Хатын-кызның бүгенге замандагы роле күпкырлы. Ул бер үк вакытта кыз, хатын, әни, хезмәткәр, җәмәгать эшлеклесе дә булырга мөмкин. Борынгы заманнардан аермалы буларак, хәзерге хатын-кызлар, гаилә учагын саклаудан тыш, үзләренең мавыгуларын, хыялын тормышка ашыра, белем ала, фән, сәнгать, спорт һәм сәясәттә актив катнаша. Шул ук вакытта аларның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге роле кимеми. Алар тирән хисләргә, назга, сабырлыкка ия, бу исә гаилә учагын саклауда мөһим роль уйный. Авыргазы районының Балыклыкүл авылында яшәүче Гөлнара Хәсәнова да – бәхетле хатын-кызларның берсе, күпкырлы талант иясе үзенең мавыгуларына да вакыт таба, яраткан эше белән дә шөгыльләнә, шул ук вакытта зур һәм тату гаиләсенең җаны, йөрәге дә ул.
Матур туганда
Һөнәре буенча Гөлнара – рәссам-бизәүче. Кечкенәдән рәсем ясау белән мавыга. Ә бу шөгыль аңа, үзе әйтүенчә, әнисеннән күчкән.
– Әнием дә, нәнәем дә кул эшләренә бик оста иде. Нәнәй үзенә бала итәкле күлмәкләр тегә иде. Аңа карап, мин дә тегәргә, бәйләргә, чигәргә өйрәндем. Рәсем төшерергә, нәрсәдер уйлап табарга ярата идем. Шуңа бу һөнәрне сайлаганмындыр инде. Барлык чараларда катнашам. Тормышым төрле-төрле чагу буяулар белән бизәлгән, яраткан эшемне башкарам, бу зур шатлык китерә, – ди ул.
Беренче карашка гына барысы да җиңел һәм гади кебек – алдың, төшердең һәм әзер. Ләкин эштә барысы да башкача. Бу бик җентекле һәм авыр хезмәт – идеясен табарга, эскиз ясарга, аны тукымага төшерергә, кирәк икән – тигезләргә, буярга, урнаштырырга. Конкурсларда, фестивальләрдә булган вакытта, башкаларның эшенә игътибар итә, хәтер сандыгына салып куя. Ә аннан кайткач, уйларын тормышка ашыра башлый. Идея бар икән, нәтиҗәсе үзен озак көттерми, гадәттә. Гөлнара Хәсәнованы еш кына мәдәният йортында күрергә туры килсә дә, ул анда эшләми, бары тик ярдәм итә, күңеле теләгән эшләрне башкара.
– Тормышыбызда матурлык күбрәк булсын, күзләр куансын, күңелебез шатлансын, – ди әңгәмәдәшем.
Ансамбльнең җаны
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Резеда Абдуллина, Гөлзирә Зәбирова һәм Айгөл Әпсәләмова белән берлектә төрле бәйрәмнәргә мәдәният йорты сәхнәсен бизиләр. Әгәр дә ниндидер күргәзмә икән, башлыча, кәгазь һәм буяулар белән эшләргә туры килә. Костюмнар тегәргә кирәк икән, һәркем үз йортыннан тукыма, яисә куллануда булмаган киемнәр, челтәрләр алып килеп, аларга икенче сулыш өрә. Гөлнараның оста куллары, иҗади карашы һәм фантазиясе гади генә әйберләрдән шедевр тудыра.
– Матур итеп бии, моңлы җырлый да ул, – ди мәдәни чаралар оештыручы Резеда Абдуллина. – Гөлнара Рифкать кызы – “Авыл кызлары” үзешчән ансамбле әгъзасы. Бер генә концерт та аннан башка узмый. Ансамбльдәге 8 хатын-кызның барысына да күлмәкләр, калфаклар, алъяпкычлар тегеп бирде. Гомумән, аның ярдәме белән һәрбер номер чагу килеп чыга.
Хәрби хатыны
Тормыш иптәше Илшат – хәрби кеше. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бер оныкалары бар. Ләйлә дә нәнәсенең тегүен, чигүен зур кызыксыну белән күзәтә.
Гаилә башлыгы һөнәре буенча хәрби булгач, Хәсәновлар гомеренең күп өлешен туган якларыннан читтә – төрле гарнизоннарда: Чишмә районының Алкино, Пенза өлкәсе, аннары Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендәге хәрби частьларда үткәргән. Менә инде бишенче ел Илшат махсус хәрби операция зонасында. Ул – прапорщик. Үзенең дивизионында – өлкән техник, техника өчен җаваплы. Алгы сызыкка мөһим әйберләр илтәләр, янган машиналарны чыгаралар, ремонтлыйлар. Яшьләрне үзе белгән эшләрнең барысына да – агач белән эш итәргә дә, электр үткәрергә дә, хәрби күнекмәләргә дә өйрәтә. Хезмәттәшләре арасында иң өлкәне булгач, барысына да “улларым” дип дәшә. Һәрберсе өчен аталарча борчыла ул. Тыныч вакытта да, махсус хәрби операция барышында да дәүләт бүләкләренә лаек булган. Тормыш иптәше, берүзе чит җирдә булмасын өчен, туган Балыклыкүл авылына кайткан.
Кызлары Дилара гаиләсе белән әти-әнисе йортында яшиләр. Ул – флорист, матурлыкны ярата, җыр-биюгә дә өста. Толбазы авылында үзенең чәчәкләр кибете бар. Күптән түгел районда узган һөнәри осталык конкурсында катнашкан. Әнисе дә эшендә ярдәм итә: кәрзиннәр, чәчәкләр өчен вазалар үрә. Уртанчы кызлары Илина да кияүдә, Толбазыда яши. Кече кызлары Алина – Уфа нефть-техник университеты студенты.
Һәм, әлбәттә, Гөлнараның яратып башкарган эшләренең тагын берсе – гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлау, аның кулинар осталыгына хәйран калырлык. Тормышның һәр мизгелен кадерләп яшәгәндә, аны хезмәт, иҗат белән тулыландырганда, гаилә нурлы, бәхетле була, ди Гөлнара Хәсәнова.
Равилә БАРДЫБАЕВА.
Авыргазы районы.