+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
17 Августа , 07:21

"Иремнең элекке хатыныннан ничек котылырга?"

"Өчәү яшәгән сыман..."

"Иремнең элекке хатыныннан ничек котылырга?""Иремнең элекке хатыныннан ничек котылырга?"
"Иремнең элекке хатыныннан ничек котылырга?"

Мин — иремнең икенче хатыны. Беренче хатыны белән без танышканчы ук аерылганнар иде. Иремнән сәбәбен сорасам: «Шулай килеп чыкты инде», — ди. Бер уртак кызлары бар. Кызлары безгә килеп йөри, моңа бер каршылыгым юк, матур аралашабыз. Ә менә элекке хатыны нервны ашый.

Аерылганнарына сигез елдан күбрәк. Һаман да иремнең туганнары белән аралаша. Ярый, аралашсын, дим. Кунакларга килеп утыра! Ирем, мин һәм аның элекке хатыны — бер өстәл артында утырабыз. Миңа кыен. Үзен килен кебек тота. Олылар икебезгә дә «килен» дип эндәшә. Икебез дә әйләнеп карыйбыз. Алай булмый бит.

Бианама әйтсәм: «Нишлим соң? Шырпы кебек ябешә бит. Куыйммы мин аны? Уңайсыз бит», — ди. Ә миңа ничек авыр!

Кунакларда һаман да хатыны кебек аның белән сөйләшә. Иремә: «Син нык майлыны ашама, ярамый, күп эчмә, иртән эшкә тора алмассың», — дип акыл өйрәтә. Соң, аерылгансың бит инде, әнә кит тә бар. Хәзер алар синең туганнарың, гаиләң түгел, сиңа ят кешеләр бит! Кайвакыт, чыннан да, аның белән бергә яшәгән кебек булам. Әзрәк горурлык та кирәк бит!

Аноним.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас