+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
28 Августа , 06:25

“Конституция гаиләдән башлана!”

Башкортстан Республикасының Конституцион советы Рәисе Хәйдәр Вәлиев белән әңгәмә.

“Конституция гаиләдән башлана!”“Конституция гаиләдән башлана!”
“Конституция гаиләдән башлана!”
“Зур һәм тату гаилә елы” кысаларында Башкортстанда 1 сентябрьдә “Минем гаилә һәм Башкортстан Республикасы Конституциясе” дип аталган рәсем конкурсына старт бирелә­чәк. Бу теманың бүген ни өчен аеруча мөһим булуы һәм балаларның үз рәсемнәре аша респуб­ликаның Төп законы турында нәрсәләр җиткерә алуы турында Башкортстан Респуб­ликасының Конституцион советы Рәисе Хәйдәр Вәлиев белән әңгәмәләштек.

– Хәйдәр Арсланович, “Минем гаиләм һәм Башкортстан Республикасы Конституциясе” конкурсының аталышы үзенчәлекле яңгырый. Аларны бер темага берләштерү идеясе ничек барлыкка килде?
 
– Беренче карашка, Конституция – көндәлек тормышта, бигрәк тә балалар өчен, катлаулы юридик документ булып тоелырга мөмкин. Әмма чынлыкта республиканың Төп законы һәр гаиләгә турыдан-туры кагыла. Башкортстан Конституциясендә гаилә, аналар, аталар, балалар дәүләт тарафыннан яклана дип беркетелгән. Һәм без балаларның үз иҗади эшләре аша аларның гаиләсе, хокуклары, киләчәге закон белән ныклы якланганлыгын аңлауларын телибез. Бала өчен рәсем – иң аңлаешлы тел, һәм иҗади эшләр аша без алар белән җитди нәрсәләр турында сөйләшә алабыз.
 
– Мондый конкурс үткәрү идеясе ничек барлыкка килде?
 
– Бу шактый эзлекле эшләнгән карар. Конституцион совет, Конституция кыйммәтләрен пропагандалау буенча үз вәкаләтләре кысаларында, гомум хокукый мәдәниятне күтәрү һәм гражданнарның хокукый белемен камилләштерү буенча системалы эш алып бара. Бу юнәлештә һәр яшь төркеме өчен форматны аерым сайлыйбыз. Бу – күчмә чаралар кысаларында гражданнар белән очрашулар, студентлар өчен тикшеренү эшләре конкурслары, югары сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уеннар һәм әңгәмәләр, ә менә башлангыч сыйныф укучылары өчен без Конституция нигезләмәләрен иҗади чагылдыру төрен сайладык.
 
– Сезнең фикерегезчә, балалар арасында мондый конкурслар үткәрү ни өчен мөһим?
 
– Конституция – ул тотрыклы киләчәкнең нигезе. Һәм ул нигезнең әһәмиятен, ролен балачактан ук аңлату мөһим. Бала үз гаиләсен сурәтләгәндә аның хокуклары һәм якыннарының иминлеге республиканың Төп законы белән якланганлыгын аңларга тиеш, бу – законга хөрмәт тәрбияли һәм төбәк тормышында катнашу хисен ныгыта. Агымдагы ел Башкортстан Башлыгы тарафыннан “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде, бу җәһәттән без нәкъ менә гаилә проекты буларак тәкъдим иткән әлеге конкурс гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген искә төшерүнең, ассызыклауның тагын бер ысулы да булып тора.
 
– Ни өчен ул гаилә проекты дип игълан ителде? Анда өлкәннәр дә катнаша аламы?
 
– Конкурста 1-9 сыйныф укучылары катнаша ала. Өлкәннәр исә балага Башкортстан Конституциясенең аерым статьясын сайларга һәм аның эчтәлеген аңлатырга ярдәм итә ала. Нәкъ менә гаилә балага хокукый белем бирүдә беренче һәм иң мөһим инстанция булып тора.
 
– Хәйдәр Арсланович, ә конкурста катнашырга теләк белдерүче яшь рәссамнарыбыз аның шартлары турында мәгълүматны кайдан таба ала?
 
– “Минем гаилә һәм Башкортстан Республикасы Конституциясе” конкурсы турындагы мәгълүматны Башкортстан Республикасы Конституцион советының рәсми сайтында табарга мөмкин. Әгәр сораулар калса, шалтыратыгыз, без аларга мотлак җавап бирәчәкбез.
 
– Конкурста катнашучылардан нәрсә көтәсез?
 
– Ихласлык көтәбез. Балалар дөньяны башкача күрә. Алар өчен Конституция коры статьялар түгел, ә тирә-як мохит: әни һәм әти, дәү әни-дәү әтиләр, туган йорт, яшәгән республика. Балалар рәсемнәре безгә аларның гаделлекне, якланганлыкны, туган җиренә мәхәббәтне ничек аңлаулары турында сөйли ала. Башкортстан Конституциясе демократик хокукый дәүләт, кеше һәм гражданның хокуклары, ирекләре принципларын беркетә. Һәм мин аларның рәсемнәрендә без бу принципларны җанлы итеп һәм чынбарлык чагылышта күрербез дип ышанам.
 
– Сезнеңчә, гади гаилә тормышында Конституция нинди урын алып тора?
 
– Конституция – ул документ кына түгел. Ул безнең республикада һәр кешенең лаеклы тормышка, гаиләсенә ярдәмгә, үз хокукларын яклауга хокуклары барлыгын гарантияли. Төп закон проекты буенча фикер алышу үз вакытында бик актив алып барылды, һәм һәр норма барлык фикерләрне җентекле анализлау юлы белән тикшерелде. Бүген без бу нормаларның һәр гаилә файдасына эшләвен күрәбез. “Минем гаилә һәм Башкортстан Республикасы Конституциясе” конкурсы – балаларның бу бәйләнешне ничек аңлауларын күрсәтү мөмкинлеге.
 
– Хәйдәр Арсланович, конкурста катнашучыларга нинди теләкләрегез бар?
 
– Барлык яшь рәссамнарга илһам телим! Рәсемнәрегез гаиләгезгә мәхәббәт һәм республика өчен горурлык белән тулы булсын. Исегездә тотыгыз, сезнең иҗатыгыз – законга хөрмәт тәрбияләү һәм халкыбызның традицион кыйммәтләрен саклау эшенә мөһим өлеш кертү ул. Барлык укучыларны да Белем көне белән котлыйм! Сезгә кызыклы уку елы, яңа белем, күнекмәләр, тәҗрибә туплавыгызны телим. Укытучыларга, ата-аналарга, дәү әни-дәү әтиләргә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек телим.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас