

Улым ярты еллап инде бер кыз белән очраша. Өйгә алып кайтып таныштырган иде, хәзер гел безгә кунакка килә.
Ләкин борчыганы башка мәсьәлә. Беркайда да эшләми ул кыз, иреннәрен зурайткан, бөтен җире килгән, бизәнгән гел, курчак кебек инде менә. Әти-әниләре бик бай икән моның. Шатланырга гына да бит, ләкин мин әни кеше буларак бик борчылам. Ашарга да пешерә белми бит ул кыз, гел заказывать итеп кенә ашыйлар. Улыма пар түгел дип уйлыйм. Нишләргә?? Киңәш көтәм.
Анонимно.