

Алтын туй – еллар сынавын лаеклы үткән олы мәхәббәтнең матур чагылышы. Аскын районының Иске Казанчы авылында яшәүче Мөзәйнә һәм Ришат Сәфетдиновлар да, ихлас сөюләрен кадерләп саклап, ярты гасыр иңгә-иң куеп гомер кичерә. Быел февраль аенда алар алтын туйларын билгеләп үтте.
Тормыш юлын кулга-кул тотынышып узучы, илле ел дәвамында шатлыкны да, сынауларны да бергә бүлешкән Мөзәйнә апа белән Ришат абыйның яшьлек еллары да, хезмәт юллары да, изге гамәлләре дә соклангыч.
Мөзәйнә Мөдәрис кызы Иске Казанчы авылында туып-үсә. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, хезмәт юлын почтальон булып башлый. Нәкъ шул чорда ул булачак тормыш иптәше Ришат белән таныша.
Ришат Нәгыйм улы – Балтач районының Көндәшле авылы егете. Ул Аскындагы “ПМК-19” предприятиесендә тракторчы булып эшләгән. Соңрак аны Иске Казанчы авылындагы “Дружба” совхозына мелиорация эшләрендә катнашу өчен җибәрәләр. Ике яшь йөрәк менә шунда очраша. Очрашулар, аралашулар тора-бара саф мәхәббәткә әверелә. 1975 елда алар никах укыта, ә 1976 елның 23 февралендә рәсми рәвештә гаилә кора.
Мөзәйнә апа озак еллар мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли, үзенең тырышлыгы белән балаларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләүгә өлеш кертә. Соңрак лаеклы ялга чыга. Ришат абый исә тракторчы булып эшли, аннан соң икесе дә совхозда хезмәт сала.
Бәхетле гаиләдә ир белән хатын бер-берсен тулыландыра, дип юкка гына әйтмиләр. Ришат Нәгыйм улы да балачактан хезмәт сөеп үскән, җаваплы, тырыш, көчле рухлы ир-егет булып җитлегә. Көндәшле мәктәбен тәмамлагач, Балтач һөнәрчелек училищесында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Хәрби хезмәтен Мурманск өлкәсендә үтәп кайта.
Сәфетдиновларның тату гаиләсендә биш бала – Рөстәм, Әхнәф, Эльза, Владислав һәм Радик дөньяга килә. Өлкән уллары Рөстәм бүген махсус хәрби операция зонасында ил иминлеге сагында тора. Әхнәф белән Эльза гаиләләре белән Свердловск өлкәсендә яшиләр, балалар үстерәләр. Кызганычка каршы, Мөзәйнә апа белән Ришат абыйга зур кайгы да кичерергә туры килә. Ватан иминлеген саклап хезмәт иткән уллары Владислав махсус хәрби операция зонасында һәлак була. Төпчек уллары Радик бүген әти-әнисе белән яши, аларга һәрьяклап ярдәм итеп тора.
Бүген Мөзәйнә апа белән Ришат абый балалары өчен – кадерле әти-әни, оныклары Гөлфия, Анастасия, Динис, Ильяс һәм Эмиль өчен сөекле дәү әни белән дәү әти. Алар – авыл тормышында үз урыннарын тапкан, хезмәте белән хөрмәт казанган кешеләр.
– Гаилә булып яшәү — зур хезмәт. Озын гомер юлын үткәндә сабырлык та, түземлек тә кирәк, – ди Мөзәйнә Мөдәрис кызы. – Кызганычка каршы, бүген кайбер яшьләр никахка һәм гаилә тормышына бик җиңел карый. Авырлыклар алдында тиз бирешәләр, аерылышырга ашыгалар. Ә бит бергә кичергән сынаулар гаиләне тагын да ныграк берләштерә. Бер-береңнең кадерен белеп, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Иң мөһиме – илләребез тыныч булсын, балалар әти-әни назына төренеп үссен.
Чыннан да, гомер буе пар канат булып яшәү — сирәкләргә генә насыйп була торган зур бәхет. Балалар үсеп җиткән, тормыш үз җаена салынган чорда яшьлек хатирәләрен яңартып, узган юлга сөенеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр.
Бер-берсен күз карашыннан аңлап, саклап-яклап, күпләргә матур үрнәк булып яшәүче әлеге күркәм гаиләгә алдагы көннәрдә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф белән, бүгенгедәй бер-берсенә таяныч һәм терәк булып, тигез, тыныч гомер кичерергә язсын.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Светлана СӘЛМӘНОВА.
Аскын районы.