

8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнде. Президент Указы нигезендә 2022 елдан ул дәүләт бәйрәме статусын алды. Аның максаты булып традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү тора.
Ил Президенты Владимир Путинның гаилә институтына игътибарны юнәлтүе бер дә юкка түгел. Чөнки гаилә аша ил өчен мөһим стратегик бурычлар хәл ителә: демография, илнең тотрыклы үсеше, халыкның мәдәни-әхлакый гореф-гадәтләре саклана. Гамәлдә бу игътибар конкрет адымнарга – гомумдәүләт проектларын эшләтеп җибәрүгә, мәсәлән, “Гаилә” проектын, тематик еллар игълан итүгә, ярдәм чараларын киңәйтүгә этәрә. Бәйрәм көнендә ил күләмендә үрнәкле гаиләләрне тәбрикләүләр дә традициягә кереп бара.
Бу көнне Башкортстан Республикасында “алтын” парлар да, күп балалы гаиләләр дә, хезмәт династияләре дә тантаналы рәвештә җәмәгатьчелек алдында хөрмәтләнде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, бу чаралар традицион гаилә сакланырга тиешлекне, аның җәмгыять өчен кыйммәтле һәм кирәкле институт икәнне аңлатуның бер ысулы булып тора.
Гаилә институтының саклануы дәүләтчелекне саклау белән дә тыгыз бәйләнгән. Гаиләдә тел – димәк, милләт, гореф-гадәтләр – димәк, милли үзенчәлекләр саклана дигән сүз. Ата-бабаларыбыз VIII гасырда ук язып калдырган Орхон-Енисей ташъязмаларында: “Улларым һәм кече туганнарым, халыклар, үзләренең илләрен ныгытучы кабиләләр”, – дигән сүзләр бар. Бу юллардан аңлашылуынча, гаилә һәм нәсел – җәмгыять тотрыклылыгының нигезе, ә өлкәннәрнең бурычы – аны саклау, яшьләргә төшендерү, ә балаларда әти-әнигә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Соңгы 40-50 ел эчендә гаилә институты зур үзгәрешләр кичерде. Бу гаиләдә ир-ат һәм хатын-кыз роленең социаль-психологик процесслар нәтиҗәсендә традицион моделен үзгәртүдә дә күренә. Хатын-кызлар “табыш алучы” функциясен гамәлгә ашыруда активрак катнаша. Статистика мәгълүматлары буенча, Русия гаиләләренең илле процентында шушындый хәл күзәтелә икән. Бу гаиләдә ир-атка карата психологик басымның артуына китерә, аны төшенкелеккә этәрә, ир-ат буларак кимсенү комплексын тудыра. Бу үзеннән-үзе аларның гомер озынлыгына да тәэсир итмичә калмый. “Росстат” мәгълүматлары буенча, 2023 елда Русиядә гомер озынлыгы хатын-кызларда – якынча 78,7 яшь, ир-атларда якынча 68,0 яшь булган. Ягъни аерма 10 елдан артык. 2024 елда гомум тенденция сакланып калган: хатын-кызларда күрсәткеч шул ук дәрәҗәдә – якынча 78,4 яшь, ә ир-атларда бераз кимегән – якынча 67,5 яшь. Галимнәр ир-атларның гомере кыска булуының тагын берничә сәбәбен атый: тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләрне чиктән тыш куллану кебек зарарлы гадәтләр һәм сәламәтлеге турында кайгыртмау, ешрак физик яки психологик авыр һөнәрләр белән мәшгуль булу аркасында җәрәхәтләнү һәм авырулар хәвефе артуда.
Башкортстан Республикасында да хатын-кызлар ир-атлардан озаграк яши. 2023 ел мәгълүматлары буенча, хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы — 78,83 яшь, ә ир-атларныкы 67,67 яшь тәшкил иткән. Аерма — якынча 11 ел булып чыга. Галимнәр республикада ир-атларның гомере кыска булуында гомумрусиягә хас сәбәпләрне атыйлар.
Кавказ республикаларындагы статистикага да тукталып китү урынлы булыр дип уйлыйм. Алар да безнең кебек үк мохиттә һәм шартларда яши:
– Ингушетиядә аерма якынча 6,2 ел тәшкил итә: хатын-кызлар – уртача 85,4 ел, ир-атлар 79,2 ел яши;
– Дагстанда аерма 5,5 яшь: хатын-кызлар якынча – 81,4 яшь, ир-атлар якынча 75,9 яшькә кадәр;
– Чечен Республикасында ир-атлар – 71,5 яшькә, хатын-кызлар 79,5 яшькә кадәр яши.
Кавказ республикаларында чагыштырмача озын гомернең сәбәбен халыкның мәдәни һәм дини традицияләрне саклавында күрәләр. Аларда ир-атлар арасында каты алкогольле эчемлекне һәм тәмәке куллануны тыя торган нормалар таралган — бу күп авырулар барлыкка килү куркынычын турыдан-туры киметә. Аларның актив физик хезмәт белән шөгыльләнүен, экологик чиста азык-төлек белән туклануын икенче урынга куялар. Көчле гаилә һәм кардәшлек элемтәләре өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә, бу да гомер сыйфатына һәм озынлыгына уңай йогынты ясый, ди белгечләр. Ир-атның гаиләдәге роле дә, дин йогынтысы да, болар белән тыгыз бәйләнештә булган икътисад, урбанизация, дәүләт сәясәте дә Кавказ республикаларында гаилә ныклыгына һәм демографиягә йогынты ясый.
Бүгенге көндә Кавказ халыкларының гаиләсе өчен традицион модель – ир-ат гаилә башлыгы, табыш алучы, нәсел саклаучы. Бу чыннан да ул халыклар өчен демографиягә йогынты ясый. Патриархаль модельле гаиләдә ир-ат еш кына балалар саны, аларның туу вакыты турында карар кабул иткәндә төп рольне уйный.
Русиянең үзәк төбәкләрендәге социологик тикшерү мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә гаиләдә бала кирәклеген хатын-кыз хәл итә икән. Абортка бару-бармау мәсьәләсе дә алар кулында. Сораштыруда катнашкан хатын-кызның 3,5 проценты гына ирләренең бала теләмәвен сәбәп итеп күрсәткән, калганнары барысы да туачак баладан котылуны үзләре хәл иткән.
“Интерфакс” агентлыгы хәбәр итүенчә, статистика буенча, хәзерге Русиядә аерылышу инициаторы булып та күпчелек очракта хатын-кыз тора: якынча 70 процент очракта гаризаны хатыннар бирә. Илдә гаиләләрнең таркалу саннары да кызыклы фактларны күрсәтә. Русия империясендә 1897 елда аерылышучылар өйләнешүчеләр санының 0,06 проценты булса, Совет чорында 1926-27 елларда 11 процент тәшкил итә. 1944 елда аерылышу процедурасы катлауландырыла, башта урындагы матбугатта игълан бастырырга кирәк була, аннан соң 2 суд утырышын үтәргә кирәк, шуннан соң гына аерылышу мөмкин була. 1965 елда бу Указ гамәлдән чыгарыла һәм йомшартылып, “Никахны өзү турындагы эшләрне судларда карау тәртибенә кайбер үзгәрешләр турында” дип аталган СССР Югары Советы Президиумының яңа Указы чыга. Указ чыкканчы аерылышучылар саны 360 мең булса, 1966 елда 646 меңгә җитә. ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Русиядә 2023 елда – 415 мең, 2024 елда – 351,8 мең, 2025 елда 299,5 мең гаилә таркалган. Күренүенчә, соңгы ике елда бу саннар кимүгә бара. Октябрь революциясенә кадәрге Русиядә никахларның таркалуы аз булуына христиан һәм Ислам диннәренең дә йогынтысы зур булган, ди белгечләр. Чөнки дин һәрбер кылган гамәлебездә, шулай ук гаилә коруда да, җаваплылык сорый. Син өйләнгәнсең, кияүгә чыккансың икән, гаиләң алдында җаваплы. Ир дә, хатын да үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта алмый, чөнки балалары бар. Үзеңнең рәхәт яшәвең турында гына уйлый алмыйсың, балаларыңның язмышы, аларны укытып, тормышта үз урыннарын таба алырлык итеп, тулы гаиләдә тәрбияләү – беренче, ирең, хатының белән мөнәсәбәтләр икенче планга күчә.
Миңа бәләкәй чактан ук биш балалы бер гаилә таныш. Әти-әниләре колхозда эшләделәр. Әниләре – алдынгы, мактаулы сыер савучы. Әтиләре малчылык тармагында эшли. Ләкин әтиләренең айнык чагын хәтерләмим. Кайтып тавыш куптарган, өйдән барысын да куып чыгарган, хатыны һәм балалары күршеләрдә кунган чаклар да күп булды. Ләкин ул балаларның мин бервакытта да әтиләре турында начар сүз әйткәннәрен, хатынының аерылышу турында сүз кузгатканын ишетмәдем. Балалары үсә төшкәч, әтиләре дә акылга утырды. Балаларын тормышта үз урыннарын табарлык итеп тәрбияләделәр, хәзер төп йортка ел саен барлык балалары да җыелышып, Коръән табыны оештырып, әти-әниләрен хөрмәт белән искә ала. Гади генә җиде сыйныф белемле колхозчылар гаиләсен саклау һәм балаларының киләчәге, аларга дөрес тәрбия бирер өчен барысын да арткы планга куйганнар, аерым-аерым тыныч яшәү турында уйлап та карамаганнар. Сабыр төбе – сары алтын, дигәннәре шул буладыр инде. Балаларының ел саен төп йортка җыелуы да зур мәгънәгә ия бит. Алар шуны аңларлык тәрбия алганнар дигән сүз. Хәзерге яшьләрнең, берничә ел бергә яшәгәннән соң, характерлар туры килмәгәнгә аерылыштык, дип әйтүенә кайчакта аптырап та куясың. Характер туры килмәгән икән, бала туганчы никахны таркату хәерлерәк түгел микән?
Тагын бер гыйбрәтле тарихны әйтми кала алмыйм. Бу да, бәлки, яшьләр өчен ниндидер сабак булыр. Минем еракай, әнкәйнең әнисе, 31 яшендә өч бала белән тол калган. Ул бик дини нәселдән иде, әтисе авыл мәдрәсәсендә укыткан, үзе дә үлгәнче намазлыктан төшмәде. Ерак бабай 1941 елда Бөек Ватан сугышына киткән, шуннан хәбәрсез югалды, дигән хәбәр генә килгән. Еракай гомеренең ахырына кадәр аның кайтырына ышанып яшәде. Чөнки һәлак булды дигән хәбәр килмәгән бит. Минем аннан ни өчен кияүгә чыкмавы турында сорашканым да булды. Ул миңа: “Кайтып керсә, ни йөзем белән аңа карармын”, дип җавап бирә иде. Тагын өстәп, “Без аның белән теге дөньяда барыбер очрашачакбыз бит, ирем алдында йөзем якты булачак, Ходай шаһит, гөнаһым юк”, – диде. Менә бу аның гаиләсе, ире, Ходай алдында җаваплылыгы турында сөйли дә инде.
Мине гәзит укучылар патриархаль җәмгыять системасын пропагандалый дип уйларга да мөмкиннәр. Боларны язуның сәбәбе башкада – җәмгыятьтә, гаиләдә ир-атның, әтинең ролен күтәрергә кирәклегеннән язылган уйлар болар. Моңа хатын-кызларыбыз да каршы булмас. Гаиләдә патриархатлык хөкем сөрә дигәндә, кайберәүләр кулына каеш чыбыркы тоткан явыз ир-атны күз алдына китерә кебек. Бу бер дә алай түгел, патриархатлык ул – гаиләдә әти яки өлкән яшьтәге башка ир-атның сүзен тыңлап, аны хөрмәтләп яшәү дигәнне аңлата. Кулында чыбыркы дигәннән, бүгенге көндә ул булса да, яшь буынны тәрбияләгәндә комачауламас иде. Бәлки, ул чыбыркы әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәтләргә, халкыбызның гореф-гадәтләрен санга сугарга этәрер, телебезне саклау юлында колеядан чыгып китмәскә кызыл ут яндырган бер светофор кебек булыр иде. Без үскәндә әтинең тал чыбыгы һәрчак түшәм ярыгында торды. Ләкин ул бервакытта да урыныннан кузгалмады. Без кирәгеннән артык шуклана башласак, әни шул чыбыкка төртеп күрсәтеп, әтиегез кайткач, тәрбия чарасын күрер, дип кисәтеп кенә куяр иде. Шул бер кисәтүдән без барысын да аңлый идек. ХI гасырның төрки шагыйре Йосыф Баласагуни үзенең “Котадгу белек” (“Бәхеткә китерүче гыйлем”) поэмасында ир баланы тәрбияләү турында болай дип яза:
Ата углын тотса яшьтән үк кулда
Үсеп җиткәч, шатлык күрер углындан.
Углыңны кырыс тот, и ата кеше,
Соңыннан булмасын синнән көлүче.
Булачак гаилә башлыгының да бала чагы гаиләдә тәрбия, әти-әнисеннән үрнәк алып үтә бит. Үзе дә гаилә кора. Үзенең гаиләсе белән төп йортта әти-әнисе хөрмәтенә туганнары белән Коръән табыны җыя икән, бу ир-атның халкыбыз, нәселе гореф-гадәтләренә тугрылыклы һәм дини каркасы ныклы булуын да аңлата. Ләкин бу аның динилеге турында сөйләми. Монысы мөһим дә түгел. Үзенең кече ватанында төрле чорларда яшәгән нәселен искә алу чарасы аның балалары өчен дә кирәк. Алар да шуны күреп, әти-әниләре үрнәгендә тормышын дәвам итәр. Ир-атка үзен ныклы гаилә башлыгы итеп тою өчен, әлбәттә, бу гына җитми. Ата-анасы аңа тиешле һәм дөрес тәрбия биреп үстергән икән, аның хатыны, балалары алдында абруе булсын өчен, гаиләсен тәэмин итәрлек икътисади шартларның, эш урыннарының, социаль гарантияләрнең булуы да мөһим. Димәк, үзенә кирәк базаны ир-ат үзе төзергә тиеш, әмма бу база тотрыклы булсын өчен уңайлы тышкы шартлар булуы кирәк: тотрыклы дәүләт, икътисадның көйләнеп алга китүе, шулай ук гаилә эчендә бер-береңне аңлау атмосферасы. Шул вакытта гына гаилә гармонияле үсеш алачак.
Сүземне 8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтү турындагы Президент Указы белән башлаган идем. Бәйрәм датасы православие динендә гаилә һәм никахны яклаучылар булып саналган изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлеге белән бәйле. Аларның тарихы XVI гасырда иҗат ителгән “Петр һәм Феврония Муромскийлар турында повесть”тан билгеле. Риваять буенча, кенәз Петр крестьян кызы Феврония аркасында хроник йогышлы авыруыннан савыккан. Боярларның каршы булуына карамастан, аңа өйләнгән һәм алар бергә авыр сынаулар үткән. Картлык көннәрендә Петр белән Феврония монастырьга китәләр һәм бер көнне – 1228 елның 8 июлендә вафат булалар. Бәйрәмнең төп символы булып ромашка санала. Бу кыр чәчәге хисләрнең сафлыгы, назлылыгы һәм ихласлыгы белән ассоциацияләнә. Ак таҗлар – уй-фикерләрнең сафлыгын, ә сары үзәк йорт учагын, җылылыкны һәм кояшны гәүдәләндерә. Социологик тикшеренүләр бүгенге гаиләнең төрле авырлыклар белән очрашуын дәлилли, әмма ромашка безне иң мөһим нәрсәгә өйрәтә: чүп үләне белән тулы басуда да ул яктылыкка тартыла, матур булып үсә. Уй-фикерләрнең чисталыгы һәм туган йортның җылысы — ул гаиләгә теләсә нинди сынауларны узарга ярдәм итәчәк компас булып тора. Ир-ат гаиләнең ышанычлы хуҗасы ролен үз өстенә алганда, хатыны аның ныклы терәге булганда, гаилә нигезе чын-чынлап какшамас булачак.
Фаил Фәтхетдинов,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.