Мөгаен, тормышта әти-әниләрдән дә зирәгрәк укытучылар юктыр. Аларның сабаклары дәреслекләргә язылмый, ә балаларының ак кәгазьдәй саф күңелләренә уела, алар безнең белән мәңгегә калалар, холкыбызның, гамәлләребезнең һәм кешеләргә мөнәсәбәтебезнең аерылгысыз бер өлешенә әвереләләр. Безнең әти белән әниебезнең һөнәрләре төрле булса да, ниндидер дәрәҗәдә аваздаш: әти бар гомерен аграр тармакка багышлады, икмәк үстерде, туган илебезнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертте, әни укытучы, Ватаныбыз өчен файдалы шәхесләр тәрбияләде. Берсе басуда буразналар калдырса, икенчесе шәкертләренең йөрәгенә изгелек орлыклары салды.
Әтиебез Әсгать Әхнәф улы Ганиев Бүздәк районы Түреш авылында туып-үскән. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, 1970 елда аттестатка ия булгач, механизатор һөнәрен үзләштергән. 1971 елда армия хезмәтенә алынган. Ул заманында илебезнең Стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләрендә (РВСН) намус белән хезмәт иткән кеше.
— Ярты ел Переславль-Залесский шәһәрендә хәрби уку үттек, — дип сөйли ул. — Биредә илебезнең стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләре өчен элемтәчеләр әзерли иделәр. Укуларыбыз тәмамланып, имтиханнар тапшыргач, безне Казахстанның Тургай өлкәсендәге Державинск шәһәренә җибәрделәр. Монда континентара ракеталар дивизиясе урнашкан иде.
Әсгать Әхнәф улы ике ел хәрби хезмәттә була. Батыр һәм зирәк, зур уңышларга ирешүче солдат “Совет Армиясе отличнигы” дигән югары исемгә һәм күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек була. Сәләтле егеткә элемтәчеләр ротасы белән идарә итүне ышанып тапшыралар. Ул, әлбәттә, сынатмый. Әти-әнисенә командирлары, шундый үрнәкле ул үстергәннәре өчен, рәхмәт хатлары җибәрә.
Хәрби хезмәттән Әсгать Әхнәф улы 1973 елда кайта. Кызганычка каршы, ул армиядә вакытта әтисе фани дөньяны калдырып китә. Егет туган авылында электрик булып хезмәт юлын башлый. Укуга бик сәләтле булса да, кайбер яшьтәшләре кебек шәһәргә юл тоту турында уйламый, беренчедән, әнисе авылда ялгыз кала, икенчедән үзе дә туган яктан башка язмышын күз алдына китерә алмый. Тиздән ул да әтисе кебек, туган як басуларында иген үстерә башлый, озак еллар механизатор булып эшли.
Әниебез Флүрә Бәхтулла кызын Түреш урта мәктәбенә юллама белән эшкә тәгаенлиләр. Зәңгәр күзле матур укытучы кыз белән сабантуйлар батыры Әсгать бер күрүдән бер-берсен үз итә, гөрләтеп туй ясап, күркәм гаилә корып җибәрәләр.
Әтинең эш көне таң сарысыннан ук башланып, басуларны эңгер-меңгер каплагач кына тәмамлана иде. Әмма ничек кенә эше тыгыз булмасын, ул безнең белән аралашырга, хәлләребезне сорашырга вакыт таба белде. Без аның җиргә нинди зур хөрмәт белән каравын күреп, аңлап үстек. Аңардан без иң зур кыйммәтләргә – намуслы булырга, авыр эштән курыкмаска һәм беркайчан да җиңел юллар эзләмәскә өйрәндек. Аның бөтен тормышы кешенең чын байлыгы яхшы исеме, хезмәт сөючәнлеге икәнлегенең иң яхшы үрнәге.
Бүгенгедәй хәтердә: без бәләкәй чакларда, әле күмәк хуҗалыклар аягында ныклы басып торганда, игенчеләр зур хезмәт дәрте, ярыш чәме белән эшли иде. Иң алдынгы игенченең “тимер аты”на махсус кызыл флаг кадау кебек күркәм йола да яшәде. Бу күчмә флаг яз, җәй, көз буе әтинең тракторы түбәсендә җилфердәве белән без, балалары, бик горурлана идек. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук энебез Айрат әтинең трактор кабинасыннан төшмәде. Туңга сөрү мәлендә ул көндезләрен, әти төннәрен җир эшкәрткән чаклары да булды хәтта. Ул заманнарда хәвефсезлек техникасын тәэмин итүгә игътибар җитеп бетмәгәндер инде – бүген шуны уйлап таң калып утырам: балигълык яшенә җитмәгән бала трактор белән үзаллы идарә итсен әле! Аллаһка шөкер, андый-мондый бәла-казалар булмады. Ә авылда ул заманнарда үсмер балаларның җәйге каникуллар чорында әти-әнисе янында эшләп йөрүе гадәти күренеш иде. Яшәлгән еллар биеклегеннән шундый нәтиҗәгә киләм: хезмәт тәрбиясе алып, чыныгып үскән авыл балалары тормыш авырлыклары алдында югалып калмаган бит, яшьтәшләребезнең барысы да диярлек бу кояш астында үз урынын тапкан, җәмгыятькә кирәкле, файдалы шәхесләр булып җитешкән.
Күп еллар әти терлекчелек өлкәсендә дә хезмәт салды – ферма мөдире булды. Әлеге коллектив аның җитәкчелегендә районда гына түгел, республикада алдынгылыкка чыкты. Зур оештыру сәләтеннән тыш, кешелекле, ярдәмчел булуы өчен аны хезмәттәшләре бик ихтирам итте. Үзенә ышанып тапшырылган коллективны бердәмләштерү максатында, әтиебез төрле истәлекле бәйрәмнәрне бергәләп терлекчеләр йортында үткәрүне матур традициягә әйләндерде: авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә алдынгыларга бүләкләр тапшырылды, Яңа ел, Ватанны саклаучылар, 8 март бәйрәмнәрендә әниебезнең тел йотарлык бәлешләре дә терлекчеләрнең табын түренә менеп кунаклый иде. Ул елларда мәктәпне тәмамлаган егетләр һәм кызлар бер ел күмәк хуҗалыкта эшләп китү тәртибе дә керде.
Арытаба машина-трактор остаханәсе мөдире, хуҗалыкның баш инженеры вазыйфаларын башкарды әти. Лаеклы ялга чыгар алдыннан “Башкирская” МТСында менеджер булды. Кайда гына хезмәт салса да, һәрчак үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаруы, эш өчен януы, кешеләргә ярдәмчел булуы белән аерылып торды.
Әни дә үз һөнәренә мөкиббән иде. Ул балаларны укырга һәм язарга гына түгел, бәлки, игелекле, гадел, ярдәмчел булырга да өйрәтте. Шул ук сыйфатларны бездә дә тәрбияләде. Без аның укучыларына никадәр мәхәббәт, сабырлык һәм җан җылысы биргәнен күреп көнләшеп тә куя идек хәтта. Мин биш яшьлек чагымда ук аңа ияреп мәктәпкә барганымны, дәресләрдә утырганымны бүгенгедәй яхшы хәтерлим. “И, кайчан гына алты яшем тулыр да, мин дә матур портфель тотып, көн дә мәктәпкә йөри башлармын инде”, — дип уйлаганым истә калган. Укытучының эше өенә дә ияреп кайта, әни кичләрен, без инде йокларга яткач, өем-өем дәфтәрләр тикшереп утыра, алдагы көнгә план яза иде. Тик ул беркайчан да зарланмады, җәйләрен мәктәп янындагы ял һәм хезмәт лагеренда да эшләде, агитаторлык вазыйфаларын да (ул вакытта укытучыларның шундый йөкләмәләре дә бар иде) җиренә җиткереп үтәде. Хәтта бүген дә, лаеклы ялда булганда да, кайчандыр хәреф танырга өйрәткән укучылары әнине онытмый, җәйләрен авылга ялга кайткан арада вакыт табып, чәчәкләр күтәреп өйгә киләләр. Әни аларның һәркайсысын бик сөенеп каршы ала, йөгереп кенә чәй табыны әзерли, бу очрашулардан соң укучыларының уңышлары хакында безгә дә шатланып сөйли.
Әти-әнидән без гади, ләкин бик мөһим хакыйкатьне үзләштердек: адәм баласын байлык та, югары дәрәҗәле вазыйфалар да түгел, ә намуслылык, инсафлылык һәм кешелеклелек бәхетле итә. Алар безне һәр көнгә рәхмәтле булып яшәргә, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга өйрәтте. Аларның сүзләре хәлиткеч минутларда искә төшә, киңәшләре дөрес карарлар кабул итәргә этәргеч була.
Еллар узды, авылда да хәзер халык шәһәрдәге кебек бөтен уңайлыклары булган өйләрдә яши. Ә без бәләкәй чакларда йортларга әле зәңгәр ягулык кермәгән, аларны утын, күмер ягып җылыталар иде. Әти-әни ничек өлгергәннәрдер барысына да: иртән иртүк, без йокыдан уянганчы, өй инде җылытылган, ризык әзер булды. Иртәнге ашны ашарга утырганчы әни сыерны савып, каймагын аерткан, кош-кортын караган була иде. Аннан сеңлем белән минем чәчләребезне толымлап үрә, бергәләп мәктәпкә чыгып китә идек. Бераз үсә төшкәч, без дә, әлбәттә, кул арасына керә башладык, сыер саварга да, су ташырга да, бакчада чүп утарга да маһирлаштык. Ул чакларда атнага бер генә көн – якшәмбе генә ял иде бит. Шул бер көнне кер юарга да, кунаклар чакырырга да, мал чалу өмәләрен һәм башка зур чараларны үткәрергә дә өлгерде халык. Ә әтинең ял көннәре җәйләрен, көзләрен бөтенләй юк диярлек иде инде. Шуңа карамастан, йортыбызда, ихата, каралты-курабызда һәрчак тәртип хөкем сөрде.
Бүген әти-әни хаклы ялда, әмма кул кушырып утыруны күз алдына да китермиләр. Чәчләре чаларып, хәрәкәтләре салмаклана төшсә дә, дөньяларын гөл итеп тотарга тырышалар, әле дә кош-корт, мал-туар асрыйлар, җәйге челләдә тирләп-пешеп печән әзерлиләр. Ә ихатабыз, бакчабызда әнинең үстергән аллы-гөлле чәчәкләрен күргән кеше соклануын белдерми түзә алмый.
Әти-әни туган авылыбызның иҗтимагый тормышында катнашырга да вакыт таба, махсус хәрби операциядәге яугирләргә гуманитар йөкләр җыюга да үз өлешен кертә.
Быел кадерле кешеләребезнең бергә гомер итүләренә ярты гасыр тулды. Бу зур бәйрәмне балалары, оныклары, дус-ишләре җыелып, бик матур итеп үткәрдек. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы юлдаш булсын аларга!
...Балачагымны искә төшергәндә, күз алдымда туган йортыбыз пәйда була. Иртә таң. Әле кояш чыгып та өлгермәгән, әти эшкә җыена, әни плитә янында кайнаша. Өйгә хуш исле чәй, коймак исе таралган. Шундый тыныч, шундый рәхәт биредә!
Балачакның якты хатирәләре безнең гомерлек эчке таянычыбыз, ди психологлар. Әйе, бу бәхетле мизгелләр бүген дә безнең белән. Инде күп еллар узып, үзебез әти-әни булсак та, туган йортыбызда без яңадан шул матур мәлгә әйләнеп кайткандай булабыз. Анда безне һәрвакыт көтәләр, анда һәрвакыт җылы.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Рәсемдә: Ганиевлар.
Автор фотосы.