

Мин матур түгел һәм миңа егетләр белән мөнәсәбәтләргә керергә авыр булды. Әти-әни мине бер егет белән таныштырды, тәүдә ул миңа ошамады. Әмма аралашу процессында ул миңа ошый башлады. Әйберләремне үзенә күчерде һәм без бергә яши башладык. 2 айдан йөкле булуымны белдем. Ул шатланды, мин дә бала теләгән идем. Ләкин бервакыт барысы да үзгәрде. Мин алтынчы айда булганда, ул югала башлады, хәтта берничә тапкыр өйдә кунмады. Ә аннары икенче хатынны яратканын әйтте, ул дүрт баласы белән иреннән аерылган. Ул миннән китә, ләкин сабыема ярдәм итәчәк, аңа үз фамилиясен бирәчәк. Шулай мине ялгыз калдырып, теге хатын янына китте.
Мин озак еладым, төннәрен йоклый алмадым. Бер көнне ирем мине шушы хатын белән таныштырырга булды. Ул тәүдә минем барлыгым турында белмәвен әйтте. Ә белгәч, ирем мине яратмавын, барыбер китәчәген әйткән. Ни өчен ирем аерылган, шул кадәр күп балалы хатынны сайлап, үз баласын ташлап китте? Мин бу хатынны аңлый алам, аңа балаларын аякка бастырырга кирәк. Ә менә ирне ничек аңларга?
Фото: bashinform.ru