+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 июль , 05:15

Парлы үтсен гомерләр!

Бөре шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган VII Республика фестивале узды

Парлы үтсен гомерләр!Парлы үтсен гомерләр!
Парлы үтсен гомерләр!
Һәрбер йөрәк парлап ярал­ган, диләр. Чыннан да, ничәмә миллион кеше арасыннан үз ярыңны табып, аның белән гомерлеккә язмышыңны бәйләү могҗиза түгелмени?.. Шушы ике кешенең мәхәббәтен тулыландырып, гаиләдә балалар да тугач, бу бәйләнеш кечкенә җәмгыятьне хәтерләтә. Биредә һәркем үз урынында, монда мәхәббәт һәм хөрмәт тантана итә. Нәкъ шундый гаиләләрдә сәламәт, үз-үзенә ышанган, көчле шәхесләр тәрбияләнә. Шуңа да гаиләләрнең иминлеге һәрвакыт игътибар үзәгендә.

8 июльдә Бөре шәһәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тормыш иптәше, “Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Төбәк җитәкчесе истәлекле көн хөрмәтенә оештырылган VII Республика фестиваленең тематик мәйданчыкларында булды. Кунакларны җәлеп итү үзәге, гадәттәгечә, шәһәрнең Октябрь мәйданы булды. Биредә төбәк җитәкчесе Изге Троица кафедраль соборында узган гыйбадәттә катнашты. Аны Уфа һәм Башкортстан митрополиты Филарет үткәрде.

Радий Хәбиров тормыш иптәше белән изге Феврония һәм Петр Муромскийлар һәйкәленә чәчәкләр салды. Исегезгә төшерәбез, скульптураны нәкъ ике ел элек Башкортстан Башлыгы башлангычы белән ачтылар. Монумент урта гасыр көймәсе рәвешендәге постаментта басып торган ирле-хатынлы изгеләр сыныннан гыйбарәт.

Төбәк җитәкчесе ирле-хатынлы Александр һәм Наталья Первушевскихларны – бергә яшәүләренең 50 еллыгы, ә яңа никахлашкан СВОда катнашучы Константин Гребенщиков һәм Карина Дьяконованы гаилә корулары белән котлады. Арытаба республика Башлыгы “Бала туудан алып, гаилә бизнесына кадәр” күргәзмәсен карады. Биредә шәһәрнең медицина-фармацевтика һәм күппрофильле колледжлары, шулай ук Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы җитәкчелеге үзләренең казанышлары турында сөйләде.
Республика модельерлары – бәйрәм мәйданчыгында яңа кием-салым коллекцияләре, ә Башкортстанның тарихи-мәдәни үзәкләре республика халыкларының милли традицияләре белән таныштырды.

Мәгъсүт Бәширов исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары да фестиваль кунакларына үз эшләрен күрсәтте. Тематик экспозицияләрне караганда Куергазы районы вәкилләре Башкортстан Башлыгына “Фестивальле Куергазы” проектын тәкъдим итте, ул 2026 елдан гамәлгә ашырыла. Башлангыч авыл биләмәләренең район хакимияте ярдәме белән оештырылучы бренд чараларын үз эченә ала. Радий Хәбиров урындагы хакимиятләрнең башлангычын уңай бәяләде һәм мондый тәҗрибәне бөтен республикада өйрәнү мөһимлеген билгеләп үтте.
Бөренең үзәк мәйданында төбәк җитәкчесе шулай ук гаиләләр парадында, Башкортстан халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге символы булган зур бәйрәм әйлән-бәйләнендә катнашучыларны сәламләде.

– Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – бәйрәм генә түгел. Ул безнең күпмилләтле илебезне берләштерүче гомум идеягә әйләнде. Шунысы мөһим, елдан-ел без кешеләрдә гаилә кыйммәтләренә игътибарны арттыра барабыз. Чөнки ил өчен катлаулы чорны барыннан да элек туганнарыбызга һәм якыннарыбызга – үз гаиләләребезгә таянып узабыз, – диде Радий Хәбиров.

Чарада бергә озын гомер кичерүче гаиләләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шундый бәхетле парлар арасында Кушнаренко районыннан Лира һәм Рузалим Кадыйровлар да бар. 53 ел кулга-кул тотынышып яшәүче бу парга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Лира Гатиятова Кыйгы районының Колмәт авылында дөньяга килгән. Гаиләдә баш бала булып туган кыз бик максатчан булып үсә. Авыл мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, урыс телен яхшырак белү өчен күрше Чиләбе өлкәсендәге Межевой поселогында укырга теләк белдерә. Үзләре тиешле белем алмаганга, шахтада һәм башка кара эштә хезмәт салган әти-әнисе балаларының теләгенә каршы төшми. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң һөнәр сайлау алдында торган кыз һич икеләнмичә гомерен балалар укытуга багышлау өчен Мәсәгуть педагогия училищесына укырга керә.
Рузалим Кадыйров – сугыш чоры баласы. Фронтта яраланып кайткан әтисенең һәм әнисенең төпчеге – сигезенче бала булып дөньяга килгән ул. Гаилә башлыгы заманына күрә укымышлы була, балаларына да тиешле белем бирергә омтыла. Авыл мәктәбен тик “бишле”ләргә тәмамлаган үсмер авыл хуҗалыгы институтына юллана. Биредә имтиханнарны уңышлы тапшырып, механикалаштыру бүлеге студенты булып китә.
1968 елда укуын тәмамлаган яшь белгечне юллама буенча Төмән өлкәсенә җибәрәләр. Әмма аның күңеле бер дә бу тарафка ятмый. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иткәннән соң, юлламаны үз районына – Бакалыга алыштыралар. Биредә өч ел хезмәт сала, аннары Урта Азиягә барып эшләргә дә өлгерә. Башлы-күзле булырга кирәк дигән ният белән кабат Башкортстанга кайта.

Нәкъ шул чорда училище тәмамлаган Лирага Балтач районына юллама бирәләр. Мәктәптә эшли башлаганчы алда бер ай вакыт була әле. Шул чакта әнисе аңа: “Мин сине укыган кешегә, инженерга кияүгә бирәм”, – ди. Әлбәттә, Лира моны шаяруга ала. Тик 8 июльдә Гатиятовлар бусагасында кодалар пәйда була. Араларында кулына Лираның фотосурәтен тоткан “яшь кода” исеме астында Рузалим үзе була. Әмма кызның фотодагыга караганда да чибәррәк булуын күргәч, егет үзенең ниятләрен ачып сала һәм катгый рәвештә: “Алып китсәм – бүген, юк икән, юк”, – дип әйтеп сала. Ике яктан да өлкәннәр күптән килешеп куйсалар да, мөгаен, алар да егеттән мондый тәвәккәллек көтмәгәндер. Беренче күрүдән мәхәббәт әнә шундый була икән. Шулай итеп, 8 июль Рузалим абый һәм Лира апаның танышкан һәм кавышкан көненә әйләнә.

Яшь гаилә башлыгына бу юлы юлламаны Кушнаренко районының Карача-Елга авылына бирәләр. Энәсе кайда, җебе дә шунда, ди халык. Ләкин бирегә килгәч, башлангыч сыйныфларда Лира апага эш урыны булмавы ачыклана. Нәкъ менә шунда аның урыс телен яхшы белүе ярдәмгә килә – аны урыс теле һәм әдәбиятын укытырга алалар. Яшь мөгаллимәгә тугызынчы сыйныфларны тапшыралар. Әмма монда да сынатмый ул, күңел биреп эшли башлый.
Туган-тумачаң, кардәш-танышың булмаган чит җирдә яши башлавы бер дә җиңелдән булмый яшь парга. “Карача-Елгага килгәндә ятарга урын, утырып ашарга өстәл дә юк иде...” – дип искә ала алар бу көннәрне. Ә, бәлки, шундый кыенлыклар аша узу аларны ныграк берләштергән, чыныктырган, бер-берсенең кадерен белергә өйрәткәндер дә. Аларга ярдәм кулы сузган күршеләренең, дөнья күргән апа-абыйларның шәфкатен, күбесе инде гүр ияләре булса да, әле дә зур ихтирам белән искә алалар.

Карача-Елгага азга гына дип килгән Кадыйровлар гаиләсе бер, ике, ун елдан соң да авылдан китми...
Бәхетле парны тагын да сөендереп, гаиләдә бер-бер артлы 5 бала дөньяга килә. Балаларын да бик ярдәмчел, тырыш, эшсөяр итеп тәрбияли алар.
– Әти-әнинең тәрбиясе ничектер сүз, үгет-нәсыйхәт белән түгел, ә шәхси үрнәк яки ике буын арасындагы күренмәс бәйләнеш аша бирелде кебек. Без барлык эшне бергәләп эшләргә күнектек. Шуның белән әти-әниебез күңелләребезгә туган җанлылык орлыгын сиздерми генә салып, аның тамыр җәеп, ныгуына ирешкәннәр, күрәсең, – ди кызлары Фәйрүзә.

– Әти өйдә сирәк була иде. Коммунист булмаса да, коммунистларча намуслы хезмәт салган, колхозда баш инженер вазыйфасын башкарган әтиебезнең ял белми эшләгәне һәркемдә ихтирам һәм хөрмәт уята. Гадәттә, аның кебек җаваплы, тыйнак кешеләрнең эше җитәкчелек тарафыннан да, халык арасында да “шулай тиеш” дип кабул ителә. Шуңа күрә дә үтә тыйнак әтиемнең дә, әниемнең дә хезмәт юлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән үрелмәгән, – дип сүзгә кушыла уллары Илвар.

Бүген инде 11 онык сөюче бу парга карап, чыннан да, сокланмау мөмкин түгел. Дәүләт бүләген алырга сәхнәгә күтәрелгәндә дә алар кулларын-кулдан ычкындырмады. Әйе, бәлки, яшьлек дәрте инде бераз сүрелгәндер, әмма мәхәббәт яшькә карамый шул.
– Чит районга күченеп килгәч, биредә бер якын кешебез дә юк иде. Әмма бер-беребездә без бар. Ике кеше ялгыз булмый ул. Рузалим – миңа, мин аңа терәк булдык. Нинди генә мәсьәлә булса да, бергә хәл иттек, киңәшләштек. Тормышта төрле хәлләр булды, иң мөһиме – сабырлык кирәк, – ди Лира апа.
Аның сүзен тулыландырып, Рузалим абый: “Һәр авырлыкны бергәләп үткәреп җибәрергә кирәк”, – дип сүзгә кушылды.
Чыннан да, мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык барыннан да өстен. Янәшәләрендә инде үзләре урта яшьне үткән балалары, яшьлек чорына җиткән оныклары булса да, алар бүген дә гаиләнең ныклыгы ике кеше иңендә булуын ачык күрсәтеп тора. Әйе, гомер көзенә парлап керүгә ни җитә!

Гөлия Гәрәева.
Бөре шәһәре.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас