

Иремнең биш ел ике гаиләгә яшәвен һәм анда инде бала үсеп килүен белдем. Минем өчен бу шок булды, тулысынча инкарь итүдән алып психотерапевтта кабул итүгә кадәр барлык стадияләрне уздым. Ә ул чәчәк тотып өч тапкыр килде дә шуның белән бетте. Тынычлан, гафу ит тә элеккечә яшәрбез, ди! Әйтерсең, ул бер чынаяк кына ваткан, тормышымны җимергәнен аңламый да.
Иң начары, бөтен гаиләне мин тарттым. Башта аның хезмәт хакы бик кечкенә иде, ул бернәрсәгә дә җитми иде, һәм мин аңа даими рәвештә үз акчамны биреп тора идем. Аннары аның предприятиесе кыскартуга эләкте һәм аны урамга куып чыгардылар. Ә яңа эш эзләргә ул ашыкмый, базарда тәкъдим ителгән тиеннәр өчен ул җир сөрергә җыенмыйм, ди.
Өйдә бармакка бармакка сукмый, андагы мәшәкать ирләр эше түгел, дип белдерә. Нәтиҗәдә ул минем муенымда утыра, ә мин бишкә ярылам. Хәзер кибетләрдә бәяләр даими күтәрелә, ә азык-төлек салынган пакет кечерәя бара. Бер минем хезмәт хакым тиздән ризыкка һәм счетларга да җитми башлаячак.
Мин бик арыдым. Шундый авыр вакытта ярдәм итәр өчен бармагын да селкетә алмаган олы ирне тартып арыдым. Әйтегез әле, бу хәлдән ничек чыгарга?