

Ирем белән күп еллар яшәдек, барысы да яхшы иде. Улыбыз туды, фатир, машина алдык, яхшы акча эшләдек. Иремнең бәхетеннән "түбәсе китте", ахры, ул эчә һәм хыянәт итә башлады. Мин гафу итә алмадым, бала белән бернәрсәсез чыгып киттем. Үпкәләүләр, күз яшьләре, акчасызлык - барысы да баштан үтте. Әмма улыбызны үстерергә кирәк иде. Вакыт узды, улыбыз да үсеп җитте. Тиздән бер кыз белән очраша башлады, аны безнең өйгә алып кайтты. Ләкин мөнәсәбәтләре барып чыкмады һәм булачак килен улымны ташлады. Шул вакытта элекке ирем дә пәйда булды. Безнең белән мөнәсәбәтләрне җайга сала башлады. Мин аның үзгәргәненә ышандым. Без тагын якынлаштык һәм улыбыздан яшереп очраша башладык.
Улым кайгысыннан эчә башлады һәм тиздән үзеннән 15 яшькә өлкәнрәк хатын белән танышты. Бераздан аны безгә алып килде һәм аның белән бергә яши башлады. Мин моңа каршы идем. Бер уңайдан аның әнисе дә безгә кунакка йөрергә өйрәнде. Шундый бозык, шапшак хатын ул! Күңелем белән нидер сизенә идем, әмма мине тыңлаучы булмады.
Чираттагы командировкага киткәч ачыклык керде. Минем элеккеге ирем, киленнең әнисенә күз салган икән... Улым барысын да күргән, белгән, әмма миңа сөйләмәгән. Минем ике якын кешем дә - хыянәтчеләр. Мин моның белән яши алмадым һәм янә чыгып киттем. Улым шул азгын хатын белән минем фатирда яши, ә ирем аның әнисе белән очраша. Минем гаиләмне җимергән бу азгын хатыннарны күралмыйм".