+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
29 июнь , 10:02

"Әтиме? Хатынмы?"

"10 ел яшәгәч иремнән китәргә булдым".

"Әтиме? Хатынмы?""Әтиме? Хатынмы?"
"Әтиме? Хатынмы?"

Сезнең киңәшегез кирәк.
Моннан бер ай элек мин аерылышырга гариза бирдем. Ирем минем белән килешми. Без 10 ел бергә. Бу вакыт эчендә балалар да, машина да, финанс мендәр дә барлыкка килмәде, аның каравы бик зур кредитка "баттык". Ирем даими рәвештә аның акча, эш белән проблемалары барлыгын һәм бурычларны түләргә кирәклеген әйтте. Мин аңа ышана идем һәм һәрвакыт аңа ярдәм иттем. Аннары ул үзенең хезмәт хакының 80 процентын еллар буе әтисенә биреп барганлыгы ачыкланды. Шул ук вакытта безнең фатирда ремонт юк, җиһазлар иске, берни дә яңартылмаган, чөнки акча җитмәде. Аның каравы, әгәр әти 80 мең сумга суыткыч теләсә - ул сатып алына иде.

Әти 70 яшендә гаиләсеннән китеп, үзеннән күпкә яшьрәк хатын-кызга өйләнгән, ә минем ирем аларның икесен дә караган. Миңа 35 яшь тулгач, мин иремә бала теләгәнемне әйттем. Әтисен спонсорлауны туктатырга, акча җыя башларга һәм инде үз гаиләсе белән шөгыльләнергә тәкъдим иттем. Ул риза булды.

Ләкин соңрак аның бертуган абыйсыннан әтисенә акча бирүен дәвам итүен һәм акча юк дип ялганлавын белдем. Шуннан аерылышырга гариза бирдем дә инде. Хәзер ирем мине коточкыч хатын итеп күрә, чөнки аны үз әтисенә каршы котыртам икән. Әйтегез әле, сез мондый никахта калыр идегезме?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас