+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
8 Сентября , 06:13

"Ирем миннән качып китте"

"Кая, дисезме?"

"Ирем миннән качып китте""Ирем миннән качып китте"
"Ирем миннән качып китте"

Ирем миннән көтмәгәндә китте. Мәзәктагы кебек булды ул: икмәк алырга чыкты да югалды. Телефонга да җавап бирмәде.

Мин үземә урын таба алмадым, белгән барлык дусларына шалтыраттым, эшендә дә эзләттем. Ниһаять, бианайга шалтыратырга батырчылык иттем. Ул тыныч кына аның анда булуын белдерде. Мин аны туйдырганмын икән, гомумән, мин аны мәҗбүриләп өйләндергәнмен, ә ул әле өйләнергә һәм балалар табарга яшь, аңа әле йөрергә дә, күңел ачарга да кирәк булган. «Киемнәрен җыеп куйсаң, яхшы булыр», – дип сүзен тәмамлады бианай.

Биш ел бергә яшәдек. Эре низаглар булмады, барлык аңлашылмаучанлыкларны без фикерләшеп хәл иттек.

Иремнең әйберләрен җыеп тормадым. Бәлки, бианай гадәте буенча мине шулай сүккәндер, дип уйладым. Аның улыннан хәзер үк килеп җитүен таләп иткән чаклары күп булды бит инде, һәм ирем һәрвакыт, кайчакта хәтта кисәтеп тә тормыйча, кайтып китә иде.

Ләкин бу юлы бианай үзе килде. Иремнең әйберләрен җыеп куймаганым өчен миңа кычкырды. Кер юу кәрзинендә яткан әйберләрен юып та өлгермәвем өчен дә миңа «эләкте».

Ирем килеп, безнең гаилә тормышында аны нәрсә канәгатьләндермәгәнен үзе әйтергә батырчылык итмәде. Хәтта аерылышу турында таныклык та миңа почта аша килде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас