

Резидәне «бизәнми, матур киенми» дип тәнкыйтьләүчеләр бар. Әмма Резидә дә, Фирдүс тә моңа көлеп кенә карый, теманы, шаяртып, социаль челтәрләрдә бик еш күтәрә.
Бу көннәрдә исә Резидә, ниндидер бәйрәмгә барыр алдыннан, үзенең образын бик нык үзгәрткән. Фирдүс исә аны видеога төшереп алган. «Дуслар, менә хатынга колхозча киенә дип әйттегез дә, бозылды… Әнә үкчәле туфлиләр киеп куйган», – ди ул аңа.
«Модница ял итәргә китте», – дип елмая аңа хатыны.
«Менә шулай, хатынсыз калам мин», – дип борчылуын белдергән Тямай.
«Кайтам мин, кайтам», – дип көлгән һәм тынычландырырга ашыккан аны Резидәсе.
Язылучылар Фирдүснең хатынына сокланып бик күп комментарийлар калдырган.
Фото: видеодан скриншот.