

Иремнең җуелмаган смс-хәбәрләренә тап булдым... Мин иремә һәрвакыт ышана идем, без 7 ел бергә. Төрле катлаулы хәлләр, аның авыруы һәм яшәү өчен көрәш, акчасызлык, эшсезлек... Кыенлыклар күп булды, әмма без бергә барысын да җиңдек. Хәзер финанс планында барысы да тәртиптә, икебез дә эшлибез, барысы да җитә. Ике бала тудырдык, ул бик яхшы әти. Балаларны бик ярата, үзенекен генә түгел, читенекен дә. Аралашучан һәм яхшы күңелле.
Күптән түгел ул башка эшкә күчте һәм үзгәрә башлады. Эштә тоткарлана, миңа игътибар итми.
Мин аның планшетын тикшердем, анда хәбәрләрдә язышуның бетерелмәгән тарихы бар иде. Мин аны укыганда артыма егыла яздым. Анда мәхәббәт, очрашулар, интим, төрле сәфәрләр, анда шау-шулы тормыш кайный иде. Мин аңа ышана идем, ә ул миңа хыянәт иткән булып чыга. Укыганнарымның иң куркынычы - бу хатын аннан бала тапкан... Аңарданмы икәнен белмим инде, ләкин ул аңа аңардан дип язган иде. Минем ирем, мин яраткан кеше, ике гаиләгә яши булып чыга. Хәзер миңа нишләргә, алга таба ничек яшәргә? Әгәрбарысын да белгәнемне әйтсәм, ул аның янына китәр дип куркам. Ә анда чын-чынлап мәхәббәт. Ә миңа аның хисләре сүнде инде. Мин аны элеккечә яратам. Балалар әтисез калса, моны аларга соңрак ничек аңлатырмын?