+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
16 Июня , 05:05

Татулыкта — бәрәкәт

Архангель төбәгеннән Лапсиннар һәрвакыт бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, аңлашып яшиләр.

Татулыкта — бәрәкәтТатулыкта — бәрәкәт
Татулыкта — бәрәкәт
Архангель районының Орловка авылында яшәүче күпбалалы Лапсиннар гаиләсе тормыш авырлыкларына бер дә зарланмый. Алар хәләл малны тир түгеп табып, барлыкта-муллыкта яшиләр. Аларның яшәү рәвеше, хезмәтне яратуы һәм бер-берсенә булган мәхәб­бәтләре – тирә-юньдәгеләргә яхшы үрнәк булып тора. Иң мөһиме – балалары да, әти-әни­ләре үрнәгендә кечкенәдән эшкә өйрәнеп, хезмәтнең тәмен һәм ямен тоеп үскән, бүген барысы да шуның татлы җимешләрен татый.

– Безнең гаилә – катнаш һәм күпмилләтле: балаларыбызда татар, чуваш, латыш һәм урыс каны ага, – ди хуҗабикә Светлана Радик кызы.
Зур һәм тату гаилә башлыгы Сергей Викторович – Кызыл Җилем авылы мәктәбендә физкультура укытучысы. Мәгариф өлкәсендә эшләвенә 30 ел тулган. Тормыш иптәшенә һәм балалары өчен ул бар яклап та үрнәк һәм ныклы терәк. Светлана Радик кызының да хезмәт биографиясе урындагы балалар бакчасы белән бәйле – ул күпмедер вакыт тәрбияче булып эшләгән. Штат кыскартылганнан соң, Кызыл Җилем авыл хакимиятендә эшләр идарәчесе булып 2012 елдан бирле хезмәт сала.
Алар икесе дә күпбалалы гаиләләрдә үскән, Сергей алтынчы бала булса, Светлана – өч баланың иң өлкәне. Шуңа үзләре дә зур һәм тату гаилә турында хыяллана. Хыяллары тормышка ашып, өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Өлкәннәре Артем, үз гаиләсен корып, Уфа шәһәрендә яши. Виктор – Уфа тимер юлы транспорты техникумының өченче курс студенты, ә Евгений авиация техникумының 1нче курсын тәмамлый.
Авыл җирендә яшәгәч, үзләренең хуҗалыклары да бар, мал асрыйлар, бакча үстерәләр. Күркәм йортларын да үз көчләре белән салып кергәннәр. Шуңа аның һәр поч­магы, һәр тактасы кадерле аларга. Барлык эшләрне Лапсиннар балалары белән бергә башкара. Кичен бер табын артына җыелу – гаиләдәге иң матур йолаларның берсе: укулары, кызыксынулары, уңышлары турында сөйләшәләр, киләчәккә план коралар – бу инде иң шатлыклы мизгелләрнең берсе. Әти-әни хәзер инде читтә яшәүче балаларын атна саен мул табыннар әзерләп көтеп ала, балаларның туган йортка җыелуы – зур бәйрәм.
Гаиләдә малайлар гына булса да, монда эшне ир-атныкы, хатын-кызныкына бүлү юк. Кем нәрсә булдыра ала, шуны эшли. Берәүләр малларга азык сала, икенчеләр идән юа... Кышкылыкка малларга печәнне дә күмәкләшеп әзерлиләр.
Өлкән Лапсиннар өчен иң мөһиме – балалар белән уртак тел табып, аңлашып яшәү. Алар һәрвакыт балаларының фикерләрен исәпкә алырга тырыша, шул ук вакытта, кайбер очракларда катылык күрсәтергә, таләпчәнрәк тә булырга туры килә. Һәрнәрсәдә чама булырга тиеш, дип исәпли Лапсиннар. Гомумән, балалар – гаиләнең көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр бит. Бүген инде әти-әни үзләре салган изгелек орлыкларының, күркәм тәрбиянең нәтиҗәсен күреп, улларының уңышларына сөенеп, алар өчен бар яклап та үрнәк булып, аңлашып яшиләр. Уллары да аларның сүзеннән чыкмый, әти-әнисенә хөрмәт белән карый, аларның акыллы фикерләрен, тормыш тәҗрибәсен кадерли. Менә шундый күпләргә үрнәк булырлык, бәхетле һәм бик тату гаилә ул Орловкадагы Лапсиннар!


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас