

«Хәзерге киленнәрнең сикерүенә чыдар хәл юк. Безнекеләр шәһәрдә йорт алдылар, анда фәлән миллион инде. Малаем әйтми генә мескенем. Улым, мин әйтәм, түләп бетерә алсагыз ярый инде, ди. Ни, мин булыша алмыйм, бер пенсиягә яшим. Ярар, яшәргә йорт кирәк, аңлыйм. Ләкин безнең килен кысыр хәсрәтләр белән «марить» итә.
Мондый чуен алдылар иде — теге ишегалдында пешерә торган казан. Хәзер әфган казаны сорый ди кызым. Әни, абыйга ничә тапкыр минем алда әйтте, ди. Анысы нинди буладыр тагын?! Әфганмы, чуртмы, ярамаганмы мондый казан? Әле кыйбаттыр. Кызыма, мин әйтәм, юри генә бәясен бел әле.
Шушы иркә кызлар малайларның башларын черетәләр инде. Мин әйтәм, рәхәттән сикерә, ничә миллионлык кредит барлыгын белми сыман кылана. Инде ишегалдында шашлык пешерәләр бит, булган. Былтыр мин кунакка баргач, авыз иттем инде. Зинһар, без, авыл кешесе, андый пешәр-пешмәс иткә ияләшмәгән. Рәхәтләнеп плитәдә итне издереп, шулпа утырып ашамагач, итме ул?
Тавыш чыгарсам, эш зурга китә инде. Малайны изә генә юк-бар белән. Болай да кредит түлим дип җаны чыга балакаемның.
Анонимно куегыз».