Русиядә Халыклар бердәмлеге елы һәм Башкортстанда игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елы чикләрендә Югары Кыйгы авылында “Гаилә һәм дуслык” бәйрәме үтте. Район үзәгендәге “Хәләл” кафесында узган күркәм чарада татар, башкорт, урыс, чуваш, казах, үзбәк, азәрбайҗан, украин, мари һәм башка милләтләр гаиләләре катнашты, арада катнаш гаиләләр дә бар иде. Алар үзләренең тормышлары, яшәү рәвеше, уңышлары, киләчәккә булган матур уй-хыяллары, гаилә йолалары белән уртаклашты.
Күрше районнардан да кунаклар чакырылып, алар арасында Лидия һәм Сафуан Сәетгалиннар да бар иде. Гаилә пары халык инструментларында халык көйләрен уйнап, җыелучыларны музыкаль күчтәнәчләре белән сыйлады.
“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Кыйгы районы бүлекчәсе рәисе Владислав Заһиров җыелучыларны сәламләп, халыклар арасындагы бердәмлекнең, гаиләдәге татулыкның мөһимлеген, җәмгыятебезнең нигезе булуын ассызыклады. Шулай ук ул Сафуан Сәетгалинга Башкортстан Республикасының Ветераннар советы исеменнән “Мактаулы укытучы” дигән иҗтимагый билге тапшырды.
Чарада иҗтимагый оешмага даими рәвештә матди ярдәм итүче Юкәле авылыннан Разия һәм Шамил Шәриповлар, Югары Кыйгыдан Радик Әхмәтҗанов та катнаштылар. Югары Кыйгы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Натик Шәмиев, райондагы татар иҗтимагый оешмасының эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәктә дә уңышлар теләде.
Югары Кыйгы лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллинаның “Бүген гаиләдә туган телләргә мөнәсәбәт” дигән тирән эчтәлекле, ата-аналар өчен бик фәһемле чыгышын барысы да хуплап каршы алды. “Туган телле гаиләдән туган телле бала туа!” – дип тәмамлады сүзен укытучы.
Сәетгалиннар гаиләсе бу төбәктә үскән шифалы үләннәрдән чәйләр әзерләгән иде. Әлеге чарада аның турында сөйләп һәм аның белән сыйлап, барысына да күчтәнәчкә “Мулла чәе”н тараттылар. Киләчәктә бу эшне киңәйтү турындагы уй-ниятләре белән дә уртаклаштылар.
Табынга мул итеп милли ашлар – кош теле, вак бәлешләр, татлы пирогларны Шәриповлар әзерләсә, үзбәк һәм азәрбайҗан дуслар кунакларны пылау белән сыйлады. 3 сәгатькә сузылган күңелле чара, һәр яктан уйланылып, оешканлык белән үтте.
Бәйрәм Югары Кыйгы авылы үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Марсель хәзрәт Гыйбадуллин тарафыннан изге догалар белән башланып, Коръән аятьләренең моңлы авазлары белән тәмамланды.
Әлеге чараны оештыруга зур өлеш керткән “Хәләл” кафесы хужасы Мурадали Махмадовка һәм анда эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәт сүзләре җиткерелде. Җыелучылар хәләл ризыклар белән “Мулла чәе”н авыз иткәннән һәм истәлеккә фотога төшкәннән соң, киләчәккә планнар корып, дуслыкны, татулыкны, бердәмлекне ныгытучы мондый чараларны ешрак оештырырга кирәклеген билгеләп, яңа эшләргә рухланып таралыштылар.
Җәмилә ХӨРМӘТУЛЛИНА.
Кыйгы районы.