

Автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динара ире белән бергә аның концертларында башкарган ике җыр яздырган.
- Минем сәхнәдә чыгыш ясау турында уйларым юк иде. Бары тик юбилей сезонында бер тапкыр чыгыш ясарга карар кылдык - барыбер концертка төрле чыгышлар кертәсе килә. Шуннан соң безне "солянка"ларга чакыра башладылар, ә кире кагасы килми. Шулай ук безне банкетларга нәкъ менә дуэт итеп чакыра башладылар. Хәзер җәй көне тагын бер җыр яздырып булмасмы дип уйлыйбыз. Әмма альбом эшләү планда юк, ә кешеләр сорагач, җырлар чыгарабыз, - диде Динара Рәхмәтуллина.
Аның сүзләренчә, ул сәхнәгә омтылмый һәм ояла. Өстәвенә, ул үзенең тавышыннан бик үк канәгать булмавын әйтте, әмма хәзер ул бу өлкәдә белемен камилләштерә.
- Ринат мине хуплый. Мин нәрсә теләсәм дә, ул мине һәрнәрсәдә хуплый. Беркайчан да миңа "җырлама" дип әйтмәде, - дип билгеләде ул.
Фото: Ринат Рәхмәтуллинның шәхси архивыннан.