+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 Июня , 05:37

"Бу сер белән ничек яшәргә?"

"Хатын белән 35 ел яшәдек..."

"Бу сер белән ничек яшәргә?""Бу сер белән ничек яшәргә?"
"Бу сер белән ничек яшәргә?"

Хатыным белән 35 ел яшибез... Мин аны һәрвакыт тәртипле, миңа тугры дип уйлый идем. Аңа беркайчан да хыянәт итмәдем.

Бер көнне икәү генә романтик кич үткәрергә уйладык. Өстәлгә шәраб һәм төрле-төрле җиләк-җимеләр тезелде. Билгеле, төрле темага сөйләшүләр дә булды. Шунда ул үзе дә сизмәстән 19 ел элек миңа хыянәт итүен әйтте. Иртә белән, әлбәттә, бернәрсә дә булмаганга салыштым.

Ә мин бу хәлне оныта алмыйм, күңелдә нәрсәдер өзелде. Исенә төшердем, әмма ул үзен төрлечә аклый башлады. Нишләргә белмим. Күпме еллар бергә яшәдек, балалар, оныклар бар. Ни өчен хатын-кызлар шундый ялганчы була икән?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас