

Җырчы Фирдүс Тямаев 13 ел яшәгән хатыны Резидәгә тәкъдим ясаган.
Аның чыгышыннан соң Фирдүс сәхнәгә бер кәрзин розалар һәм кыйммәтле йөзек белән менеп, каршына тезләнгән һәм аны гомере буе яратырга сүз биргән.
«Мин 2013 елда тормышымны Резидә белән бәйләргә булдым. Ул вакытта кесәмдә бер тиен дә акчам юк иде. Ләкин минем тезләнеп аңа тәкъдим ясыйсым бик тә килде. Әмма лаеклы итеп кулын сорый алмадым.
15 ел алып баручы булып эшләү дәверендә мин сөйгәннәренә тәкъдим ясаучылардан ак көнләшү белән көнләшә идем.
Ләкин, бу адымны ясарга беркайчан да соң түгел. Ниһаять, мин 13 ел элек ясарга тиешле эшне эшләдем. Бурычымны үтәдем.
Хөрмәтле ир-атлар, сөйгәнегезнең елмаюын күрергә беркайчан да соң түгел. Яратыгыз һәм яратылыгыз.
Гаилә - Аллаһы Тәгәләнең бик зур бүләге. Аны кадерләп сакларга кирәк», - дип язган җырчы.
Фото: видеодан скриншот.