+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
6 Июля , 06:02

"Кеше хатыны матур була икән..."

"Хәзер ул минем янда, әмма мин аны яратмыйм..."

"Кеше хатыны матур була икән...""Кеше хатыны матур була икән..."
"Кеше хатыны матур була икән..."

Мин башка ир-егетнең хатынын үземә алдым... Ул миңа беренче күрүдә үк ошады, мин аның артыннан озак йөрдем, ә ул миңа битараф иде. Бик озак тынычлык бирмәде, көн-төн аны гына уйладым. Мин чын-чынлап аның белән авырдым һәм аның минеке булачагын һәрвакыт белә идем. Ул кияүдә һәм аның баласы бар, ләкин бу да мине туктатмады. Һәм нәтиҗәдә ул очрашу билгеләде. Берни дә булмады, без бары тик сөйләштек. Озакламый мин аны тагын бер тапкыр очрашуга чакырдым, аннары тагын. Ә аннары ул ирен һәм баласын калдырып, минем янга күченде. Мин иң бәхетле кеше идем, аның белән минут саен ләззәтләнә идем.

Ләкин соңгы вакытта миңа нидер ошамый башлады. Әйберләре салуы, ашавы, сөйләшүе... Мин моны элек сизми идем. Еш кына төрле сәбәп табып бәйләнә башлыйм. Ул үзе дә мөнәсәбәтләрнең бозылуын аңлый башлады. Мин аны куып чыгара алмыйм, ул минем хакка ирен һәм баласын ташлап китте. Ләкин миңа ялгызым калганда рәхәтрәк, ул минем ачуны китерә. Мин нишләргә дә белмим. Аңа карата мөнәсәбәт ни өчен үзгәргәнен аңлата алмыйм.

Димәк, ул чит ирнеке булганда кирәк, ә хәзер миңа аның белән кызык түгел.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас