+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
8 Июня , 06:10

Тагын күпме түзәргә соң?

"Сабыр төбе - сары алтын" димәгез.

Тагын күпме түзәргә соң?Тагын күпме түзәргә соң?
Тагын күпме түзәргә соң?

Исәнмесез!
Анонимно, зинһар. Беләм, күп хатын-кыз шулай. Күңелемне бушатасым килде.


Төрле язмышларны укып барам да, алай да була икән дип уйлап куям. Мин дә үземнең тормышымның бер кечкенә генә өлешен язып китәргә булдым. Гомер уза барган саен артка борылып карыйм да, "Минме бу?" дип, ник минем тормышка карашым 180 градуска борылып куйган икән, дим. Элек мин эчкерсез мәхәббәткә ышанган юләр кыз булсам, хәзер инде бары тик үз-үзенә генә таяна алган, парлы ялгыз булып яшим.
Каян килә икән усал, стерва хатыннар дисезме? Күп очракта үз ирләре үк аларны шул дәрәҗәгә җиткерә...


Мин авыл җирендә туып үскән гади кыз бала идем. Балачагым кимсенеп үтте, сәбәбен язып тормыйм. Үзе бер китап анысы. "Хәзер балачагыңа әйләнеп кайтырга мөмкинлек булса, кайтыр идеңме?" дип сорасалар, икеләнмичә, "Юк" дип җавап бирер идем..... Шуннан аңлагыз инде.
Чибәрлегем, тырышлыгым, эчкерсез күңелем бар иде. Чын мәхәббәтнең барлыгына ышана идем. Гаилә корып, балаларыма яхшы тәрбия бирер, үрнәкле, әти-әниле гаиләдә тәрбияләр идем, иремне ир итеп кадерләрмен дип, үземә күп тапкырлар сүз бирдем.


Яратып кияүгә чыктым, дөресрәге ашыктым, ялгыштым. Яхшы хатын булыр өчен барысын да эшләргә тырыштым: тәмле пешереп иремне каршы ала идем, өйләр җыелган, балалар каралган, бүләкләр таләп итмим... Акчаны эшлим, тота беләм. Кыскасы, бик "удобный" идем аның өчен. Ирем үзен яраттыра иде, ә мин яраттым, сукыр булдым. Тавыш чыкса, телендә гел "аерылабыз" дигән сүзләр иде. Ә мин тиле, менә минем яратуым аны үзгәртер, вакыт узгач ялгышуын аңлар әле дип, яши бирдем. "Балалар гына үссен, балалар өчен генә яшим синең белән" дигән сүзләре колагымда һаман яңгырый...
Сулга йөргәнен дә белеп, авыр булса да , тешем кысып түзә идем...


Аннан эчә башлады. Шуннан мин аны "коткаручы" ролен үти башладым. Тик ул үзгәрергә теләмәде. "Ошамаса, сине беркем тотмый", - шул җавап.
Эчсә, көнли иде, эчке киемемә кадәр тикшерә башлады эшкә чыгып киткәндә. Чибәрлегем дә бар, тик беркайчан да хыянәт юлына йөрмәдем. Нахакка күпме җәберләде. Сабыр төбе - сары алтын, дигәннәр бит. Тик мин килешмим! Тагын күпме сабыр итәсе икән соң???
Аның үзгәрүен көтә-көтә, инде үзем үзгәргәнмен бит. Хәзер мин аны күрә алмыйм : 17 ел гомеремне аңа багышлап, нинди рәхәт күрдем икән? Ник түздем икән?


Хәзер бәгърем катты. Инде балалар үсеп җитте, үзем беренче адым ясармын. Картайган көнемдә аңа терәк буласым килми. Яшьлектә кадеремне белмәде. Күңелемдә нәфрәт... Йокысыз төннәрем, тынычсыз көннәрем, күз яшьләрем, кыйналуларым , балаларымның күз яшьләре өчен кичерә алмыйм.
"Синсез мин югалачакмын, син булмасаң, юкка чыккан идем инде", дип әйтеп куя. Әмма минем башкача аны коткаручы ролен үтәп калган гомеремне үткәрәсем килми. Мин үзгәрдем хәзер, тик ул гына һаман шул...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас