

Бу хакта пар үз социаль челтәрләрендә хәбәр иткән һәм бала тудыру йортыннан матур кадрлар белән уртаклашкан. Артистлар әлегә сабыйның исемен әйтми.
Ришат белән Алия ике яшьлек улы Алимне тәрбияли. Икенче малай 8 августта дөньяга килгән. Башка нечкәлекләр әлегә хәбәр ителми.
Гаиләдә тулылану көтелүе турында Алия Төхфәтуллина 16 апрельдә хәбәр итте. Казанда аның сольный концерты вакытында җырчының сәхнәдә хәле начарлана, һәм концертны аның ире тәмамлый. Шуннан соң җырчы районнарда концертларын туктатырга мәҗбүр була, ә соңрак пар бала көтүләре турында хәбәр итә. Алия сүзләренчә, Ришат балаларны бик ярата, икенче бала турындагы хәбәр тормыш иптәшенә Яңа ел бүләге булган.