

...Мин дә үзем турында язарга булдым. Мин 50не үткән хатын, эшләп йөрим, эш хакым яхшы, җитә, балалар үзаллы дөнья көтәләр. Мин зур авылда яшим. Бөтен уңайлыклары булган йортым бар.
Өч еллап шул ук районнан бер ир белән очрашабыз. Ул мине яллар саен килеп ала. Мин анда ашарга пешерәм, юам, җыештырам, бер утырып тормыйм. Утырганны күрсә, ачуланып карый. Мин үземне прислуга кебек тоям. Җитмәсә, постельдә дә күңелен күрергә кирәк. Үзе дә эшләп йөри, эш хакы яхшы. Нигә алай йөрим соң мин? Акча бирсә, азык-төлек бирсә бер хәл. Бүләк ясаганы түгел, чак кына игътибар да бирми бит ул миңа. Аның дөньясын нигә көтәм мин? Өйләнергә дә уйламый ул. Бик уңайлы мин аңа.
Ялгыз ахирәтләрем белән киңәшләшәм дә, менә мин ялгыз, алай да рәхәт түгел, диләр. Нишләләргә соң?