+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 Июля , 06:08

"Оныта алмыйм..."

"Ир-егет гомерендә бер тапкыр гына ярата ала, диләр..."

"Оныта алмыйм...""Оныта алмыйм..."
"Оныта алмыйм..."

Сөйгән кызым белән 8 ел очраштык, яшь идек, төрле шәһәрләрдә укыдык. Безнеке кебек мәхәббәтне бер генә китапта да укып булмый. Очрашулар бик сирәк булса да, акылга сыймаслык булды ул. Ул да, мин дә - бер-беребезнең беренче мәхәббәте иде.

Ахмаклык белән аерылыштык, һәркем принципка китте. Бәлки икебез дә бер-беребезне көткәндер, әмма горурлык өстен булды. Нәтиҗәдә - мәңгегә аерылыштык. Аның гаиләсе, балалары бар, Минем дә барысы да бар. Гаиләләребез нык.

Аның белән бернинди контакт та юк. Социаль челтәрләрдә дә, беркайда да. Миндә аның фотосурәтләре дә калмады. Ләкин 17 ел үтте, ә мин аны бөтенләй оныта алмыйм. 17 ел эчендә бер тапкыр да күрешмәдек. Атнага берничә тапкыр төшкә керә. Аның тормышы белән кызыксынмыйм, уртак танышлардан колак чите белән генә нидер ишетеп калам. (Шул рәвешле генә ике тапкыр әни булуын белдем). Эзләп табу һәм кызыксыну максаты юк.

Гомумән алганда, 17 ел узды, ә ул әлегә кадәр җир йөзендәге иң яхшы кеше буларак хәтеремдә. Һәр иртә аның турында уйлаудан башлана, нәкъ шулай тәмамлана.

Миңа нишләргә? Хатыным да бик яхшы кеше. Әмма ул миңа бөтенләй ят кебек...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас