+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
9 Сентября , 06:46

"Үткәннәрне кире кайтарып булса икән..."

"Хаталандым. Әмма гафу сорарга соң инде..."

"Үткәннәрне кире кайтарып булса икән...""Үткәннәрне кире кайтарып булса икән..."
"Үткәннәрне кире кайтарып булса икән..."

Миңа 48. Еламаган көнем юк, диярлек. Ялгызлыкның нәрсә икәнен яхшы аңлыйм мин.

Беренче ирем бик яхшыкеше иде, һәр хатын-кыз шундыйлар турында хыяллана. Без бер-беребезне яратышып өйләнештек. Әмма Ходай безгә балалар бирмәде һәм берничә елдан соң бер-беребезгә суына башладык. Менә шунда мин үз тормышымда иң зур хата ясадым. Мин аңа хыянәт иттем. Эштә бер хезмәттәшем минем арттан йөри иде. Шулай иремә хыянәт итә башладым. Өч ай дәвам итте бу очрашулар, ә аннары мин әйберләремне җыйдым да, барысын да иремә сөйләдем. Иремне берүзен калдырып, сөяркәм янына киттем.

Яңадан кияүгә чыктым, ләкин яңа ирем миңа хыянәт итә башлады. Мин озак түздем, инде китәргә генә теләгән идем, йөкле булуымны белдем. шулай калдым. Бала тапканнан соң ирем үзгәрде, без бәхетле яши башладык. Беренче улыма өч яшь тулгач, янә балага уздым. Икенче улыбыз тугач, ирем яңадан элекке гадәтенә тотынды. Мин инде үземә мондый җәзаның ни өчен бирелгәнен аңлый идем һәм түздем. Эшләдем, улларымны үстердем, ә ирем күпсанлы сөяркәләрен алыштырып үз тормышы белән яшәде. Кайвакыт безгә акча бирә иде. Балалар үскәч, аерылыштык. Балалар әтиләре белән яшәргә калды. Алар аңа бик охшаган.

Хәзер мин ялгыз яшим, төннәрен елыйм, чөнки үземнең элеккеге иремне генә яратканымны аңлыйм. Беренче ирем күптән өйләнгән, балалары бар. кулымнан килсә, барысын да кире кайтарыр идем.

 

Фото: ясалма интеллект кулланып ясалды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас