

Мин күптән кияүдә, балаларыбыз инде үсеп җитте. Ирем белән тыныч, дустанә мөнәсәбәтләр сакланып калган, ләкин безнең арада чын якынлык күптән юк. Күп очракта без гаилә хакына бергә яшәүне дәвам итәбез. Ирем читкә китеп эшли һәм ярты елга бер генә кайта. Беләм, хәзер сез минем турында начар уйлый башлаячаксыз. Янәсе, ирләребез гаиләсен туендыру өчен читкә китеп эшли, ә без - хатыннар, рәхәтлеккә чыдый алмыйбыз. Әмма минем хәлдә калган хатын-кызлар бик күп. Беләм, мине аңлаучылар җитәрлек булачак. Шуңа да бу хатны язарга булдым.
Ун ел чамасы элек минем тормышымда миннән тугыз яшькә кечерәк ир-ат пәйда булды. Безнең арада көчле хисләр кузгалды. Ләкин мин гаиләдән китәргә батырчылык итмәдем, моңа иремә биргән вәгъдәләрем комачаулады. Шулай итеп безнең мөнәсәбәтләр сер булып калды.
Яраткан кешем озак вакыт барысына да риза иде. Ул хәлне нинди булса, шундый кабул итте. Ләкин күптән түгел ул үз гаиләсен булдырырга һәм әти булырга теләвен белдерде. Күптен түгел аның янында аерылышкан һәм беренче никахтан бала тәрбияләүче хатын пәйда булды. Ул гаилә һәм булачак бала хакына өйләнәчәген әйтә, ә безнең мөнәсәбәтләр янәсе элеккечә калачак.
Акылым белән аңлыйм, аның теләге бик табигый. Кешедән гомер буе көтәргә һәм билгесезлектә яшәргә таләп итәргә ярамый. Ләкин йөрәк бу хәл белән килешергә теләми. Инде бер атна мин аңыма килә алмыйм диярлек, елыйм.
Иң авыры, ул үзе дә миннән аерылырга әзер түгел. Мине ярататуын һәм миннән башка тормышын күз алдына да китерә алмавын әйтә, әмма шул ук вакытта үз гаиләсе һәм балалары булуын тели.
Хәзер мин үземне югалган итеп хис итәм. Әйтерсең, гадәти дөнья бер мизгелдә җимерелде. Алга таба ничек яшәргә һәм нинди карар кабул итәргә икәнен аңламыйм.