

“Авыл бетә… Яшьләр китә…” Бу сүзләрне соңгы елларда еш ишетергә туры килә. Әмма авыл тормышына игътибар белән күз салсаң, бөтенләй икенче күренеш ачыла. Бер авылда буш йортлар күбәя, мәктәпләрдә укучылар саны кими. Икенчесендә яңа йортлар калка, яшь гаиләләр төпләнә, фермер хуҗалыклары киңәя, балалар мәйданчыкларында сабыйлар көлүе яңгырый.
Димәк, бүген төп мәсьәлә авылның картаюында гына түгел. Ни өчен бер авыл кешеләрен югалта, ә икенчесе үсеш ала? Авылның киләчәген нәрсә билгели? Бу сорауга җавапны республикадагы демографик вәзгыятьтән һәм Илеш районыннан эзләп карыйк.
Саннар уйландыра
Башкортстан Русиядә авыл халкы иң күп яшәгән төбәкләрнең берсе булып кала. Республикада 4 миллионнан артык кеше яши, шуларның якынча 1,5 миллионы, ягъни 37,4 проценты, авыл җирендә гомер кичерә.
Шул ук вакытта демографик күрсәткечләр уйланырга мәҗбүр итә. Соңгы елларда авыл халкы 32 меңнән артык кешегә кимегән. Авылларда өлкән яшьтәгеләр өлеше дә шәһәрдәгегә караганда югарырак булып кала.
Ләкин бу авылның киләчәге юк дигән сүз түгел. Киресенчә, соңгы елларда республикада яшь белгечләрне авылга җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры”, максатлы укыту, авыл территорияләрен комплекслы үстерү программалары шул максатка хезмәт итә. 2025 елда гына әлеге программалар буенча – 129 медицина хезмәткәренә, ә “Кече медицина оешмалары өчен табиблар” программасы буенча тагын 49 белгечкә дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Башка юнәлешләр дә авылга яшьләрне җәлеп итә. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы эшчәннәренә ярдәм күрсәтелә. Димәк, бүген төп мәсьәлә яшьләрне авылда калуга чакыруда гына түгел. Аларны биредә озак елларга калдыра алырлык шартлар тудыру күпкә мөһимрәк.
Илештә ничек?
Республика буенча статистика авыл халкының кимүен күрсәтсә дә, һәр районның үз йөзе, үз тәҗрибәсе бар. Илеш районы – шуның ачык мисалы.
Район республикада авыл хуҗалыгы буенча алдынгылар сафында бара. Биредә ел саен мул уңыш үстерелә, терлекчелек тармагы ныгый, заманча техника кайта, фермер хуҗалыклары киңәя. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында йөзләгән кеше хезмәт куя.
Шулай да авылның киләчәге игенче белән терлекче генә түгел. Табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, эшкуарлар да аның киләчәген билгели. Аларсыз авыл тормышын күз алдына китерү мөмкин түгел.
Авыл хуҗалыгы тармагына яшь кадрларны җәлеп итү өчен нәтиҗәле тәҗрибә дә бар. Районда дәүләт программалары һәм эш бирүчеләр ярдәме белән яшь белгечләр өчен йортлар төзелә. Берничә ел эшләгәннән соң алар әлеге йортны ташламалы шартларда үз милке итеп рәсмиләштерә ала. Бу механизм авыл хуҗалыгы тармагында кадрларны саклап калуда нәтиҗәле эшли.
Әмма шул ук вакытта илдә табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре кебек авыл өчен әһәмиятле башка белгечләрнең күбесе мондый мөмкинлектән мәхрүм. Әгәр шундый ук нәтиҗәле торак программалары башка тармакларда да эшләсә, авылда төпләнеп калырга теләүчеләр тагын да күбрәк булыр иде.
Безнең тарих
Статистика гомум картинаны күрсәтә. Әмма һәр сан артында кеше язмышы тора.
Безнең гаилә дә биш ел элек Уфадан Илеш районына күченеп килде. Тормыш иптәшем – балалар табибы. Районга ул “Авыл табибы” программасы буенча эшкә килде. Дәүләт ярдәме, тотрыклы хезмәт хакы һәм яшәп торырга хезмәт фатиры яшь гаилә өчен ныклы терәк булды.
Башта бу күченүне вакытлыча дип кабул иткән идек. Әмма биш ел эчендә карашыбыз үзгәрде. Илеш районы безнең өчен эш урыны гына түгел, тормышыбызны бәйли алырлык төбәккә әверелде.
Балалар бакчасына урын эзләп йөрисе булмады. Кызларыбыз төрле түгәрәкләргә йөри. Иҗат, спорт, музыка – мөмкинлекләр җитәрлек. Иң мөһиме – аларның күпчелеге, шәһәрдәгегә караганда арзанрак булса да, сыйфаты буенча һич кенә дә калышмый.
Без генә түгел. “Авыл табибы” программасы буенча килгән танышларыбыз арасында инде 7-8 елдан артык районда эшләүчеләр дә шактый. Аларның да күбесе шәһәргә кайтырга ашыкмый.
Йорт алырга мөмкинме?
Шулай да торак яшь гаиләләр өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала.
Үз тәҗрибәбездән чыгып әйтә алам: Илеш районында йорт сатып алу турында уйлый башлагач, бәяләр безне гаҗәпләндерде. Күп очракта Югары Яркәйдәге йортларның хакы Уфа шәһәре тирәсендәге торак белән бер дәрәҗәдә, хәтта кайчак аннан да югарырак булып чыга.
Ни өчен авылдагы йортның хакы шәһәр янындагы торак бәясенә җитте?
Бу сорауны күчемсез милек өлкәсендә 12 еллык тәҗрибәсе булган риелтор Светлана Исаевага бирдек.
Аның сүзләренә караганда, беренче сәбәп – 2020 елда гамәлгә кергән авыл ипотекасы программасы. Ул йортларга ихтыяҗны кискен арттырды, шул вакытта күтәрелгән бәяләр бүгенгә кадәр диярлек сакланып калды.
Икенче сәбәп – шәһәрләрдә икенчел торак базарында хаклар арту кими төшсә дә, районнарда сатучылар бәяне төшерергә ашыкмый.
Өченчедән, төзелеш материаллары, техника һәм логистика бәяләренең шәһәрдә һәм авылда аермасы зур түгел. Шуңа күрә йорт төзү чыгымнары да бер дәрәҗәдә диярлек.
Дүртенче фактор – тәкъдимнәрнең аз булуы. Районда яңа йортлар һәм күпфатирлы йортлар күп төзелми. Сайлау мөмкинлеге чикләнгән булгач, бәяләр дә югары булып кала.
– Кайчак кызык күренеш күзәтелә, – ди Светлана Илдар кызы. – Кешеләрнең Югары Яркәйдәге йортын сатып, шул ук акчага Уфадан йорт алу исәбе бар.
Әлбәттә, йорт бәяләренең югары булуы районга ихтыяҗ булуын да күрсәтә. Әмма яшь гаиләләр өчен бу еш кына төп киртәгә әверелә.
Гаилә нәрсә сайлый?
Белгечләр фикеренчә, яшьләрне авылда калдыру өчен бер генә шарт булу җитми. Тотрыклы эш, лаеклы хезмәт хакы, уңайлы торак, балалар бакчасы, мәктәп, медицина ярдәме, яхшы юллар, Интернет, мәдәни һәм спорт тормышы – боларның барысы да кешенең сайлавына тәэсир итә.
Соңгы елларда дәүләт тарафыннан әлеге юнәлешләрдә зур эш алып барыла. Әмма яшь гаиләләр өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып торак алу мөмкинлеге кала. Авыл җирендә яшәргә теләгән кешенең беренче чиратта үз йортын, мунчасын, бакчасын булдырасы килә.
Авылның киләчәге турында сөйләшкәндә без еш кына саннарга мөрәҗәгать итәбез. Ләкин авыл язмышын статистика түгел, кешеләр кабул иткән карарлар үзгәртә. Яшь гаилә: “Без монда калабыз”, – дип әйтә икән, димәк, авылның киләчәге бар. Әгәр: “Монда эшләр идек, ләкин үз йортыбызны булдыру мөмкин түгел”, – дисә, бу инде демография түгел, ә мөмкинлекләр мәсьәләсе.
Димәк, бүген авылның киләчәге юлларга да, саннарга да, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен булдырылган шартларга да бәйле. Чөнки яшьләр үзләре һәм балаларының киләчәген күргән, лаеклы шартлар булган җирдә генә кала.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Энҗе САДЕРТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.
Фото авторның шәхси архивыннан.