның яраткан әниләрен мәңгелеккә алып китә...
Зөһрә йөрәге белән барысын да сизенгән, күрәсең. Соңыннан аның телефонында тетрәндергеч язма – улларына, Айратына калдырган теләк-үтенечләрен табалар. Хәтта 1 февральдә юбилейлы туган көнен каршы алачак әнисенә әйтәсе теләкләре дә шунда була.
Балаларга уку елының нәкъ уртасында авылга кайтырга, мәктәпне алыштырырга туры килә. Айрат кияүләре белән киңәшләшеп, Муллаяновлар оныкларын үзләренә алып кайта. Әлбәттә, әле яңа гына газиз әниләрен югалткан сабыйларга, шушы авыр чорда бигрәк тә, тәүлек әйләнәсенә терәк булу кирәк. Әтиләре һәр ял саен кайтып йөри, малайларны Уфага күнекмәләргә, футбол ярышларына да ул йөртә.
– Игезәкләрен бәхеткә төреп кенә үстерәсе иде дә бит балаларыма... – Тамагына тыгылган төер Илһамия апага сүзне дәвам итәргә ирек бирми. – Тормыш җитеш, җаның нәрсә тели, барысы да бар. Тик әниләре генә юк. Күбәләк булып очты... Зөһрәбез шулкадәр яшәп, күп нәрсәгә өлгереп калырга тырышты. Узган язда мине беренче тапкыр чит илгә алып барды, оныкларым белән Дубайда ял итеп кайттык. “Әни, юбилееңа машина бүләк итәм, син руль артына утырачаксың”, – диде. Әйткәне юш килде, машинасы йорт алдында тора...
Бала хәсрәте берничек тә төзәлә торган яра түгел. Вакыт та дәваламый аны, йөрәктә әрнү булып яши бирә. Бүген исә Илһамия апа белән Радик абыйның юанычы, яшәү көче – игезәк оныклары. Сынар чакларда да сабырлык бирә торган юанычлары.
Әмир белән Дамир да кечкенә иңнәренә төшкән авырлыкларны чын егетләрчә күтәрә. Укуда да, мәктәп тормышында да һәрвакыт алдынгы булырга тырышалар, футболны да ташламыйлар. Нәкъ әниләре теләгәнчә...
Нәнәләренең түгелергә торган күзләренә карап, барысын да аңлап, кочаклап кына торалар:
– Нәнәй, сиңа борчылырга ярамый, аннары башың авырта, – дип, үзләренчә юату сүзләре таба балакайлар.
Ә әниләре, әйтерсең лә күктәге Зөһрә йолдыз, маяк булып игезәк улларының барыр юлын яктырта...
Динар Кәлимуллин фотосы.