Бәхетле гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Кырмыскалы районының Үтәгән авылында яшәүче Батталовлар нәкъ менә шундый гаиләләрнең берсе. Селина һәм Динар бәхетләрен читтән эзләмиләр, туып-үскән авылларында төпләнеп, күркәм йорт салып, өч балага гомер бүләк итеп, бүген аларның уңышларына сөенеп, матур итеп тормыш көтәләр.
Гаилә башлыгын еш кына район бәйрәмнәрендә үзенең тугры дусты – курае белән очратырга мөмкин. Балачактан ук курай моңына гашыйк ул, бүген дә шатлыгын да аның белән уртаклаша, сагышын да шуның белән баса.
– Мин мәктәптә укыганда авыл клубында Усман абзый Әхмәтҗанов эшли иде, ул курай буенча түгәрәк алып барды. Авыл малайлары белән аның дәресләренә зур теләк белән йөрдек, – дип искә ала Динар.
Әйткәндәй, ансамбль төзеп, райондагы барлык чараларда да катнаша иде Үтәгәннең курайчы егетләре. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесының курай классына укырга керә Динар, әмма язмыш үзенчә хәл итә – уку йортын тәмамларга насыйп булмый. Ләкин ул бервакытта да кураеннан аерылмый. Яшь егет водитель таныклыгы алып, урындагы колхозда эшли башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, механизаторлык эшен дәвам итә.
– Мин эшләмәгән техника калмагандыр инде. Байтак еллар “МТЗ-82“ тракторында эшләдем. Язын – чәчүдә, җәен – печәндә, ә көзен комбайн штурвалы артына утырып иген урдым, – ди ул үзенең күпьеллык хезмәте хакында ике-өч сүз белән генә.
Тырыш егет нинди генә тимер атны йөгәнләмәсен, һәрвакыт алдынгылар сафында килә. Аның намуслы хезмәте җитәкчеләр тарафыннан да лаеклы бәһалана – 2018 елның урак нәтиҗәләре буенча аңа “Нива” автомобиле бүләк итәләр. Урындагы фермер хуҗалыкларында да байтак еллар тир түгә егет, әлеге вакытта “Урожай” җәмгыятендә механизатор булып эшли.
Үзенең авылындагы иң чибәр кызларның берсе – Селина белән гаилә коралар. Бер ел дигәндә күркәм йорт салып керәләр. Гаилә коруларына да ике дистә елдан артык вакыт узган, өч балалары – аларның иң зур куанычы һәм бәхете.
Селина да, мәктәпне тәмамлагач, училищега укырга керә, ләкин аның да кулына диплом алу бәхете тими. Туган авылына кайтып, төрле эшләрдә эшли. Ә инде бер-бер артлы өч балалары тугач, ул үзен тулысынча аларга багышлый.
– Икебезгә дә уку тимәде, шуңа балаларыбыз белем алсын, сәләтләрен үстерсен өчен барлык тырышлыгыбызны салабыз. Аллаһка шөкер, ике кызыбыз, бер улыбыз бик яхшы укыйлар, мәктәп тормышында да актив катнашалар. Киләчәктә белем алуны үзләре сайлаган һөнәр буенча дәвам итәрләр, безнең өметебезне акларлар, дип ышанабыз, – ди әти-әни.
Өлкән кызлары Динара Стәрлетамак шәһәрендәге колледжда пешекче-кондитер белгечлеген үзләштерә. Сабина 8нче сыйныфны тәмамлаган, рәсем төшерергә, җырларга ярата, ә киләчәктә ул укытучы булырга хыяллана. Җырларга, биергә яратучы Айбулат та зур инде – бишенчегә бара. Барысын да шаккатыра ул – үзе дә бары тик башкортча гына сөйләшә, өйдәгеләрдән дә шуны таләп итә. Шулай ук, әтисеннән күреп, аның да курайда уйнарга өйрәнәсе килә.
Һәр парның мәхәббәт тарихы төрлечә булса да, һәр гаиләнең бәхет сере – бер-береңне аңлап, яратып, хөрмәт итеп яшәүдә һәм, әлбәттә – балаларда.
Батталовларны балалары белән авылда гына түгел, район чараларында да очратырга мөмкин. Ә буш вакытларында Башкортстаныбыз буйлап сәяхәт итәргә, табигать кочагында ял итәргә яраталар. Барлык бәйрәмнәрне дә туганнары белән җыелышып, күмәкләшеп үткәрергә тырышалар. Туганлык җепләрен ныгытып, киләчәктә дә гаилә йолаларын дәвам итеп яшәргә телиләр. Бу эштә аларга үзләренең әти-әниләре, балаларның нәнәй-картәтиләре дә үрнәк булып тора. Алар икесе дә күпбалалы гаиләдә үскән. Динарның бертуган ике энесе һәм сеңлесе дә ишле гаилә булдырганнар. Әтиләре Заһир Таһир улының бөтен гомере колхоз белән бәйле, шулай ук рәсем төшерү сәләте оныкларына да күчкән. Әниләре Гөлгенә Таһир кызы хаклы ялга чыкканчы урындагы мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирде.
Селина – Мөнәвәрә һәм Фәүгат Гыйззәтуллиннарның алты балалы гаиләсендә иң төпчеге. Кызганычка каршы, аның әти-әнисе мәрхүмнәр инде. Иң олы апасының да гаиләсендә дүрт малай үсә. Иң олысы махсус хәрби операциядә катнаша. Балачагын бик сагынып искә ала Селина: күмәк үскәч, безнең өйдә һәрвакыт күңелле иде, ди ул. Шуңа үзе дә шундый зур һәм тату гаилә турында хыялланып яши һәм аның бу хыялы тормышка аша. Сөекле тормыш иптәше, хәстәрлекле әни, игътибарлы килен ул бүген.
Авыл җирендә яшәгәч, мал тотмый, бакча үстерми булмый. Бу яктан да алар уңганлык күрсәтә. Бакчаларын тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр, абзарларында сыер-башмаклар асрала, җәй көннәрендә ихаталары кош-корт белән тула. Шулай итеп, балаларына хезмәт тәрбиясе дә бирәләр.
Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Динар Айбулатны чын ир-егет итеп тәрбияләргә тырыша, ә Селина кызлары Динара белән Сабинаны хатын-кыз эшләренә өйрәтә. Аларның йорты һәрвакыт җылылык, мәхәббәт һәм шатлыкка тулы. Бу гаиләдә тәрбия эшенә зур игътибар бирелә, балаларның һәрберсе үзләренә кирәкле белем, тәрбия ала, киләчәк тормышларына ныклы нигез сала.