

Мин иремнең әти-әнисен күрә алмыйм. Алар белән күрешергә теләмим, аларның балама якын килүен дә теләмим. Кызым бер яшьлек чагында алар безгә берничә атнага кунакка килделәр. Үзләре башка шәһәрдә, бик ерак яшиләр.
Бер көнне баланы алар белән калдырып, киемемне алыштырырга йокы бүлмәсенә кереп киттем. Өч минуттан соң баланың «чыр» итеп кычкырганын ишеттем. Йөрәгем өзелә дип торам. Тизрәк алар янына йөгереп чыктым. Бала өстенә чәйнектән кайнар су түгелгән иде. Бианай чәйнекне журнал өстәленә куйган булган. Кызым ул вакытта тотынып кына йөри иде. Бала өстәл буена шушышып килгән дә, чәйнекне шнурыннан тартып, өстенә каплаган. Баланың йөзе һәм гәүдәсе пеште. Табиблар III дәрәҗә пешү диагнозы куйды.
Ике ай дәваханәдә яттык. Бала алты тапкыр наркоз алды, тире күчереп утырту операциясе дә кичерде. Алда тагын берничә ел реабилитация бар. Балага шулай итеп гомерлек яра салынды.
Бу адәмнәр миңа бер тапкыр булса да шалтыраткан дип уйлыйсызмы? Шул вакыттан алып җиде ай вакыт үтте, бианай миңа бер сүз дә дәшмәде. Кичә биатай миңа: «Туган көнең белән, без — картларны кичер», — дигән СМС җибәргән.
Күпләр миңа: «Аларны кичерергә тиешсең», — ди. Бу бит безнең гаилә, аларның уллары — минем ирем. Алар оныкларына начарлык теләмәгән, имеш. Ә мин нәфрәтемне тыя алмыйм һәм аларны безнең тормышыбызда бүтән беркайчан да күрергә теләмим. Минем кечкенә баламның кичергәннәрен, мин әни буларак кичергәннәрне оныту мөмкин түгел.
Фото: ясалма интеллект кулланып ясалды.