

Гаилә ул – безнең тамырыбыз, канатыбыз, тормыш нигезе. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул. Бу сүзләрне Ялгызкаен авылының иң матур һәм тату гаиләләренең берсе булган Өметбаевлардан ишеттем. Чыннан да, Ләйсән белән Айдар – бер-берсенең күзләренә генә карап торучы соклангыч пар. Алар икесе дә шушы авылда туып-үскән, мәктәптән үк дуслашып йөреп, кавышканнар. Киләчәккә зур өметләр баглап, матур гаилә корганнар.
Бер-бер артлы өч балалары туган. Бүген Алсуга – 16, Җәмилгә – 14, Таһирга – 11 яшь. “Өч өметебез”, – ди алар турыда бәхетле әти-әни.
Мәктәптән соң Ләйсән Стәрлетамакта Мәскәү дәүләт педагогия институты филиалында хокук тарихы белгечлегенә укый. Авылда ул китапханәдә эшләп, декрет ялына киткән. Аннары балалар бакчасына чакырганнар. Ике ел тәрбияче булган, әле өлкән тәрбияче вазыйфасын башкара. Айдар нефть-техник университетын тәмамлагач, озак кына Себердә эшләп йөргән. “Гаиләдән ерак китеп эшләү җиңел түгел. Балаларның үскәнен күрмим, сизмим, авылга кайтып җиләк-җимеш үстерәм диде”, – ди Ләйсән.
Шулай итеп, яшьләр, туганнары белән киңәшләшеп, яңа эш башлый. Авылда үскән кешегә җиләк-җимеш үстерүнең әллә ни яңалыгы юктыр инде аның. Ләкин бу кадәр күләмдә! Өметбаевлар, хуҗалык җитәкчесе Риф Мөэминов белән килешеп, 9 гектар җирне арендага алып, шунда карлыган, кура җиләге, зелпе, бакча җиләге утыртканнар.
Әле өч еллап кына шөгыльләнсәләр дә, нәтиҗәләр бар инде. Үсентеләр, җиләк-җимеш саталар. Авыл кешеләре дә, Стәрлетамак якларыннан да сорап киләләр. Керем әлегә зур булмаса да, чыгымны каплый. Шушы елларда табышка да исәп тота Өметбаевлар.
“Шәхси эшкуар” булып теркәлгән Айдар Өметбаев Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 2 миллион 800 мең сум грант алган. Аларга үсентеләр сатып алынган. Бүген мәйданның 7 гектары утыртылган. 9 гектар җирне әйләндереп алганнар. Ят күзләрдән әлегә үзләре саклый, чөнки яланда үскән җиләк-җимешкә кызыгучы булгалый икән. “Каравылчыга урын юк әлегә. Видеокүзәтү урнаштырдык. Эләгүчеләр бар. Талашып йөрмибез. Үзләренең намусында”, – ди Айдар.
Берничә авыл кешесен эшле иткән алар. Ләкин барыбер иң беренче ярдәмчеләре – балалары. “Мәктәптән кайталар да безнең белән яланга баралар. Әлеге вакытта чүп үләннәренә каршы көрәшәбез. Балалар хезмәт күреп үсә, Эшләп кеше үлми, үзләренә тормышта җиңелрәк булыр”, – ди Ләйсән. Кышын, нигездә, кар тоту, үсентеләр әзерләү белән мәшгульләр. Киләчәктә исә гаилә җиләк-җимешне эшкәртеп сатарга да ниятли.
Ялгызкаенда шундый зур мәйданда җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүчеләр башкача юк әлегә. Ә менә авылдан Себергә йөреп эшләүчеләр байтак. Алар да айлар буе балаларын, гаиләсен күрә алмый интегә. Югыйсә, эшләсәң авылда да эш җитәрлек. Тәвәккәлләп, башларга гына кирәк. Өметбаевлар кебек.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.