+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 Июня , 04:40

"Ирем һаман үзенә яр эзли"

Безнең халык өчен четрекле тема булса да, язарга булдым. Чөнки җәмгыятьтә бу проблема бар, без аны төрлечә яшерергә генә телибез.

"Ирем һаман үзенә яр эзли""Ирем һаман үзенә яр эзли"
"Ирем һаман үзенә яр эзли"

Ирем намуслы кыз теләде. Аның белән уртак дусларда таныштык, ул мине озата барды. Очраша башладык. Чәчәкләр һәм бүләкләр белән килә иде. "Якынрак" бер-беребезне белгәч, аның кәефе кырылды. "Мин сине тәрбияле кыз, дип уйлаган идем", - диде. Шуннан соң да озак күземә күренмәде. Мин аннан башка бер елдан артык яшәдем, ә аннары тагын очраклы рәвештә дусларда очраштык. Һәм тагын очраша башладык, аннары өйләнештек.

Мөмкинлек булган саен ул миңа мине гыйффәтле кыз булып эләкмәгәнлегемне, димәк, миндә ирләр күп булганлыгын искә төшереп торды (ул шулай уйлый). Мин еладым, миңа дөрес булмаган нәрсәләрне әйтмәскә куштым. Ләкин ул дәвам итте.

Түзәрлегем калмагач, өйдән чыгып киттем, әниемдә кундым. Ә ул чәчәкләр белән килде, гафу үтенде һәм мине яңадан кайтарды. Һәм бу күп тапкырлар шулай кабатланды. Без шулай 7 ел яшәдек, балаларыбыз булмады.

Бер көнне бианайга кунакка килдек һәм ул минем иремә "пычрак" булып эләгүем, һәм минем гаебем белән балаларыбыз юк дигән нотацияләрне барысы алдында укый башлады. Имеш, күп итеп абортлар ясатканмын, күп иртләр белән йөргәнмен. Аның фантазиясе кайный иде. Барлык туганнары да бу теманы белә һәм фикер алыша икән. Мин, сүзсез генә чыгып, иптәш кызым янына киттем. Бер айдан соң аерылышырга гариза бирдем. Ә тагын өч айдан соң миңа бианай шалтыратты һәм аның улы гыйффәтле кызга өйләнергә җыенганын әйтте. Мин рәхәтләнеп көлдем, аңа бәхет теләдем.

Шуннан соң минем эштәге егет миңа очрашырга тәкъдим итте. Мин аңа гыйффәтле кыз түгел дигәч, көлеп: "Моның әһәмияте юк, мин бит сине яратам", - диде. Без өйләнештек, 11 айдан кызыбыз туды, без аны үлеп яратабыз. Ә беренче ирем яңадан аерылышкан һәм тагын ниндидер кыз белән очраша, икән. Без бәхетле яшибез, ә ул үзенә һаман "чиста кыз" эзли.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас