+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
23 Июня , 06:18

Кара тәнле татар килене өздерә!

Пермь крае Сидәш авылында яшәүче Нгамбо исемле килен татарча җырлый да, бии дә.

Кара тәнле татар килене өздерә!Кара тәнле татар килене өздерә!
Кара тәнле татар килене өздерә!

Замбиядә туып үскән кыз ире Марат Дәүләевның туган авылында яши, яшь гаиләдә Ясминә исемле кыз үсә. Шушы көннәрдә ул авыл сабантуена милли киемнән чыккан һәм бик матур итеп татарча биегән. Ире дә милли киемдә булган. Биюне мәйдандагылар да, интернет киңлекләрендә күрүчеләр дә бик ошаткан.

«Сүз юк, ничек лайк куймыйсың. Миңа 69 яшь, шулай бии белмим», «Африка халкы бик талантлы икән», «Нгамбо, сез искиткеч. Гәүдәгез шундый сыгылмалы», «Без, татар кызлары да болай итеп бии белмибез», «Ут кыз, сүз дә юк», «Бу Нгамбо – ире чын өчен чып-чын табыш булган. Сакла син аны, Марат», – дип матур комментарийлар язалар бу видео янында.

Күптән түгел генә гаилә Нгамбоның туган якларында кунакта булып кайткан.

Фото: видеодан скриншот.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас